"Фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә"

Чарада катнашучылар

20 май Казанда милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру кануны өлгесенә каршы митинг узды. Әлеге канун өлгесе Русия думасы көн тәртибеннән алынырга тиеш дигән резолюция кабул ителде. Бу таләпне Татарстаннан булган депутатлар думага һәм аның җитәкчесе Вячеслав Володинга җиткерергә тиеш диелә резолюциядә.

20 май Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге бакчада Русиядә мәгариф канунына үзгәршеләр кертеп, милли телләрне мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыруга протест митингы узды. Әлеге чарага иллеләп кеше килде. Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар да бар иде.

Татар иҗтимагый үзәге, "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырган митингта резолюция кабул ителде. Анда Русия мәгариф канунына үзгәрешләр "халыкларның үзбилгеләнүгә тигез хокукта булуларын тупас боза" дип белдерелә. БМО кеше хокуклары декларациясе принципларына, Төбәк һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясенә каршы килә диелә. Татарстаннан булган депутатлар Конституциягә каршы әлеге канун өлгесен карауны көн тәртибеннән төшереп калдыру өчен Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш дип тә әйтелә.

Митингта резолюция укыла

Резолюциядә мәгариф канунына өстәмәләр кертеп урта мәктәптә милли телләрдә белем алу, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда дәүләт стандартлары нигезендә имтиханнар тапшыруны кертү таләбе дә куела. Татарстан дәүләт шурасы депутатлары һәм рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге канун өлгесен тискәре бәяләргә тиеш дип әйтелә.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова митингта чыгыш ясады. Ул татар теленең бүген шушы хәлгә калуын Татарстандагы җитәкчеләрнең тынычлануыннан һәм Русия империясенең явызлануыннан күрә.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

"Мин берничә ел элек фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә дип әйткән идем. Ул вакытта мин аны ашыгыбрак әйткәнмен. Менә хәзер үтә ул фронт сызыгы. Ул вакытта әле безнең алты сәгать татар теле бар иде. Ул вакытта ике сәгатькә дә куркыныч янамый иде. Без бирә-бирә бөтен хокукларыбызны биреп киләбез.

Менә хәзер без ике сәгать өчен көрәшәбез

90нчы елларда без көрәшеп алган мәктәпләр юк инде. Анда соңгы ун елда татарча укытылмады да. Һуманитар институт юкка чыкты. Үзебнең хисапка бер ел азапландык та, милли университет та юкка чыкты. Татар теле факультетлары, журналистика факультетлары бөтенесе берәм-берәм юкка чыкты. Менә хәзер без ике сәгать өчен көрәшәбез. Хәтта алты сәгать тә юкка чыкты. Мәктәпләрдә ике сәгать укыту өчен җиде миллионлы татар халкы теләнә бүген. Моннан да зур хурлыкның, кимсетелүнең, хокуксызлыкның булуы мөмкин түгел", диде Бәйрәмова.

Фәүзия ханым сүзләренчә, милләт урамнарга чыга икән, мәктәпләрне дә, телләрне дә саклап калып була. Әрмәнстан мисалын да телгә алды ул. Халык урамнарга чыгып хакимиятне алыштыра алды дип белдерде.

Русиядәге бөтен милләтләр безгә карап тора

"Хәзер Русиядәге бөтен милләтләр безгә карап тора. Шуңа күрә кем ничек булдыра ала, халык белән эшләү кирәк. Без хәзер ике сәгатькә чытырдатып ябыштык, ул дәүләт теле, бирмибез дип. Беләсезме, ул ике сәгатьне ничек бетерә алалар? Дәүләтнең үзен бетереп. Конституциягә үзгәреш кертеп, милли республикаларны бетерәләр икән, безнең дәүләт теле дип тотынырлык әйберебез дә калмый", диде Бәйрәмова.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев митингта чыгыш ясап Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы булуны ассызыклады. Ул татар телен мәҗбүри укытуны кайтарырга, канун өлгесен гамәлдән чыгарырга чакырды.

Фәрит Зәкиев чыгыш ясый

"Татарстаннан 15 депутат бар, алар һәрберсе Володинга мөрәҗәгать итәргә тиеш, канун өлегесен гамәлдән чыгарырга", диде Зәкиев. Фәрит әфәнде фикеренчә, Татарстан парламентының Володин исеменә җибәрелгән мөрәҗәгате йомшак. "Чөнки анда әлеге канун өлгесе республикаларда тикшерелергә тиеш дип кенә язылган. Дәүләт шурасы Володинга һәм Русия президенты Владимир Путинга бу канун өлгесен юкка чыгарырга дип мөрәҗәгать итәргә тиеш", диде ТИҮ рәисе.

Журналист Искәндәр Сираҗи әлеге митингта кеше аз булуга карата без әле сазлыкта, төпкә төшеп җитмәгән, төпкә төшеп җиткәч халык мәйданнарга чыгар дип белдерде.

Искәндәр Сираҗи

"Татар бүген битарафланды, ник дигәндә, аны инде берничә тапкыр алдадылар. Алдана торганнан соң кешене яңадан кузгату өчен төпкә төшәргә кирәк. Күпмедер вакыттан соң халык уяныр, мәйданнарга чыгар дип уйлыйм.

Яңа канун кабул ителсә, бу чыннан да телне кисү була. Анда милли телләр урыс телен укуга комачау итмәсә генә укытыла ала диелгән. Ә аның кайчан комачау итү чиген кайдан белеп була? Мин – татар кешесе. Татарстан ел саен Русия бюджетына 700 миллиард сумнан артык акча күчерә. Без федераль үзәккә шулкадәр салымнар түләп тә, безнең татар телен укыту дәүләт тарафыннан финансланмаячак, чөнки факультатив дәресләр дәүләттән финансланмый, алар – түгәрәк кенә.

Республиканы бетерик дип хат язучыларны прокуратура да, ФСБ да күрми

Татарстанда татар телен укыту барысына да мәҗбүри булырга тиеш. Кемдер моңа каршы чыга икән – ул халыклар арасында дуслыкны боза, чөнки ул бер милләтне икенче милләттән өстен куя. Бүгенге көндә бер төркем активистлар "милләтчелеккә юл куймыйк, милли республикаларны бетерик" дигән хат яздылар. Бу хат үзе милләтара низаг чыгару дип атала. Мондыйрак сүз белән мин чыксам, иртәгә үк мине ябып куячаклар. Әмма боларны берсе дә япмый, прокуратура да, ФСБ да күрми", диде Азатлыкка Сираҗи.

Тукай бүләге иясе, язучы Вахит Имамов куркаклык рухы сеңдерелгәнгә митингка кеше аз килде ди. Татар мәктәпләрендәге укытучыларның, мөдирләрнең бу чарада булмавына аптырый ул.

Мәгариф канунына үзгәрешләр өлгесе Русия Конституциясен бозу булып тора, без факультатив укытуга риза булырга тиеш түгел диде Вахит әфәнде.

Павел Шмаков

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков татар телен саклау өчен митинглар белән чикләнеп калырга ярамый ди. Шмаков фикеренчә, яшьләрне күтәрү мөмкин, әмма җиңел булмаячак. Мәктәпләргә, уку йортларына барырга, аңлату эшләре үткәрергә кирәк ди ул.

"Безнең халыкны куркырга өйрәттеләр. Хакимият халыкны бүлгәләргә һәм билгеле кысаларда тотарга тырыша. Татар белән рус арасында низаг булу хакимияткә файдага гына", диде Шмаков.

Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла митингка улы һәм кызы белән килгән. Ул телне якларга өйрәтү өчен яшьләргә аерым бер чаралар оештырырга кирәк дип саный. Зәйдулла фикеренчә, бүген татар халкында телгә, милләт язмышына карата битарафлык хөкем сөрсә, икенче яктан хакимиятләрнең шөрепләрне ныграк боруы куркуга китерә.

Язучы Нәҗибә Сафина Татарстан җитәкчелеге Мәскәүгә яраклашып телне, мәгариф системын шушы хәлгә төшерде инде дип әйтә.

Нәҗибә Сафина

"Мин Казанда бүген сөйли торган сүзләрне 1990 елдан сөйли башладым: безгә туган телне, милли мәгариф системын сакларга, бу эшкә белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Безнең җитәкчеләр җилнең кайсы яктан өрүен белеп, бер тамчы каршы эш тә эшләмәделәр.

Мин бүген бу хәлдә Шәймиевне дә (Татарстан Дәүләт киңәшчесе), барлык мәгариф министрларын да гаеплим. Энгель Фәттахов та милли мәгариф системы министры булырга тиеш иде. Безнең барлык җитәкчеләр Мәскәүгә яраклашып, безнең милләтне, телне бу хәлгә төшерделәр. Ә түбәнлекнең төбе юк ул", диде Сафина.