"Айдарга теләктәшлек белдерүчеләр күп: кешеләр акча күчерә, ярдәм тәкъдим итә"

Айдар Гобәйдуллин

Мәскәүдә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнеп тоткарланган Айдар Гобәйдуллин Уфада бик күп олимпиадаларда җиңү яулаган. Төпле белем алу өчен ул Уфада лицей тәмамлагач Мәскәүгә китеп, анда физика-техника институтын бетергән.

27 июль Мәскәүдә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнеп тумышы белән Уфадан булган Айдар Гобәйдуллин ике айга, 9 октябрьгә кадәр сак астына алынды. Айдар ярты елдан артык Тикшерү изоляторында утыручы Азат Мифтахов кебек үк төрле олимпиадаларда җиңеп килгән, Мәскәүдә югары уку йортында белем алган. Бүген IT өлкәсендә эшли. Азатлык Айдарның Уфада яшәүче абыйсы Илдар белән сөйләште.

– Айдарның тоткарлануын кайчан, кайдан белдегез?

– Айдарның тоткарлануын Уфада булганда дустым әйтте. Тентү һәм кулга алынуы турында беренче мәгълүмат "ОВД-Инфо"да чыкты һәм шуннан барысы да төгәл билгеле булды.

– 9 августта Айдарга массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашканы өчен мәхкәмә узды. Сез яки берәр туганыгыз мәхкәмә утырышында катнаштыгызмы? Гаепләү турында нәрсә уйлыйсыз?

– 9 августта мәхкәмәдә Айдарның якын дуслары катнашты. Әни белән мин Уфадан килеп җитә алмас идек. Миңа гаепләүнең төп аргументларын җиткерделәр. Минемчә, Айдар гаепләнгән тәртипсезлекләр турындагы маддә һич кенә дә асылына туры килми, чөнки 27 июльдә бернинди дә тәртипсезлекләр булмады. Моңа чарада катнашучылар шаһит.

БУ ТЕМАГА: Мәскәүдә гадел сайлау таләп итүче 800-ләп кеше тоткарланды

Айдарга килгәндә, аңа карата тентү төнлә башкарылды, бу исә хокук бозу булып тора. Тикшерү тарафыннан башка хокук бозулар да булганы мәгълүм.

– Тоткарланудан соң Айдар белән якыннардан кемдер очрашканы булдымы? Ул үзен ничек хис итә, басымнар булмаганмы?

– Әлегә беркем дә очрашмады. Бу атна азагында СИЗОда очрашу планлаштырыла.

– Җәмәгатьчелек Айдарга теләктәшлек белдерәме? Беренче чиратта нинди ярдәм кирәк?

– Дуслар һәм туганнар теләктәшлек белдерә. Дуслар һәм активистлар нык ярдәм итә. Белмим алардан башка нәрсә эшләр идем. Җәмәгатьчелек тарафыннан да теләктәшлек зур: кешеләр акчалар күчерә, ярдәм тәкъдим итә.

Барлык таләп ителгән ярдәм турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә урнаштырып барабыз.

Айдар Гобәйдуллинга теләктәшлек белдерүче, Мәскәү, 10 август 2019

– Айдар Мәскәүгә кайчан күчте? Ни өчен Уфада гына калмады?

– Ул мәктәпне тәмамлагач Мәскәү физика-техник институтына (МФТИ) укырга керде. 9нчы сыйныфка кадәр без Уфада инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә, ә 9ны бетергәч физика-математика лицеенда укыдык. Айдар тирәнтен техник белем алырга теләде һәм шуңа Мәскәү уку йортына керергә булды. Лицейда белем алганда ук физика, математика һәм информатикадан күп кенә олимпиадаларда катнашып җиңүләр яулады. Аның аналитик фикер йөртүе, максатчанлыгы, тырышлыгы һәр өлкәдә уңышка ирешергә ярдәм итте. Шул ук вакытта Айдар һуманитар фәннәрне бик үк яратып бетерми.

Айдар гаделсезлекне бик тиз сизеп алучан, шуңа һәрвакыт ярдәмгә ашыга

Айдар акыл белән эш йөртүчән, төгәл, конкрет кеше. Ул бар эштә дә тәртип һәм оешканлыкны ярата. Шул ук вакытта аның юмор хисе бик көчле. Бу хакта барлык якыннары, танышлары да әйтә ала. Айдар гаделсезлекне бик тиз сизеп алучан, шуңа һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Әлбәттә инде аны тыныч халыкның хокуклары һәм ирекләре кысылуы да бик борчый.

– Айдар Мәскәүдә кайда эшли?

Айдар Сбербанкта (Сбертех) IT өлкәсендә эшли. Аңа кадәр башка халыкара ширкәттә эшләде. Аның барлык эшләре програмнар язу һәм компьютерлар белән бәйле.

– Мәскәүдә Айдарның дуслары күпме, нигездә кемнәр белән аралашты. Татар-башкорт җәмгыятьләре белән элемтәдә тора идеме?

– Айдарның күп кенә сыйныфташлары яки күрше сыйныфта укыганнар шулай ук мәктәпне бетергәч Мәскәүгә киттеләр. Алар аралашып тора. Кайберләре бик якын дуска әйләнделәр. Айдар кешеләрне милләткә бүлми иде.

БУ ТЕМАГА: Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты

– 10 август Мәскәүдә рөхсәт ителгән митинг узды. Бу чараны күзәттегезме? Бик күп җырчылар сәхнәгә "Егор Жуковка ирек" дигән шигар белән чыктылар, аның исеме язылган плакатлар күп иде. Айдар да шул ук маддә нигезендә гаепләнде. Аны яклауны да шул дәрәҗәдә оештырып буламы?

– Мин 10 август көнге чараны күзәтмәдем, чөнки ул көнне Айдарга изоляторга әйберләр һәм ризыклар илттек.

Кызганыч, мин "Мәскәү эше"ндә хөкем ителгән башка егетләргә тагылган гаепләүләр белән танышырга өлгермәдем. Күбесенә абсурд гаепләүләр тагыла дип беләм. Аларга ярдәм күрсәтүләренә мин бик шат. Билгеле булганча, "кеше систем белән ялгыз калырга тиеш түгел". Егор Жуковны җәмәгатьчелек көчле яклый. Вышка студентлары ярдәмендә тулы бер кампания оешты. Айдар турында әйтсәк, ул инде студент түгел. Ә уку йортын тәмамлаучы буларак, проблемның киң колач җәюендә аерым урынны били. Шуны искәртеп узасым килә, Физтех студентлары һәм аны тәмалаучылар Айдарга зур ярдәм күрсәтә. Моның өчен аларга зур рәхмәт әйтәсем килә.

– Русиядәге сәяси вазгыятьне ничек бәялисез? Ни сәбәпле кешеләр урамга чыга башлады?

– Миңа калса, Русиядәге сәяси вазгыятьне шәрехләп торырга кирәкми. Һичьюгы федераль дәрәҗәдәгесен. Хакимият монархия түгел, ә алышына торган булырга тиеш. Район башлыгы булсынмы, ил президентын сайлаумы - һәркемгә ачык булырга тиеш. Әлегә хакимият бер үк кешеләр кулында кала бирә. Сайлауны да алар үз контролендә тота. Мондый хәл сайлаучыларга карата хакыйкатьне юкка чыгара.

Кеше хәерчерәк яшәгән саен, хакимиятне күбрәк ярата

Элек кешеләр урамнарга чыга иде. Әлбәттә, төп каршылык чаралары Мәскәүдә бара. Бу демократик кыйммәтләр һәм үз хокукларын яклау турында күзаллавы булган белемлерәк халык яшәве белән бәйле. Ә төбәкләр бермә-бер сүлпәнрәк: тормыш үз дулкынында бара, кешеләр адым саен үз хокуклары бозылуы турында уйламый. Провинцияләрдә яшәүчеләр Мәскәүдә узучы акцияләрдән бөтенләй хәбәрдар түгел. Белсәләр дә, Кремль күзәтүе астында эшләүче матбугаттан карап тискәре фикердә генә. Мәгълүматны бозып күрсәтү үз ролен уйлый. Кеше хәерчерәк яшәгән саен, хакимиятне күбрәк ярата. Бу бернинди акылга да сыймый.

– Бүгенге хәлләрне "Болотная" ("Сазлык мәйданы") каршылык чаралары белән чагыштыралар. Ул вакытта урамнарга халык агылды, әмма тормышта берни үзгәрмәде. Бары каршылык чарасына чыккан күп кенә кешеләр төрмәләрдә утырып чыкты. Бүгенге вазгыятьне ничек бәялисез?

– Бу юлы Болотная күләмендә кулга алулар булачак дигән сүзләр йөри. Хәзер вакыйгаларны фаразлау мәгънәсез эш. Чөнки җитди җинаять кылмаган килеш җинаять эше ачу - дәүләтнең җәмгыятькә пычрак басымы. Айдарны да, башка егетләрне дә җибәрерләр дип өметләнәм. Аларның берсе дә җинаять эзәрлекләүләренә лаек түгел.

БУ ТЕМАГА: Мәхкәмә Азат Мифтаховны тагын бер айга сак астында калдырды

– Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов шулай ук Айдар кебек математик. Ул инде ярты елдан артык СИЗОда утыра. Аның эше белән танышмы?

– Азат Мифтахов турында ишетеп беләм. Ләкин бар нечкәлекләре турында да кызыксынмадым. Аңа карата җәзалаулар булган дип беләм. Бу бернинди кысага да сыймый.

– Мәскәүдә каршылык чарасында күп яшьләр катнаша. Уфада сез аралашкан яшьләр бүгенге сәясәттән канәгатьме? Төбәкләрдә ризасызлыкны белгертү мөмкин дип саныйсызмы?

– Төбәкләрдә үз ризасызлыгың турында белгертергә мөмкинлек бар. Ләкин халыкның тар даирәсе генә үз хокукларын якларга тырыша.

* * *

Айдар Гобәйдуллинга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус хисап ачылды. Анда 400 мең сумга якын акча җыелган. Әлеге акчалар адвокатка тәләүгә, Айдарга кирәк-ярак сатып алырга һәм оештыру эшләренә тотылачак. Гобәйдуллинга теләктәшлек белдерүчеләр барлык яңалык белән ВКонтактеда һәм Телеграм канал аша танышып бара ала.