Тинчурин театры проблемнарын тыңладылар. Хәл итү юллары табылмады

Министр урынбасарлары Юлия Әдһәмова һәм Ленар Хәкимҗанов иҗат төркеме белән очраша, 5 сентябрь 2019

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссерсыз калды. Мәдәният министры Ирада Әюпованың бу уңайдан матбугат чараларына тараткан җавабында, ике елсыз театрга баш режиссер билгеләнмәячәк диелгән. Режиссер Рәшит Заһидуллин үзенең эштән алыначагын интернеттан укып белгәнен хәбәр итте. Театрның иҗат төркеме ризасызлык белдергәч, министрның 5 сентябрь очрашуга киләчәге хәбәр ителгән. Ләкин очрашуга аның ярдәмчеләре генә килде.

Театрга соңгы елларда тамашачы кызыксынуы сүнде. "Итил суы ака торур", "Башмагым", "Йосыф-Зөләйха" кебек көчле спектакльләр белән тарихка кереп калган театр җиңелрәк тамашаларга өстенлек бирә башлады. Берничә ел элек режиссер Резеда Гарипова театрны җанландырып алган иде, ул декрет ялына китте. Театр һәр яктан артта кала башлады. Моның сәбәбе беренче чиратта мөдир белән режиссерның аңлашып, килешеп эшләмәвендә.

Мөнәсәбәтләр театрны музыкаль театр итеп үзгәртү тәкъдиме килеп чыккач кискенләште. Режиссер Азатлыкка биргән интервьюсында коллективны саклап калу өчен, бу театр концепциясен төзүдән баш тарттым, дип белдерде. Нәтиҗәдә, нәкъ бер ел вакыт үткәч, аның белән хезмәт килешүе яңартылмады.

Your browser doesn’t support HTML5

Мәдәният министрлыгы вәкилләре Тинчурин театры иҗат төркеме белән очрашты

Министр урынбасарлары Юлия Әдһәмова белән Ленар Хәкимҗанов коллектив белән ябык ишекләр артында очрашырга булды. Артистлар журналистларны да кертүне таләп итте. Журналистлар очрашуның кайбер өлешләрен генә тыңлый алдылар. Коллективның икегә бүленүе, соңгы чиккә җитүләре күзгә ташланды. Җитәкчеләр конкрет сорауларга төгәл җавап бирә алмадылар. Артистлар "Башмагым" спетакле вакытында штанкетканың ишелеп төшүе, сәхнә алдында монитор булмавы һәм башка бик күп техник кимчелекләрне санап чыктылар.

Килгән режиссерлар белән эшләгәнче бәлки безгә уңайлыклар булдырырга кирәктер дигән сорау куйдылар. Министрлык вәкилләре игътибарны арттырырбыз дип ышандырдылар. Артист Артем Пискуновның, баш режиссерны алуның сәбәбе нәрсәдә, актерлар начар уйныймы, техник персонал эшләп бетермиме, дирекция гаеплеме, дигән сорауларына да төгәл җавап булмады. Артист Зөлфәт Закиров, без яңалыкка әзер, ләкин әйдәгез, тулаем үзгәреш булсын, җитәкчелек тулаем алмашсын, дип тәкъдим иткәч, Ленар Хәкимҗанов, нишләптер, театрны кышка кергәндә җитәкчесез калдырырга ярамый диде.

Резеда Гарипова

Режиссер Резеда Гарипова исә, режиссерны эштән алу – ул бары тик сәбәп кенә дигән фикердә:

– Монда хикмәт режиссерның эштән алынуында түгел, ә татар театрында яңа юнәлеш тудырырга тырышуда. Рәшит Заһидуллин моны кабул итмәде. Ул эшләгән 26 елда театр сәхнәсендә беркайчан да шәрә кешеләр, интим күренешләр булмады, сүгенү сүзләре яңгырамады. Бүген, алар әйткәнчә, режиссерны лаеклы ялга җибәреп, театр үз юнәлешен югалтты. Бу нәрсәгә китерәчәк? Мине бу сорау куркыта. Режиссерны эштә калдырып та яңарып булыр иде. Ул беркайчан да монда башка режиссерларның килүенә каршы булмады. Ул тәҗрибәләргә, яңалыкка ачык иде.

БУ ТЕМАГА: Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм"
Чишенүле күренешле яңа пьесаларны кабул итмәде

Ләкин кабул итмәгән әйберләре дә бар иде. Мәсәлән, чишенүле күренешле яңа пьесаларны кабул итмәде. Мин режиссерсыз калуны – театрны бетерү дип уйлыйм. Чөнки монда театрның нәрсә икәнен бөтенләй дә аңламаган җитәкчелек кала. Ә сезонны ачарга, репетицияләр үткәрергә кирәк. Фәнис Мөсәгыйтов (театр мөдире – ред.) үткәрәчәкме аны? Югары дәрәҗәдәге режиссерны яшь, яңача карашлы режиссерга алмаштыру – гадел алым булмас, дип саныйм. Шуңа бу театрда киләчәгемне күрмим.

Тинчурин театрындагы вазгыятькә багышланган җыелышта артистлар да үз фикерләрен белдерде. Алар бу хәлнең сәбәпләрен барладылар, мөдир белән режиссер арасындагы низагның кайчан, ни өчен килеп чыгуын аңлатырга тырыштылар.

Ләлә Миңнуллина

Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина театр мөдире иҗатны аңлый торган кеше түгел дип саный:

– Рәшит Заһидуллинны әдәби театр оештырганга эшеннән алдылар булса кирәк. Башка сәбәп юк. Бөтен спектакльләре зәвыклы, затлы, халык күңеленә барып җитә. Театрны режиссерсыз калдыру – зур ялгыш. Артистларга бер спектакль куеп китүче генә түгел, әйдәп баручы, эчке һәм тышкы проблемнарын аңлаучы кеше кирәк. Ике җитәкче арасындагы конфликт соңгы елларда да калкып чыккан хәл түгел. Фәнис Мөсәгыйтовка кадәр мөдир булып Роберт Әбелмәмбәтов эшләде. Рәшит Заһидуллин белән алар иҗади бердәмлектә эшләделәр. Театрда фәкать иҗат процессы гына барды. Роберт әфәнде кайчан карама – залда, репетицияләрне карый, һәрбер спектакльнең генераль репетицияләрендә булып, үз фикерен әйтә, таләпләрен куя иде. Ике кеше интеллект ягыннан да туры килә һәм икесе дә иҗат белән яшәгәнлектән, иҗатны аңлаганлыктан, бер-берсен тулыландырып торалар иде.

Театр мөдире, мин спектакльләр яратмыйм, концертлар яратам, ди

Кызганыч, Мөсәгыйтов компаниясе белән баштан ук мондый аңлашу булмады. Нәрсә генә эшләсәләр дә, гел Заһидуллинга каршы булды. Актерларга тәэсире турында бер генә сүз әйтә алам. "Мин спектакльләр яратмыйм" ди ул. Аның ничә ел эшләп, бер спектакль караганы юк. Бер премьерадан соң, нинди фикердә сез, дип сорадым. Мин спектакльләр яратмыйм, концертлар яратам ди. Соң, спектакльләр яратмагач, үзен газаплап, безне газаплап, ник эшләргә биредә? Гастрольләр бетте, элек бит кайтып керми идек! Туп-тулы залларга уйнадык. Хәзер нәрсә сорасаң, ни тәкъдим итсәң дә, җавап бер – акча юк.

Шамил Фәрхетдинов

Татарстанның атказанган артисты, драматург Шамил Фәрхетдинов "үзе яза, үзе куя" дигән гаепләүгә җавап бирде:

– Төп гаепләү – үзе яза, үзе куя дигәне шулкадәр вак һәм көлке. Бу – дөрес түгел. Илһам Гали – ул Рәшит Заһидуллин гына түгел, безнең аның белән иҗади тандем. (Илһам Гали – тәхәллүс, Рәшит Заһидуллин белән Шамил Фәрхетдинов тандемы – ред.) Мин монда бернинди криминал күрмим. Баш режиссерга автордаш булырга ярамый дигән кагыйдә беркайда да юк. Режиссер болай да эш дәвамында автордашка әйләнә инде ул. Без шушы процессны рәсмиләштердек кенә. Илһам Гали генә куелды дигән сүз дә дөрес түгел. Ни өчен әле куелмаска тиеш? Белем җитә, театраль белемем дә бар, университетның филология бүлеген дә тәмамладым. Бу – режиссер профессионал драматург белән эшли дигән сүз.

БУ ТЕМАГА: Килмешәк режиссерлар белән татар театрлары телсез кала
Төп гаепләү – үзе яза, үзе куя дигәне шулкадәр вак һәм көлке

Ә инде репертуарга карасагыз, шушы 30 елга якын вакыт эчендә Заһидуллин 80гә якын спектакль куйган. Соңгы елларны алсак, шул 80 авторның берничәсе генә Илһам Гали иҗаты. Бу инде күлдәге тамчы гына. Аның да әле берничәсе инсценировка. Куелган авторлардан Мәдинә Маликова, Хәбир Ибраһим, Данил Салихов, Илгиз Зәйни, Нурмөхәммәт Хисамов. Саный китсәң, бик күп. Иң әһәмиятлесе – татар әдәбиятының иң көчле әсәрләрен сәхнәгә меңгерде. Тинчурин театрында балалар өчен репертуар булдырган кеше дә ул. Баланы театрга кадаклап куя алабыз икән, безнең тагын 10-15 елдан потенциаль тамашачыбыз бар дигән сүз, дип әйтә иде.

Гүзәл Галиуллина

Артист Гүзәл Галиуллина әйтүенчә, мөдир режиссер яклы пиар-хезмәткәрләрен эштән китәргә мәҗбүр иткән:

– Ике җитәкче арасындагы низаг театрга атлап керү белән сизелде. Бу проблем иҗат өлешенә зур йогынты ясады. Күп спектакльләр, күп идеяләр чынга ашмый калды, чөнки хакимият төрле киртәләр кора иде. Башка режиссерлар спектакль куйганда да проблемнар була иде, ләкин Заһидуллинга карата ул көчле һәм аяусыз булды. Соңгы чиккәчә декорация, костюмнар әзер булмады. Берничә ел элек безнең матбугат хезмәте бик көчле иде. Безнең вакытта рекламсыз театр яши алмый. Ул вакытта реклам, матбугат белән эшләү шулкадәр көчле иде һәм спектакльләргә дә кеше күп йөрде. Соңгы елларда бу кешеләрне туры мәгънәсендә эштән кудылар.

Режиссер һәм мөдир арасындагы низаг иҗат өлешенә зур йогынты ясады

Аларга Рәшит Заһидуллинны мактаган мәкаләләрне интернет челтәренә чыгармаска дип тә әйтә торган булганнар. Хәзерге команда бөтенләй үз урынында түгел. Бездә кемнеңдер кешесе булган, рекламга бөтенләй катнашы булмаган кешеләр җыелды. Шәхсән үземә карата да, кимчелекләрен күрсәтү сәбәпле, социаль челтәрләрдә каршылыкны сизәм. Театр сайтында, төркемнәрдә минем турыда бернинди мәгълүмат та эленми. Мин моңа мохтаҗ кеше түгел. Бары тик театр сайтын ачып карарга гына киңәш итәм. Анда рекламаның нинди дәрәҗәдә икәнен күрерсез. Анда безнең төп казаныш итеп парковка, буфет, намаз бүлмәсе һәм балалар өчен мәйдан булдыру китерелә. Иң мөһим сүзләр менә шушы. Иҗат монда гомумән мөһим әйбер түгел. Арча якташлыгы концертыннан кала, билгеле. Бу – балык башыннан чери дигән сүз түгелме соң? Без иҗат яклы. Министрның төрле режиссерлар белән эшләп карагыз дигән сүзләренә без каршы түгел. Булсын, театрда берничә режиссер эшләсен. Ләкин театр баш режиссерсыз берничек тә яши алмый. Баш режиссер гына хәл итә торган сораулар бар. Мәсәлән, спектакльнең сыйфаты, репетицияләр өчен кем җавап бирәчәк? Килмешәкләр килерләр дә, китәрләр. Театр исә караучысыз калыр.

Булат Зиннәтуллин

Актер Булат Зиннәтуллин мөдир белән уртак тел табу читен ди:

Мөдир репертуарны бик вак дип санады, эшебезне санламады

– Шушы көнгә кадәр сорауларыбызга төпле җавап ишеткән юк. Җавапсыз кеше киләчәк. Постановщик театр тамашачысы алдында да, төркем алдында да җавап тотмаячак. Режисер белән мөдир арасындагы низагта режиссерны гаепле итеп калдырдылар. Дөресме соң бу? Актерлар да бит уртак тел таба алмады. Сөйләшеп карадык инде, булмады. Ул репертуарны бик вак дип санады, эшебезне санламады. Театрны шул дәрәҗәдә яратмагач, нигә безне шундый авыр хәлдә калдыралар микән?

Театр мөдире Фәнис Мөсәгыйтов, журналистлар белән аралашудан баш тартты. Мәдәният министрлыгы вәкилләре исә төркемгә үзләре арасыннан сайлап худсовет оештырырга тәкъдим итте. Аларча худсовет репетицияләр дә үткәрәчәк, репертуар да формалаштырачак. Ике-өч ай эшләп карыйк, аннары тагын очрашырбыз дигән вәгъдә дә бирделәр. Бүлгәләнеп беткән коллективта худсовет оештырып булмаячагы һәркемгә ачык иде. Шуның белән театр проблемнарына вакытлыча нокта куелды.

* * *

Режиссер Рәшит Заһидуллинның улы Даниял Заһидуллин Вконтакте челтәрендәге шәхси битендә "Мин беркайчан да әти-әнием турында сөйләп йөрмәдем. Ләкин бүген туры килә" дигән сүзләр белән әтисе турында мәгълүмат элгән һәм аны яклап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә петиция язылуын хәбәр иткән. Анда "Заһидуллин – театрның йөрәге. Театр елында театр юкка чыгарыла" дигән юллар бар. Петицияне хәзергә 500ләп кеше имзалаган.

Даниялга 20 яшь, ул Мәскәүдә Плеханов исемендәге университетның менеджмент факультетында укый.