Accessibility links

Кайнар хәбәр

Килмешәк режиссерлар белән татар театрлары телсез кала


"Гомер буе сине көтәм" спектакле, төп рольләрдә: Әдилә - Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфәндиярова, Гадел - Илнур Байназаров. tinchurinteatr.ru фотосы
"Гомер буе сине көтәм" спектакле, төп рольләрдә: Әдилә - Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфәндиярова, Гадел - Илнур Байназаров. tinchurinteatr.ru фотосы

Галимә Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, Татарстан түрәләре кеше кадерен белми. Бу мәдәният өлкәсендә ярылып ята һәм Тинчурин театры режиссерын эштән алуда ачык күренде ди белгеч. Азатлык аның комментарын тәкъдим итә.

Рәшит Заһидулинның социаль челтәрдәге аккаунтыннан "Үземнең эштән азат ителүемне интернет аша белермен дип башыма да китермәгән идем. Бу рәсми фәрманга кадәр бер сәгать алдарак булды. Хакимияткә якын булган журналистика тик ятмый! Мине эштән азат ителү сәбәпләре аңлатылмады. Минем белән эшләргә теләүчеләргә рәхмәт" дигән сүзләрне укыдым. Бу белдерү – татар мәдәниятен саклау һәм аның үсеше өлкәсендә бүгенге мәдәни сәясәтнең күренеше. Режиссер Рәшит Заһидуллин гомеренең 26 елын татар театрына бирде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың мондый тактикасы элек тә кулланылган иде. Ул бик гади: башта бернинди дәлилсез коррупциядә гаепләп гайбәтләргә нигезләнгән язмалар чыга, аннары эшләүгә комачаулаучы шартлар тудырыла, шуннан бернинди рәсми аңлатусыз эштән азат итү турында игълан ителә. Бу хакта дәүләт матбугаты журналистлары хәбәр итә, ә министрлык үз гамәлләрен матбугат үзәге аша аңлатмый. Оят...

Капитализм чорында яшәгәнгә күрә, кешечә мөнәсәбәт күрсәтеп озатырга вакыт та, теләк тә юк

Бу юлы 26 ел яраткан эшенә тугрылыклы булган татар театры режиссерын эштән җибәрәләр. Аңлатмыйча, рәхмәт әйтмичә. Кеше кадере булмаганы, шәхес хезмәте бакыр тиенгә дә тормаганы тагын бер дәлиле. Матур итеп озатырга кирәк иде дә бит, әмма капитализм чорында яшәгәнгә күрә, кешечә мөнәсәбәт күрсәтеп озатырга вакыт та, теләк тә юк. Бизнес модель нигезендә эшлиләр. Рәшит әфәнденең язмышы ике минутта хәл ителгән, сәбәпләрен аңлатмаганнар, комментарсыз дип кенә әйткәннәр. Бездә, татарда, кадр кытлыгын исәпкә алучы юк шул.

Дөрес, Тинчурин театрында мөдир һәм режиссер низагы күптән кара сакал булып сызылып килә. Һәркайсы бу көрәштә үзенчә яшәп калырга тырышты. Бу да театрның үсешенә тәэсир итте. Күрәсең, министрлык мөдир һәм режиссер арасындагы төергә балта чабарга теләгәндер. Гадел булыйк, режисер да, мөдир дә гаепле. Әмма Тинчурин театрын гамәлгә куючы бар. Ул – Татарстанның мәдәният министрлыгы. Бу низагны режиссерны алып ату белән генә хәл итеп булмый. Китертегез яңа режиссерны, параллель сәхнәдә эшләсен. Куеп карасын! Заһидуллинны эштә калдырып, труппаны саклап, яңа сулыш кертергә дә мөмкин. Әмма юк, татар тамашачысы Яңа елда балалар спектаклен урыс телендә куеп акча эшләгән мөдир белән калды, Тинчурин сәхнәсен урысча куелган операларга бирү белән истә калган мөдир белән калды.

Тинчуринның үз аудиториясе бар. Аның үз йөзе, тарихы бар, ул үз миссиясе белеп эш итте. Тинчуринны татар музыкаль театрына әверелдерү турында сүз чыккач, бу тагын бер татар үзәген юкка чыгару кебек кабул ителде. Имеш, театрда оркестр чокыры бар, димәк татар музыкаль театры да шушында ачылачак. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бар. Ник ул ишекләрен яшьләргә ачмый? Башлангыч буларак аларның да сәхнәсе туры килә, театр да татарга хезмәт иткәнен күрсәтер иде. Әмма Тинчуринны ябып икенчесен ачу – рухи яктан җинаять иде. Берсен юкка чыгарып, икенчесен тудырып булмый.

Татар музыкаль театры булдыру шигаре белән без татар комедия һәм драма театрын юк итүгә керештек

Ярар, хуш, мәдәният министры Тинчурин ничек эшләде, шулай дәвам итәчәк диде. Әмма Тинчурин тирәсендә матавылчыклар янә кабынды. Белүемчә, Рәшит Заһидуллин музыкаль театр буларак эшләүгә каршы булган, моны ул техник база, репертуар булмау белән аңлаткан. Фәрманга буйсынмаган булып чыга. Оркестр чокыры бар дип без татар драматургиясен, татар театрын саклау һәм үстерү өчен хезмәт иткән, буйсынмас режиссердан арынабыз. Алда ни көтәчәге ачык күренә: татар музыкаль театры булдыру шигаре белән без татар комедия һәм драма театрын юк итүгә керештек.

Режиссер китә, Тинчурин театры ничә ай режиссерсыз эшләр – белмим. Берничә ай режиссерсыз эшләве мине куркыта. Мәдәният министры Ирада Әюповага гомумән "проект театры" идеясе якын, ул шуны алга сөрә. Әмма моның тискәре ягы да бар. Режиссерсыз театрга "килмешәк" иҗатчылар килә. Алар эшли дә китә. Аларга татар мәдәнияте дә, милли театрның нигезләре дә, гореф-гадәтләре дә, теле дә кирәкми. Татар театрларының тел сагында торуын исәпкә алганда, читтән килгән режиссерлар белән без гомумән телсез калмасбызмы дигән борчулы уйлар килә. Минзәлә театрында "Иблис" спектакле – шуның ачык мисалы. Потапов куйды да китте, өч ай узуга спектакль үз рәвешен югалтты, әсәр чәчелде. Бу башка спектакльләр белән дә шулай була ала. Читтән килгән режиссерлар бер проектка эшкә алына, алар татар мәдәниятен белмичә эшли, телнең нечкәлекләрен, мәгънәсен белмичә азаплана. Алар форма белән мавыгалар. Кем оттыра? Без. Безнең тел аксый. Хәзер телсез мәдәният туып килә. Татар теле корал булудан туктый, ул фон буларак кулланыла.

Буа дәүләт сатира театрына барып кайттым. Дәүләт казнасыннан татар комедия әсәрләре яңа сулыш алсын өчен акча бүленде, әмма ничек тотыла ул? Узган ел лаборатория вакытында бер эскиз урысча булса, быел инде дүрт эскизның өчесе урыс телендә куелды. Спектакль исә гомумән урысча чыкты. Буа театры мөдире Раил Садриев моңа тәрҗемәчеләр гаепле дип әйтте. Иван Вырыпаевның әсәрен Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән, әмма артистлар без мондый авыр текстны өч көндә ятлый алмыйбыз дип баш тарткан. Татар артистлары тәмләп урысча чыгыш ясады, бу артистлар инде күптән урысчага күчкән булып чыкты. Ике ел рәттән инде дүрт спектальне урысча уйныйлар булып чыкты. Буа театры да билингваль нигезгә күчкән. Татар теле тагын резервациядә кала. Буа театрын яратам, Раил Садриев Буа театры татар булып калсын өчен зур тырышлык күрсәтте, әмма "Алтын битлек" алабыз, экспертларга ошар өчен театрның урыс теленә күчүе татар театрын югалту дип саныйм. Милли мәдәниятне болай итеп реформалау эшчәнлеге бер дә файдага булмаячак, ә аны юк итүгә генә китерәчәк.

Рәшит Заһидуллинны үзем өчен "Мамаша Кураж" спектакле белән ачкан идем. Ул Шекспирны да сәхнәләштерде. Туфан Миңнуллинның "Төш" әсәре бик матур спекталь буларак туды. Кәрим Тинчуринның "Соңгы әсәр" нигезендә спектакль җанны тетрәндерде. Рәшит Заһидуллин безне уйларга һәм дулкынланырга мәҗбүр иткән кызыклы спектакльләр белән куандырды. Рәхмәтемне белдерәм һәм бу административ адымны кабул итә алмыйм һәм файдага булыр дип ышанмыйм. Театр язмышы, татар язмышы турында сүз бара. Бик сак булырга кирәк.

Миләүшә Хәбетдинова
Әдәбият белгече, галимә

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG