Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры: моңсу юбилей


Тинчурин театры 85 еллык юбилеен билгели
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:24 0:00

6 ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры үзенең 85 еллык юбилеен "Гөләндәм туташ хатирәсе" дигән премьера белән билгеләп үтте. Әлеге спектакль язучы Әмирхан Еникиның тууына – 110, композитор Салих Сәйдәшев тууына – 120 ел тулуга багышланган иде.

Премьерадан соң коллективны сәхнәгә чакырдылар һәм мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова берничә кешегә министрлыкның мактау кәгазен тапшырды, актерлар – Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Рөстәм Гайзуллин Татарстанның атказанган артисты исемен алды. Ярты сәгатьлек тантаналы өлештә Эльвира Камалова директор белән режиссерны янәшә бастырып дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең рәхмәт хатын укырга, 50 ел күчмә театр булып яшәгән һәм драма театры дәрәҗәсенә күтәрелгән артистларга рәхмәт әйтергә дә өлгерде. Театрның киләчәге, нинди юлдан китәчәге турында сүз булмады. Ә бу сорау тамашачыны да һәм, күрәсең, түрәләрне дә борчый иде.

Вип-кунаклардан вице-премьер Ләйлә Фазлыева күренде. Татарстан театрлары режиссерлары һәм мөдирләре, язучылар шактый иде. Тинчурин театры язмышы хәл ителгәнме, әллә әле уйлашалармы – бу сорауга ачыклык кертүче булмады. Җыелган халык бары тик шул турыда сөйләште.

Язучы Вахит Имамов Тинчурин театрына кагылырга ярамый дигән фикерен җиткерде:

Вахит Имамов
Вахит Имамов

– Татар театрының юбилее – күңелле вакыйга. Шул ук вакытта күңелдә борчылу да бар. Чөнки Казан буйлап Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры урынына музыкаль театр оештырып куялар дигән хәбәр таралды. Татарстан хәзер шул юлны сайлады: милли-мәдәни үзәк урынына китапханә ясау, бер театр урынына икенчене ачу, бер түбә астына берничә оешманы җыю. Татар оешмаларын бер-берсенә каршы кую бер кеше өчен дә файдалы түгел, юкса. Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры шулай юкка чыгармы икән инде? Ләкин ун музыкант өстәп, репертуарны ничек кенә үзгәртсәләр дә, моны әле халык тиз генә кабул итмәячәк.

Икенчедән, бүген көндез Тинчурин бакчасында булып кайттым. Театр турында шунда ук уйлана башладым. Бу бакчада Кәрим Тинчурин һәйкәле басып торачак дип истәлек ташы куеп кайтканга ничә ел үтте – әле ул һәйкәлне куярга җыенган кеше юк. Инде Тинчурин театры да, Тинчурин һәйкәле дә булмаячакмыни? Бүген зиһенемдә әнә шундый куркыныч уйлар купты. Моңа күңелем ышанмый. Бер гаиләдә дә, бусын әрәм итсәк, икенчесе исән-сау үсәр дип корбан итү юлына басмыйлар. Гаиләдә артык бала юк. Монда да шул ук хәл. Мәскәүнең үзендә генә дә 220 театр бар, барысына да акча табыла. Мәскәү мэриясе хисабына гына яши торган театрлары да йөзләгән. Татарстанның театрны саклап калырлык мөмкинлеге бар. Музыкаль театр ачасылары килә икән, консерватория базасында яки яңа гына төзекләндерелгән Ленин исемендәге мәдәният сараенда да ачып була. Вариантлар бик күп. Әштер-өштер итеп, берсенә зыян китереп, икенче әйбер төзергә ярамый.

Артистлар исә, сез үзгәрешләргә әзерме дигән сорауга җавап бирә алмый. Әллә аларга бу турыда сөйләүдән тыелырга кушылган, әллә үзләрен барыбер тыңламаячакларын аңлаганнар, әллә үз хәлләре белән килешкәннәр, белмәссең. Артист Ирек Хафизов та үзгәрешләр темасын урап узарга тырышты:

Ирек Хафизов
Ирек Хафизов

– 20 елдан артык шушы театрга тугры хезмәт итәбез. 85 еллык юбилейны да дулкынланып каршы алабыз. Ә инде төрле сүзләр – музыкаль театр ясыйлар, йә булмаса драма театры кала дигәнгә, нәрсә әйтим, ул бездән – иҗат төркеменнән тормый. Үзгәртәселәре килсә, үзгәртәләр дә куялар. Шуңа нәрсә дип тә җавап бирә алмыйм.

Гади тамашачы Тинчурин театры спектакльләрендә хилафлык күрми. Исмәгыйль Хәлиуллин өчен ул беренче чиратта яшьлеге театры:

– Бу театрда безнең яшьлек үтте. Шуңа күрә хәзер дә елына 4-5 тапкыр булса да килергә тырышабыз. Бу – гади халык театры. Аннан килеп, безнең яшь чакта Камал театры юк иде бит әле, әллә шуңамы – бу театр безгә якынрак.

Бәйрәмгә шушы театрда эшләп киткән актер Илфак Хафизов та килгән иде. Күп спектакльләрдә баш рольләрне башкарса да, ул башка артистлар белән беррәттән сәхнәгә чакырылмады. Аңа карап аның театрга мөнәсәбәте үзгәрмәгән һәм ул да борчуда:

Илфак Хафизов
Илфак Хафизов

– Бер театрдан икенчесен ясау, миңа калса, бик зур хата. Чөнки һәрбер нәрсә орлыктан үсеп чыга. Үсеп утыра торган агачның башына җимеш салу, ул үсеп китә дигән сүз түгел әле. Бар, әлбәттә, табигатьтә буталган очраклар да, андый очракта да тамыр бер була. Тинчурин театрының тамыры, үз тарихы бар. Ул күчмә театр булган, көрәшеп бинасын алган, үскән, тамашачысын тапкан. 85 еллык тарихы булган театрны үзгәртергә тырышырга кирәкми. Шул ук вакытта яңа музыкаль театр кирәк. Ул бүгенге заманда бизнес җәһәтеннән дә отышлы проект. Ләкин музыкаль театр башка мәйданда оешырга тиеш. Һәм, әгәр Тинчурин тамашачысы театрны ташлап анда йөри башласа, ул вакытта мондагылар башын кашырга мөмкин. Ләкин бит театрның үз тамашачысы бар. Нигә аны ясалып бетмәгән музыкаль театр белән кушарга? Бутарга кирәкми дип уйлыйм.

Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевка Тинчурин сәхнәсенә Салих Сәйдәшев образының менүе кадерле. Дөрес, актер тудырган композитор каршылыклы фикер уята, ләкин рәссам шул чорны яктыртканнары өчен рәхмәтле:

Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев

– Салих абыйның үзен күргән кеше буларак, миңа бу әсәр бик кадерле. Шуңа күрә кайбер кимчелекләргә күз йомып, спектакль ошады дип әйтәм. Хәер, Гөләндәм туташны уйнаган актриса (Резедә Сәлахова) барлык кимчелекләрне каплады. Ә бүгенге тормышыбызга кайтсак, безнең хәлләр торган саен катлаулы. Күреп торабыз бит: азатлык идеясе барып чыкмады, Казанны нинди чиле-пешле һәйкәлләр басты, рәссамнар бүлгәләнеп бетте, хәзер театрларны капма-каршы куялар. Сәнгать түбән тәгәри, талантлар бар, ләкин аларга ирек бирелми.

Тинчурин юбилее әнә шундый моңсу тонда үтте. Премьера исә үзгәрешләрнең башланганын күрсәтте. Спектакль Салих Сәйдәшев музыкасына, җырга бай иде. Сәхнә түренә 7-8 кешедән торган музыкаль коллектив (мөгаен оркестр дигәннәре шушыдыр) чыгып утырды.

Сүз уңаеннан, спектакль Әмирхан Еникинең "Гөләндәм туташ хатирәсе" дигән повестына нигезләнеп эшләнгән. Инсценировка авторы дип Илһам Гали күрсәтелгән. Бу тәхәллүс артында ике автор тандемы – режиссер Рәшит Заһидуллин белән әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов торганы мәгълүм. Әсәрнең каһарманы Салих Сәйдәшев (Зөлфәт Закиров) – умырткасыз, комик бер зат итеп сурәтләнгән. Бу – музыкаль театр идеясенең дә умырткасыз, киләчәксез булуына ишарәме – аңлашылмады.

XS
SM
MD
LG