Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театрында урысча опера куела


Сулдан: Ильяс Камал, Данияр Соколов, Василиса Шмелева, Илдар Камалов
Сулдан: Ильяс Камал, Данияр Соколов, Василиса Шмелева, Илдар Камалов

25 гыйнвар Татарстан мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында кече форматтагы опералар күрсәтеләчәге мәгълүм булды. Аларның икесе урыс, берсе татар телендә.

Матбугат конференциясе нибары 30 минут барды һәм анда күп сораулар ачык калды. Чарага иҗат төркеме – композиторлар Ильяс Камал, Илдар Камалов, режиссер Василиса Шмелева, Sforzando фонды җитәкчесе Данияр Соколов килгән иде. Мәдәният министрыгыннан театрлар белгече булмады, Тинчурин театры җитәкчелеге дә күренмәде. Бу – Тинчурин театрының музыкаль театр юнәлешендә эшли башлавымы? Сорау әлегә ачык калды. Иҗат төркеме февраль аенда түгәрәк өстәл үткәрелә дип ышандырды. Бәлки шул чарада сорауларга җавап табылыр.

Татар җәмәгатьчелеге татар театры язмышы өчен борчыла. Ел азагында милли-мәдәни үзәктән дә колак кактык. Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда безнең татар театрлары бар, алар милли-мәдәни үзәк ролен үти дип тынычландырды. Хәзер инде санаулы татар театрларының тагын берсе урыслаша башлады.

Аңлашылганча, КazanOperaLab лабораториясе – Sforzando Татарстан башкару сәнгате үсеше фонды проекты. Sforzando җитәкчесе Данияр Соколов әлеге эш турында менә ниләр сөйләде:

Данияр Соколов
Данияр Соколов

– Без тулаем яшьләр көче кергән продукт иҗат итәргә булдык. Тинчурин сәхнәсенә менәчәк әсәрләр – "1+6" , "Бледно-голубая точка" һәм "Минем Такташ" әсәрләре. Бу опералар безнең – КazanOperaLab иҗат җимешләре. Режиссерлар, драматурглар, техник төркем – барысы да Татарстанда яшәүче яшьләр. Бу – үзенә күрә тәҗрибә. Әлеге тәҗрибә нәтиҗәсендә кыска форматлы опера туды. Иҗат төркеменә бернинди дә чикләүләр куелмады. Драматурглар үзләре теләгән темаларны алдылар.

Данияр Соколов проектның татар әсәре белән башланырга тиеш булганлыгын да әйтте. Ләкин татар төркеме әсәре әле әзерләнеп бетмәгән. Сүз "Минем Такташ" (авторлары – Рүзәл Мөхәммәтшин, Ильяс Камал) турында бара. Моннан тыш тагын бер татар әсәре бар. Аның турында иҗат төркеме әлегә әйтми. Һади Такташның туганы буларак, әдәби тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова Такташ шәхесен түбәнсетүгә каршы булуын әйтә. "Бүген шәхесләрне коммерция максатында куллану, аларның тормышын сарылату бара", ди ул. Шул уңайдан әсәрнең композиторы Ильяс Камалдан әсәрнең рецензенты кем булуын сорадык. Ильяс Камал әсәрләрнең рецензенты булмавын әйтте.

Sforzando-ның бөтен проектлары да Тинчурин театрында куелачакмы? Бу әлеге оешманың Тинчурин татрында даими түбә тапкан дигән сүзме? Бу сорауларга Данияр Соколов болай дип җавап бирде:

Тинчурин театры репертуарына керергә теләбимез, безгә бары тик мәйдан кирәк

– Әлбәттә, без үзебезнең даими мәйданыбызның булуын телибез. Тинчурин театры – ул репертуар театры. Аның үз тарихы, үз кануннары бар. Театр эчендә театрның яшәве бик катлаулы. Менә хәзер дә, рәхмәт, репетицияләргә вакыт табылды, алар безгә ярдәм итә. Карап карыйк. Бу – киләчәк эше. Без бу театр репертуарына керү турында уйламыйбыз. Без аның мәйданын бары тик Казанның камералы мәйданнарыннан иң кулае булганга файдаланабыз. Анда оркестр чокыры бар, акустикасы яхшы. Әгәр биредә безнең өчен даими рәвештә урын бирү карала икән... Чөнки бик кыю проектларыбыз бар. Ләкин без театрга авырлык тудырырга, репертуарына керергә теләбимез. Безгә бары тик мәйдан кирәк. Шул ук вакытта сораулар тудырасыбыз килми. Аңлашыла инде, тере тәнгә нәрсәдер ялгарга маташу авыр да, кирәкми дә. Әгәр инде уртак хезмәттәшлек тәкъдим ителә икән, без риза. Без яшьләр һәм безнең эшлисе килә.

"Опера театры белән сөйләшүләр булмадымы? Мәгълүм булганча, алар өчәр ай гастрольдә. Димәк, сезнең өчен мәйдан ачык?" дигән сорауга, Данияр Соколов: "андый зур мәйданга без әзер түгел", дип җавап бирде:

Опера театры – ул бик зур механизм, мең кешелек зал өчен без әле әзер түгел

– Опера театры – ул бик зур механизм. Аның шәһәр күләмендә үз урыны бар. Без күбесенчә урамда, ачык һавада эшлибез. Ләкин урам чыгышлары бик аз күләмдә үтә, моңа безнең һава шартлары туры килми. Ә ниндидер үсешкә ирешер өчен һәрдаим эшләп торырга кирәк. Аннан, без күбрәк камералы опералар әзерлибез. Аның өчен 300-400 урынлы зал җитә. Мең кешелек зал өчен без әле әзер түгел.

Данияр Соколовтан Татарстанның бу проектка катнашы тарында да сорадылар. "Бу - федераль проект. Ул бик чыгымлы. Чөнки яшьләрне укытырга осталар: режиссер Василий Бархатов, композиторлар Александр Маноцков, Николай Попов, Петр Поспелов, музыкаль тәнкыйтьчеләр Лариса Барыкина, Дмитрий Ренанский һәм башка осталар чакырылды. Икенчедән, һәрбер спектакльгә декорацияләр ясалды. Безнең артистларга, музыкантларга гонорар түләү мөмкинлеге дә булды. Бу эштә президентның да, мәдәният министрлыгының да ярдәме булды”, диде Данияр Соколов.

Татарстан милли мәдәниятнең үстерүдә фәкать үзенә генә таяна ала. Татар теле өчен авыр заманда һәрбер проектның җиренә җиткереп, җиз иләктән үткәрелеп эшләнүе кирәк. Ә биредә әсәрләрнең татар музыка белгечләре тарафыннан бәяләнмәве, рецензентларның булмавы да беленде. Бу уңайдан Азатлык әдәби тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдиновадан "Татарстан башкару сәнгатен үстерү фонды проектларының Тинчурин театрында куелу – бу Тинчурин театры нигезендә яңа театр төзү дигән сүзме?" дип сорады.

Миләүша Хәбетдинова
Миләүша Хәбетдинова

– Бу сорауга ярты ел җавап эзлим. Чөнки мәгълүмат чаралары бик төрле мәгълүмат таратты. Алар миндә авыр хис тудырды. Чөнки бу театрны мин гел күзәтәм, спектакльләренә йөрим, үз аудиториясе барлыгын беләм. Һәр театрны тәнкыйтьләргә була. Әмма бу театрның үз йөзе, тарихы бар. Ул - бер татар учагы. Тискәре мәгълүматны халыкка чыгарганда тикшереп, җиренә җиткереп чыгарырга кирәк. 14 ставка ясаганнар, акча түләгәннәр, эшләмәгәннәр дип яздылар. Хәзер яңа мәгълүмат тарата башладылар. Имеш, 40 миллион сумны үзләштергәннәр. Дәүләт җүләр түгел. Нинди генә адым ясасаң да, хисап тотарга, акт, смета төзергә, тендер аркылы үткәрергә туры килә. Тинчурин мондый адымга барса, күптән инде аның режиссеры, директоры икенче җирдә булырлар иде. Рәшит Заһидуллинга каршы көрәш бара. Әйе, бер генә режиссер булырга тиеш түгел. Яшь режиссерлар да эшләргә тиеш. Тинчурин театрында дөнья драматургиясенә таянып Резеда Гарипова эшләде. Хәзер ул декрет ялында.

Театрны музыкаль-драма театры итеп үзгәртәбез диләр. Мондый хәл элек булды. Ике театр бер түбә астында яшәде, бу бик авыр хәл. Менә мисал: пединститутны бетергәч, музыка факультетын һәм филология факультетын бер бинага тутырдылар. Һәм без бүген лекцияләр укыганда яныбызда йә чиркәү хоры җырлый, йә курай уйнап җибәрә, бик авыр. Күз алдына артистны китерегез. Бик авырлык килеп чыгачак бит. Чөнки аларның үз графигы, үз репетиция мәйданы, грим бүлмәсе булырга тиеш.

Бу – урыс театры булачак. Һәм авызны томалар өчен татар әсәрләре яңгыраячак

Матбугат конференциясеннән чыккач, музыкаль театрның юнәлешен азмы-күпме аңладык. Бу – урыс театры булачак. Һәм авызны томалар өчен татар әсәрләре яңгыраячак. Бүген без җавапларны тыңлаганда моны аңладык. Аларның бу сәхнәдә үз әсәрләрен күрәселәре килә һәм мөмкинлек бар дип безгә җавап кайтаралар. Ни өчен опера театры аларны үз канаты астына алмый? Ул гел гастрольдә, аның статусы күчмәгә әйләнеп бара. Чөнки без опера театрын Казанда күрә алмыйбыз. Татар әсәрләрен әйткән дә юк. Безгә бит гел мәйданнарны максатчан файдалану турында әйтә киләләр. Опера театры исә өчәр ай буш тора. Нишләп аның сәхнәсенә бу операларны чыгара алмыйлар? Бу сорауга аның сәхнәсе ремонтта дип җавап бирделәр. Ә бит "Үзгәреш җиле"н чыгара алдылар. Нишләп яшь операга ишекләре ачылмый? Мин бу сорауга җавапны дәүләттән эзлим. Матбугат конференциясенә алар килмәде. Димәк, ачык хат язарга туры киләчәк".

XS
SM
MD
LG