Динара Зиннәтова: "Хәзерге татар китаплары хис уятмый"

Динара Зиннәтова

Журналист, пиар белгече Динара Зиннәтова татар милләтен популярлаштыру максатыннан бәхет турында китап чыгарган. Азатлык аның белән күрешеп сөйләште.

Журналист, пиар белгече, ВКонтакте челтәрендә "Че гуглит татар кызы" паблигына нигез салучы һәм аны алып баручы Динара Зиннәтова татар бәхете турында "Бәхет. Счастье по-татарски" дигән китап чыгарды. Китап рус телендә, бары электрон рәвештә генә дөнья күрде. Анда Динара шәхси хатирәләре, татар тормышындагы күзәтүләренә нигезләнеп, татарча бәхет нинди булганын аңлатырга, татар бәхетенең сере нидә булуын ачып бирергә омтыла.

— Бу китап нәрсә турында?

Безне бәхетле иткән ниндидер үзебезнең серләребез бар

— Китап татар кешеләрен бәхетле итә торган күренешләр һәм әйберләр турында. Хәзер бәхет темасына багышланган китаплар бик күп. Бигрәк тә Европа илләрендә төрле милләт вәкилләре үзләренең милләтенә хас булган ниндидер бәхет серләре белән бүлешәләр. Әйтик, хюгге, лагом, калсарикянни дип аталган бәхет фәлсәфәләрен тасвирлап китаплар язалар. Шул китапларны укып, карап, миндә шундый фикер туды: бездә татар кешеләрен дә бәхетле итә торган үзенчәлекле әйберләр, күренешләр бар. Алар турында язасы килеп китте, чөнки Татарстан бөтен Русиянең төбәкләре арасында иң алдынгылардан берсе. Бу беренчедән. Икенчедән, безнең инвестицион яктан та хәлебез яхшырак, гомумән, Татарстанда кешеләр Русиянең бүтән төбәкләрендә яшәгән кешеләргә караганда яхшырак яши дигән фикер бар. Һәм бездәге кешеләр бәхетлерәк тә дип уйлыйм. Шуңа күрә, димәк, безне бәхетле иткән ниндидер үзебезнең серләребез бар. Шушы серләрне мин әз генә булса да әлеге китапта ачып карарга булдым.

— Нинди әйберләр ул? Китапка күз салган идем, бөтен бәхетле итә торган әйберләр авыл белән бәйле. Шәһәрдә туып үскән, авылы булмаган татар кешесе бәхетле була алмыймыни?

Безнең күпчелек традицияләребез, гореф-гадәтләребез дә авылга килеп тоташа

— Әйе, бу турыда мин китапның башында үк яздым. Әлбәттә, шәһәрдә туып-үскән кешеләр дә бар. Шулай да, тарихыбызны карасак, күпчелек татарлар барыбер авылларда яшәгән. Һәм шәһәрләрдә яшәгән хәзерге буын татарларның да тормышлары ничек тә булса авыл белән бәйле. Гомүмән, авыл тормышы белән без бик якын. Һәм безнең күпчелек традицияләребез, гореф-гадәтләребез дә авылга килеп тоташа. Чөнки Казаннан тыш без гомүмән авылда яшәгәнбездер дип уйлым мин. Күпчелегебез авылда яшәгән.

Икенче әйбер – Казан һәм шәһәр турында китаплар һәм гомумән ниндидер фәнни эзләнүләр, материаллар, мәгълүмат бик күп. Ә менә авыл белән бәйле татар җанын ачкан әсәрләр, ниндидер яңа караш бүгенге көндә юк. Бөтенесе авылны сүгә, без авылдан киттек, шәһәрдә торабыз дип. Тик шулай да безнең чын бәхет серләребез табигать белән бәйле дип уйлыйм мин. Шуңа күрә мин бу китапта гомумән татар җанының шул ягын ачарга тырыштым.

Динара Зинтанәтова китабы

Шәһәр тормышы ул болай да модага кереп бара, бөтен җирдә шәһәр турында язалар, шәһәр мәдәниятен үстерәләр, бөтен яңа барлыкка килгән массакүләм мәгълүмат чаралары барысы да безне шәһәрләштерә, Европалаштыра, ниндидер бер калыпка салырга этәрә. Ә бу китап безнең элек-электән килгән һәр татар кешесенең җанында, аң төбендә яшәгән бәхет чыганаклары турында.

Татарның бәхетен төрле яктан тасвирларга тырыштым

Мин татарның бәхетен төрле яктан тасвирларга тырыштым. Беренчедән бу гаилә, туганнар белән аралашу атмосферасы, дөнья белән аралашу, табигатькә булган мөнәсәбәт, балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре. Әлбәттә, боларның барысын да мин үз күзлегемнән генә чыгып, үзем күзәткән, үзем күргән әйберләргә нигезләнеп кенә яздым. Мин моның турында китапның төрле битләрендә әйтәм: минем өчен шулай иде, дип язам. Тик шулай да Казанда кемне туктатып сорасаң да, татарларны бәхетле итүче әйберләр дип күпчелеге шушыларны атар. Күбесенең әби-бабайлары белән бәйле булган хәтирәләре, авыл, Сабантуй, татарча мәтрүшкәле чәй, әбисе пешергән өчпочмак тәме турында истәлекләре булыр. Болар барысы да гаилә белән бәйле, без үскән мохит белән бәйле истәлекләр һәм күренешләр.

Минем авыл, әби-бабай, гади татар гаиләсе тормышына бәйле хатирәләремне бер форматка салып, саклап, алдагы буыннарга җиткерәсем килде.

Һәм тагын бер момент. Мин социаль челтәрләрдә күптәннән инде "Че гуглит татар кызы" дигән паблик алып барам, һәм шушы вакыт эчендә минем күзәтүләрем буенча конкрет әйберләр, конкрет атрибутлар, күренешләр турындагы постлар иң күп лайк җыя, киң тарала. Һәм нәкъ шушы әйберләр миңа калса, безне бәхетле итә торган милли бәхет серләре булып тора да. Шуңа күрә мин аларны аерым алып, үземнең конкрет тарихыма таянып, нигезләнеп шулар турында язырга булдым. Һәм минем күзәтүләрем буенча бу әйберләр "Че гуглит татар кызы"нда авыл кешеләре арасында да, шәһәр кешеләре арасында да популяр, аларны һәркем аңлый, алар белән һәркем килешә, һәр татар кешесенә якын булган әйберләр. Хәтта шәһәрдә үскән кешеләр дә үзләре дә аңлап бетермәстән, инстинкт дәрәҗәсендә ул әйберләрне үз итә. Чөнки тарихи, генетик рәвештә ул аларга ничектер тартыла дип уйлым мин.

— "Че гуглит татар кызы"нда иң күп таралган пост кайсысы булды?

— Ике меңнән артык лайк һәм 89 бүлешү җыйган пост – "хочется простого человеческого әйдә кайт мунча ягырбыз кичкә бәлеш куярбыз". Шулай үк "хочется простого человеческого авылга кайту", "сколько выпить мәтрүшкәле чәй, чтобы залечить җан яраларын" һ.б. Күпчелеге авыл һәм аның атрибутлары турында.

— Бу китапның укучысы кем булыр дип уйлыйсың? Кем өчен яздың? Ни өчен ул урыс телендә?

— Бу китап бәхет турында. Шуңа күрә шул мин әйтеп киткән хюгге, лагом, калсарикянни кебек китаплар белән кызыксынган теләсә нинди кеше ялгыш кына бәхет серләре турында китапларны карап, минем эшемә юлыкса, мин бик шат булыр идем. Чөнки беренче яктан бу китап бәхет фәлсәфәсе турында укырга мөмкинлек бирә, икенчедән, ул татар мәдәниятен популярлаштыра. Шуңа күрә бу китапның икенче максаты һәм икенче максатчан аудиториясе – татар милләте белән әз генә булса да кызыксынган кешеләр. Мин бу китапны язганда татар милләтендә булган, тик ниндидер максатлар аркасында Татарстаннан, татар мохитеннән читләшкән кешеләрне күз алдында тотканмындыр. Чөнки яшь барган саен, кеше үзенең тамырларына тартыла башлый. Күп кенә кешеләр андый яшькә җитүгә чит илгә күченеп китәргә мөмкин, яисә башка милләт кешесенә кияүгә чыгып, өйләнеп чит мохиттә яшәргә мөмкин. Менә шушы үзләрендә тамырлар белән элемтә эзләүче кешеләр өчен яздым мин ул китапны. Урыслашкан, ассимиляциягә бирелгән, чит мохиттә торып, гомумән үзенең мәдәнияте, татар теле, үз милләте белән бәйле барлык истәлекләрен югалткан, оныткан кешеләргә бу китап тамырларын табарга ярдәм итсен иде дип теләдем мин.

Чөнки "Че гуглит татар кызы"нда да еш кына күзәтәм, аннары, телеграмда чат та өстәдем, һәм бу чатка иң беренче булып кергән кешеләр - чит илләрдә яшәгән татар яшьләре. Алар инде башка төрле буын, алар чынлап та безнең мәдәниятебез турында да бик күп белми. Белсә дә, чит илдә яшәгән кешегә баребер бу тамырлар белән бәйләнешне үстереп, аңа җан өреп тору юллары кирәк. Шуңа күрә алар "Че гуглит татар кызы"н укыйлар, чөнки әлеге төркемдә аларның ниндидер истәлекләре, аларга җылы хис биреп торган ниндидер әйберләр турында язмалар чыга. Һәм шушындый ук максат белән минем башка ресурс булдырасым килде. Шуңа күрә бу китап татар җаны белән элемтә эзләгән кешеләр өчен. Ул аларга җылы истәлекләр бүләк итә, җылы, рәхәт хисләр бирә. Шушы мизгелләрне күз алдына китереп, үзләрен бәхетле тоярга ярдәм итә. Икенче әйбер – шушы истәлекләр турында уйланып, үзләренең гади, көндәлек тормышында гади әйберләрдән бәхет чыганаклары табарга өйрәтә.

Бары тик милләткә һәм шушы мин әйтеп киткән татар мохитеннән аерылып киткән кешеләргә файдам булсын дип эшләнгән эш бу китап. Якты ният белән эшләнгән эш.

— "Литрес"ка эләгү кыен булдымы?

— Литреска эләгү кыен түгел, анда "самиздат" дип аталган яңа авторлар өчен махсус бүлек бар. Биредә теркәләсең дә, паспортың белән фото төшеп җибәрәсең дә, аннан соң үз эшеңне модерациягә җибәрәсең. Модерация уртача 7 көн тәшкил итә.

— Китап 119 сум тора. Каян килеп чыккан бәя ул? Аны автор үзе куямы, экспертлар хәл итәме?

— Китапны түләүле итеп куярга туры килде, чөнки "Литрес"ның кагыйдәләре шундыйрак, китапны бушлай куясың икән, ул синең авторлык хокукларын чикли һәм башка мәйданчыкларда да үз эшеңне чыгару белән проблемнар туарга мөмкин дип аңладым мин. Шуңа күрә түләү куярга туры килде.

Шулай да мин барлык танышларыма, һәрбер кызыксынган, сораган кешеләргә китапның электрон вариантын бушлай җибәрергә тырыштым.

Чөнки китапның беренче максаты акча эшләү түгел, ә шул ук татар милләтен популярлаштыру, тамырларына кайтырга, үзләрен тарихын исләренә төшерергә теләгән кешеләргә ярдәм итү.

119 сум – ул куеп була торган иң түбән бәя. Миңа калса, электрон китап өчен бу психологик уңай бәя. Әгәр дә татар милләтендә булмаган кеше, нәрсә укырга кирәк икән дип кереп эзли башласа, 119 сумга ул бик уңай әйбер. Бер кичкә шундый рәхәт кенә китап алып укырга.

— Ул акча авторга китәме?

— Авторга бу акчадан "Литрес" кечкенә генә процент түли. Ялгышмасам, 119 сумнаң миңа 24 сумы гына килеп ирешә. Һәм мин бу 24 сумнан җыелган акчаны ел азагында әле үзем налоговый декларация тутырып, салымын да үзем түләргә тиешмен.

— Кыен булмагач, ни өчен "Литрес" һәм башка шундый сайтларда татар язучылары һәм татар китаплары юк? Ничек уйлыйсыз? Ни өчен татар язучылары үз китапларын пиарлый белми?

Бүгенге татар авторлары үзләренең форматлары турында уйламый

— Эш пиарда гына түгел. Мин хәзер бу өлкәне өйрәнә генә башладым. Иң беренче проблем, миңа калса, бүгенге татар авторлары үзләренең форматлары турында уйламый, икенчедән – киң аудитория арасында популяр булган китаплар белән кызыксынмый. Һәм башка кешеләрнең нәрсә эшләүләрен тикшермиләр һәм белмиләр. Проблем шуңарда.

Әгәр дә бүгенге китап өлкәсен тикшереп карасаң, аның билгеле тенденцияләре һәм трендлары бар. Шул ук "Самиздатның" иң популяр булган бүлегенә кереп карасаң, анда хәзер кешеләр нәрсә турында укый, нинди китаплар популяр, кайсылары бестселлер, кешеләр нәрсә турында укырга тели икәнлеге күренә. Китап язар алдыннан болар барысы турында да уйларга кирәк. Әгәр синдә берәр идея бар икән, аны билгеле бер жанрга кертеп языр алдыннан уйларга кирәк – әлеге жанр гомумән популярмы бүген, юкмы, башкалар моның турында нәрсә яза, синең конкурентларың кемнәр, бу темага язылган нинди шәп темалар бар. Әлеге конкуренциядә сине кем белән чагыштырачаклар – боларның барысы турында да уйларга кирәк. Әйтик, бүгенге көндә рус телендә әдәбият чыгара торган бик популяр нәшрият йортлары бар – "Миф", "Альпина Паблишер". Алар бизнес-китаплардан башлап җибәрделәр, һәм бизнес-китаплар белән беррәттән әдәби әсәрләр дә чыгаралар. Һәм алар ул әсәрләрне билгеле бер формада бирәләр, ул әсәрләр билгеле бер теманы ачып язылган, шуңа күрә алар тиз арада популярлык яулый. Ә күп кенә татар авторлары, бигрәк тә бүгенге язучылар, бу өлкәне, әдәби өлкәдә булган мохитне өйрәнмиләр. Төп проблем шундадыр дип уйлыйм мин – алар бүгенге трендлар, кеше нәрсә укыганы белән кызыксынмый. Шуларның барысы белән дә кызыксынырга, өйрәнергә, карарга кирәк дип уйлыйм.

Татар китаплары бөтенесе дә бер төрлерәк – алар татар кешесен бер яктан гынә ача, күз яшен агызып кына

Икенче проблем – шуның ук белән белән бәйле. Татар китаплары бөтенесе дә бер төрлерәк – алар татар кешесен бер яктан гынә ача, күз яшен агызып кына. Безгә яңа формалар табарга кирәк дип уйлыйм. Яңа жанрлар турында уйларга кирәк, популяр жанрларны өйрәнергә кирәк, мохитне өйрәнеп заманчалашырга. Һәм дизайн ягыннан да мин бүгенге татар китапларында күп кенә нәрсәләр үзгәртер идем.

Без мәгълүматка тулган дөньяда яшибез, безне бөтен җирдән мәгълумат уратып алган. Шуңа күрә әлеге замана кешесенең баш мие шундый рәвештә эшли, ул үзенә чыннан да кызык булган ниндидер конкрет эмоцияләр булдырган әйберләргә генә игътибар итә һәм шулар белән генә кызыксына. Шуңа күрә, теләсә нәрсә пиарлауда беренче чиратта эмоция уяту кирәк. Хәзерге татар китаплары хис уятмый. Беренче карау белән үк кирәкле ассоцияация тудырмый. Кызык өчен генә Литресның "Самиздат"ында иң популяр китаплар бүлегенә кереп карасагыз, ул эротика белән бәйле китаплар. Бу әлбәттә начар күренеш, мин моңа бик тискәре карыйм, әмма аларның тышлыгында үк рәсемнәр ниндидер хис уята, ул китапларның исемендә үк ниндидер хисле эчтәлек барлыгы күренә. Һәм кешеләр эмоция тудырганга күрә генә бу китаплар белән кызыксына. Мин эротика турында язарга кирәк дип әйтмим, эмоция уяту турында уйларга кирәк дип әйтәсем килә. Ягъни, китапның тышлыгына, исеменә карагач үк ул ниндидер фикер, кирәкле ассоциация тудырырга тиеш дип саныйм. Татар китапларын кереп карасагыз, аларның нәрсә турында икәнен аңлап булмый. Бу бик каты тәнкыйть булып ишетелер бәлки, әмма минем үз фикеремне җиткерәсем килә.

— Китап итеп бастырып чыгару нияте юкмы?

— Бар. Мин беренче чиратта китап итеп чыгару турында хыялланган идем. Татарстанга, Казанга килүче туристлар бу китапны төрле сувенир кибетләреннән сатып алып, туганнарына, дусларына истәлек итеп алып кайтуын теләгән идем.

Алга таба бу юнәлештә эшләргә планлаштырам. Кәгазь формат өчен бәлки күләмен дә арттырырмын. Бу китапны кулга алырга рәхәт, кичләрне мамык шәлгә төренеп укый торган итеп чыгарасым килә. Бүләккә бирерлек матур итеп тә.

БУ ТЕМАГА: "Татарстан китап нәшрияты мөстәкыйль булып калырга тиеш"

— Татарстан китап нәшрияты тирәсендәге хәлләр белән сез танышмы? Ул вазгыятькә ничек карыйсыз?

— Китап нәшрияте белән килеп туган вазгыять турында ишеткәнем бар. Мин аның мөстәкыйльлеген саклап калырга дип петициягә кул да куйдым.

Әлбәттә Татарстан китап нәшрияте мөстәкыйль булып калсын иде. Тик, анда ниндидер кертәсе, үсәсе юнәлешләр бик күп. Мин инде әйтеп киткән идем, миңа калса, бераз заманга, трендларга туры китереп эш итсәләр, яхшырак булыр иде. Бәлки шуның аркасында да аларны һаман тарткалыйлардыр, бәлки өстәрәк торган кешеләргә чыккан китапларның сыйфаты, шул ук пиар эше ошамыйдыр. Шуңа күрә, миңа калса, анда ниндидер үзгәрешләр кирәк. Әгәр дә чыннан да кешегә кирәкле, сатып алына торган шәп продукт чыгарсалар, популяр булган китаплар чыкса, бәлки Татарстан китап нәшриятенә берсе дә бәйләнмәс иде.

Әмма мин бөтенләй начар дип әйтмим, Татарстан китап нәшриятының бик яхшы продуктлары да бар – балалар өчен чыгара торган китаплары бик шәп. Алар бик популяр, бик кирәкле, чөнки бөтен кеше аларны эзли. Мин белгән күп кенә кешеләр хәтта татар теленнән ераклашкан гаиләләр "балаларны өйрәтәсебез килә, каян сатып алырга" дип сораша. Һәм шундый проблем бар – Татарстанның башка шәһәрләрендә ул китапларны нишләптер табып булмый. Казанда андый китаплар бик күп, мин аларны күрәм, алар бик яхшы сатыладыр дип уйлым. Балалар өчен алар шушы юнәлештә бик яхшы эшлиләр.