Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан китап нәшрияты мөстәкыйль булып калырга тиеш"


Татарстан китап нәшрияты бинасы

Татарстан китап нәшрияты "Татмедиа"га кушылырга мөмкин дигән хәбәр милли зыялылар арасында борчылу тудырды. Азатлык бу хәлнең сәбәпләрен ачыкларга тырышты, нәшрият хезмәткәрләре, язучылар фикерен белеште.

10 июнь көнне Татарстан китап нәшрияты "Татмедиа" ширкәтенә кушылырга мөмкин дигән хәбәр таралды. Интернетта моңа каршы петиция барлыкка килде. Өндәмә Татарстан китап нәшрияты исеменнән язылган. Аңа инде 500гә якын кеше кул куйган.

Азатлык Татарстан китап нәшрияты мөдире Илдар Сәгъдәтшин белән элемтәгә керде. Аның сүзләренә караганда, ул петицияне укымаган. "Кем язган, шуннан сорагыз. Сораулар булса, рәсми хат аша мөрәҗәгать итегез", диде ул.

Нәшрият коллективына әлегә рәсми рәвештә оешманың киләчәге турында аңлатылмаган. Азатлык белән сөйләшүчеләр барысы да бу вазгыять турында хәбәрдар дип белдерде. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех Азатлыкка: "Мин яңа гына ялдан чыктым һәм менә шундыйрак хәбәрләр. Әлегә рәсми карарлар юк, бу хакта аңлату булмады. Мондый сүзләр чыгып тора, канун нигезендә эшләнәдер, ГУПларны бетерү максаты куелды бит. Нәшрият күпне кичерде, хәерлесе булсын инде", диде.

Нәшрият мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов Азатлыкка: "Рәсми игълан ителмәсә дә бүгенге хәлләр (Татарстан китап нәшриятын "Татмедиа"га кушу нияте – ред.) турында бөтен коллектив белә. Мин дә, башкалар да борчыла. Бу нәшриятта күптән эшлим һәм аның нәтиҗәле эш алып барганын беләм. Китаплар да, дәреслекләр дә чыгуы дәвам итәргә тиеш", диде ул.

Татарстан китап нәшрияты чыгарган китаплар
Татарстан китап нәшрияты чыгарган китаплар

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире​ Айсылу Галиева сүзләренчә, йөргән сүзләрдән тыш "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевның Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошинга хаты бар. Ул җибәрелгәнме, юкмы – билгесез. Әлегә коллектив белән очрашу булмады, диде ул.

"Татмедиа"га кушылсак, юридик зат статусы югала

"Җыелыш булмады. Нәшриятның кабул итү бүлмәсендә ялгыш күреп алынган хат ул. Татмедиа агентлыгы җитәкчесе имзалаган хат күземә чалынды. Кешеләр нәрсәдер эшләргә кирәк дип борчыла башлады. "Татмедиа"га кушылсак, юридик зат статусы югала дигән фикерләр әйтелде.

Нәшрият үз гомерендә төрлесен кичерде, 2000нче елларда Баумандагы бинадан куып чыгарылды. Аннары берничә елдан "Мәгариф" нәшрияты белән кушылды. Әмма бу үзгәрешләр берсе дә Татарстан китап нәшриятының мөстәкыйльлеген бетермәде. Нәшрият Татарстанның мәдәният министрлыгына карый, милеге белән Татарстанның милек министрлыгы шөгыльләнә, дәүләт субсидиясе "Татмедиа" агентлыгы аша алына. Өч хуҗаның хезмәтчесе булып чыгабыз. Агентлыккамы, әллә акционерлар җәмгыяте җитәкчеләренә килгән фикерме бу – әйтә алмыйм. Әмма безне филиал итеп калдыру эше инде бара", дип сөйләде Галиева.

Азатлык "Татмедиа" генераль мөдире Шамил Садыйковка көн дәвамында шалтыратты, әмма аның телефоны сүнгән иде. Шул сәбәпле "Татмедиа"ның рәсми фикерен белеп булмады.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Татарстан китап нәшриятын "Татмедиа"га кушуга каршы петицияне Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла да имзалаган. Facebook-тагы битендә ул "Татар мәдәни учакларын максатчан рәвештә сүндерү түгелме бу?" дигән сорау куйган. Китап нәшриятын филиал итеп калдыруны ул "акча алуны бер кулга туплау" дип кабул итә. Песошинга язылган хат эчтәлеге белән ул таныш икән.

Нәшриятның даны бар, ул – Татарстанның йөзе

"Песошинга язылган хатта нәшриятны кушу очрагында шул кадәр экономия була дип бәян ителә икән, монда төп приоритет – акча мәсьәләсе. Тик бөтен эшне акчага гына калдырырга ярамый. Нәшриятның даны бар, ул – Татарстанның йөзе", ди депутат.

Зәйдулла сүзләренчә, бу – нәшриятны кушу түгел, юкка чыгару омтылышы. "Ил буйлап та, дөньяда да оешмалар киңәеп, тармакланып чыгалар. Ә бездә никтер һаман оптимизация, бер кулга туплау бара. Мондый хәл бернинди прогресска китерә алмый", дип саный ул.

Зәйдулла сүзләренчә, моңа кадәр бәйсез булган басмаларны "Татмедиа" түбәсе астына туплау үз нәтиҗәсен инде күрсәтте: тиражлар нык кимеде, эчтәлек тә үзгәрде. Басма җитәкчеләре һәм журналистлар кызыклы темаларны эзләү, язу урынына күбрәк хисап язу белән шөгыльләнә. Вертикаль бар икән, кемдер үз эшен акларга тырыша, хезмәткәрләргә кирәкмәгән эш йөкли, дип сөйләде Азатлыкка Ркаил Зәйдулла.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

Татар язучысы Рабит Батулла, хәзер иҗтимагый тормыштагы хәлләрне актив күзәтмим, диде. Әмма әлеге вазгыятькә бәя биреп, берләштерү яхшыга китерми дигән фикерен әйтте.

"Татмедиа"га килгән җитәкчеләр татар мәнфәгатьләре турында әз уйлый

"Татмедиа"га килгәндә, кешеләр фикерен әйтә алам: бу оешмага килгән җитәкчеләр татар мәнфәгатьләре турында әз уйлый. Шактый кеше аны оештыру белән риза булмады. Хәзерге җитәкчеләрне кем икәнен дә белмим. Элек баш мөхәррирләр безгә килә, аралаша идек, ләкин хәзер кем икәннәрен дә белмибез, берсе дә дәшми.

Эреләндерү, бер түбә астына кушу тенденциясе – яхшыга түгел. Элек совхозларны эреләндерү зур хата булган иде. Берзаман авылларны да конгломератларга берләштерү булып алган иде, бу беркайчан да яхшы нәтиҗәгә китермәде. Оптимизация көчле булу дигәнне аңлатмый. Авылларны берләштерделәр, алар үз асылларын югалтты. Бу очракта да шундый ук хәл булырга мөмкин", диде ул.

Мәдинә Маликова
Мәдинә Маликова

Язучы Мәдинә Маликова сүзләренчә, Татарстан китап нәшриятын "Татмедиа"га кушу тискәре нәтиҗәгә китерә ала. Татарстан китап нәшрияты мөстәкыйль оешма буларак сакланып калырга тиеш дип саный ул.

"Әгәр без үзебезнең нәшриятыбызны көчсезләндерәбез икән, кемгәдер буйсындырабыз икән, бу безнең зур югалтуыбыз булачак. Моны булдырмас өчен барлык көчне куярга кирәк", ди ул.

Нәшриятыбызны кемгәдер буйсындырабыз икән, бу безнең зур югалтуыбыз булачак

Маликова фикеренчә, хәзерге вазгыять Тарих институты хәленә охшаш. "Ничек инде Тарих институтын кемгәдер буйсындырырга яки ябарга мөмкин? Бу бик зур югалту булыр иде. Татар халкы тарихсыз кала дигән сүз бит бу, тарихсыз халык нинди халык була инде ул? Аны әлегә саклап калдык, нәшрият белән янә шундый вазгыять тудыру кемгә кирәк иде?" ди ул.

Китап нәшриятын да башка оешмаларга буйсындыру, вакландыру – мөмкин эш түгел, ди язучы. "Мин Татарстан китап нәшрияты белән инде озак еллар эшлим, төгәл әйтә алам: алар үз эшләрендә зур һөнәри осталыкка ия, зур професионаллар. Дөнья күләмендә китапларны ничек матур итеп чыгаралар, безнең нәшрият та басмаларны шул дәрәҗәдә чыгара. Башка нәшриятларда да китап чыгарып караганым булды, барыбер сыйфаты, дәрәҗәсе башка", дип сөйләде Мәдинә Маликова.

Татарстан китап нәшрияты ел саен 1500 исемдә төрле китаплар бастыра
Татарстан китап нәшрияты ел саен 1500 исемдә төрле китаплар бастыра

Узган ел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен билгеләде. Тантанада катнашкан "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бер гасыр эчендә Татарстан китап нәшрияты 20 меңнән артык исемдә барлыгы 243 млн данә тираж белән китап бастырып чыгарган, дип чыгыш ясады. Зур тарихлы нәшрият үзенең язмышын филиал буларак тәмамларга мөмкин.

Озак еллар дәвамында Татарстан китап нәшрияты мөдире булып эшләгән Дамир Шакиров Азатлыкка "Бу хәлләр турында ишетмәдем. Комментар, бәя бирә алмыйм", дип әйтте.

Оешма үз-үзенә хуҗа булганда хәерлерәк

"Мәгариф-Вакыт" хосусый нәшрияты мөдире Даимә Вәлиева филиал булып калдыру эшне тоткарлаячак дип белдерде. "Оешма үз-үзенә хуҗа булганда хәерлерәк, зур оешмада иртән документ языла, аңа төрле инстанцияләрне узып кул куйдырганчы вакыт уза. Бюрократия, кәгазь боткасы, тегесен-монсын раслатуга күп көч китәчәк. Ә үзең хуҗа булганда барысы да оператив хәл ителә. Монополия булмасын иде ул, нәшриятның үз тарихы бар. Төрлелек, көндәшлек булу күңеллерәк", диде ул.

"Юлбасма" хосусый нәшрияте җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова Татарстан китап нәшрияты "Татмедиа"га нинди максат белән кушылганы әлегә аңлашылмый дип сөйләде. "Татарстан китап нәшрияты Татарстанда иң эре нәшриятларның берсе, ул мөһим эш башкара. Әлегә мин кушылуның максатын аңламыйм. "Татмедиа"ның фикерен дә ишетәсе иде. Ни теләгәннәрен белмим, бәлки, яхшы нияттәндер. Статус югалып, татар китаплары саны кимерме – әйтә алмыйм. Барыбыз өчен дә эшләр өчен мәйдан шулкадәр киң. Темалар күп, татар китаплары гына аз", диде ул.

"Акчарлак" нәшрият йорты мөдире Рузилә Сафина Татарстан китап нәшрияты уңышлы, нәтиҗәле эшли, аны ниндидер башка оешма белән кушу, кемнеңдер канаты астына кертү начар күренеш булачак дип фикерен җиткерде. "Һәр оешманың үз казнасы булып эшләгәндә хәерле. Кушу, юридик статусны югалту начар дип бәялим. Нәтиҗәле эшли бит нәшрият, матур китаплар чыгаралар", диде ул.

Татарстан китап нәшрияты

Татарстан китап нәшриятын оештыру тарихы 1919 елда башлана. Башта ул РСФСР Госиздатының бүлеге була, 1921 елда Татгосиздат исеме белән аерым оешма буларак эшли башлый. Аңа баштагы елларда Чуаш, Мари авномияләре, Пермь өлкәсе нәшриятлары буйсынган. 1958 елда аңа Татар китап нәшрияты дигән исем бирелә. 1925-35 елларда ул Казанның Кремль урамындагы Пассаж бинасының беренче катында, 1935-2008 елларда Бауман урамындагы Матбугат йортында урнаша. Әлеге вакытта Декабристлар урамы, 2 адресындагы "Татмедиа" бинасында урнашкан.

Татарстан китап нәшрияты ел саен ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап бастыра. Нәшриятның Казанда ике китап кибете бар, анда 1500 исемдә нәфис, балалар өчен әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр тәкъдим ителгән. Нәшриятта татар, рус, инглиз һәм Русиядәге башка асаба халыкларның телләрендә китаплар нәшер ителә. Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен интернет аша да тәкъдим итә.

Берничә ел элек нәшрият 150 татар классик әсәрләрен аудио буларак яздырды. Аудиокитапларны ​нәшрият сайтына кереп бушлай тыңлап була.

Нәшриятта 72 кеше эшли.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG