Мөфти Камил Сәмигуллин: эшләнгән һәм эшләнмәгән гамәлләр

Камил Сәмигуллин

12 апрель Татарстан Диния нәзарәте корылтаенда рәис булып хәзерге мөфти Камил Сәмигуллин сайланды. Бердәнбер намзәт буларак ул бертавыштан сайланды. Азатлык аның рәислеге вакытында эшләнгән һәм эшләнмәгән гамәлләрне барлады.

Дүшәмбе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда мөфти булып янә Камил Сәмигуллин сайланды. Соңгы вакытта аңа карата тәнкыйть артты. Иң шау-шу тудырганы Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган мөрәҗәгатенә бәйле булды. Социаль челтәрләрдә дә моңа бәйле бәхәс бара. Мисал өчен, Рәсим Хәбибуллин моны фетнә дип атаучылар белән килешми һәм бу хакта Facebook битендә дә язды:

Ленар Мифтахныкы исемле кулланучы Равил Гайнетдин Татарстан эшенә кысылмаска тиеш дигән фикердә.

Моннан сигез ел элек 28 яшендә беренче тапкыр рәис булып сайланган Сәмигуллин төп максат итеп бердәмлекне ныгыту булачагын әйткән иде. Сайланганда мыштым кына күренсә дә, баштарак чорларда ул шактый кыю эшләде. Хәтта мөселманнарның хокук бозылуын тикшерүне сорап Татарстан прокурорына мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак хакимият аны үз максатларында куллана башлады. Русия тарафыннан басып алынган Кырымга да сәфәр кылды. Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиулла элегрәк Азатлыкка дини һәм милли идея өчен бәйсез рәвештә эшләүче диния нәзарәтен хакимият үз кулына төшерүен әйтте. Мөфтиятнең аппарат җитәкчесе итеп хәрби кеше билгеләнүе дә күпне сөйли.

Сәмигуллин рәис булып сайлангач нәрсәләр эшләнде, нәрсәләр игътибар читеннән калды? Нинди казанышлар һәм кимчелекләр бар? Азатлык шул хакта фикерләр туплады.

Сәясәт белгече Руслан Айсин сүзләренчә, мөфти татарлык белән бәйле эшләргә шактый игътибар бирде. Шул ук вакытта ул кайбер эшләрне аңа эшләве җиңел түгел дигән фикердә.

Руслан Айсин

"Мәскәүнең төрле ягыннан басым бара һәм шуңа татарга булган барлык милли институтларны тупларга, көчәйтергә кирәк. Нәзарәт тә шул институтларның бер өлеше булып тора. Без барыбыз да аларга ярдәм итәргә һәм эшчәнлегендә катнашырга тиешбез. Аларның һәрберсе кыйммәтле, чөнки республиканы бетерүгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Шул вакытта милләтебез бу институтларга баганаларга кебек таянырга тиеш булачак.

Православларга дәүләт тулаем ярдәм күрсәтә. Мөселманнарга авыррак, чөнки каршы чыгучылар бик күп. Аннары мәдрәсә-мәктәп темасы катлаулы. Мозаффария мәдрәсәсе тирәсендә вазгыять җиңел түгел, юридик проблемнар бар. Урыс православ чиркәвендә бу ресурсларның барысы да бар. Алар дәүләтнең бер канаты. Шуңа бар мөмкинлекләр дә бирелә. Бәлки безгә үзебезнең хокукларыбызны яклау өчен эшләргә һәм каты торырга кирәктер", ди ул.

Айсин мөфти тарафыннан эшләнгән һәм эшләнмәгән эшләрне түбәндәгеләргә бүлә.

Эшләнде:

  1. 2020 елны Татар теле елы дип игълан итте.
  2. Татарның үзбилгеләнүен саклау өлкәсендә гамәлләр кылды, төрле проектлар булдырылды.
  3. Русиянең кайбер төбәкләрендә кебек Татарстанда хиҗапны тыю юк. Бу мөфти казанышы.

Эшләнмәде:

  1. Коръәннең татарча тәфсирендә ислам тәгълиматына каршы килүче кайбер хаталар булуы.
  2. Татар-мөселман мәктәбе ачылмады, әмма аны Мәскәү рөхсәтеннән башка эшләү мөмкин түгел. Мәгариф өлкәсе ул федераль үзәк карамагында.
  3. Әлмәт мөхтәсибе белән булган шау-шу.
  4. Җәмигъ мәчете төзелмәү, әмма ул нәзарәттән тормый. Татарстан президенты аны төзергә җир табарга диде. Ул табылмаган, табылган очракта да төрле юридик кәгазь эше бар. Мөфтият иҗтимагый оешма, аның бернинди административ ресурсы юк.

Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, бүгенге көндә мөфти Камил Сәмигуллин бар тарафны да канәгатьләндерә.

Искәндәр Сираҗи

"Эшләмәгән эшләрен дә ул үзе генә эшли алмый. Дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Шул ук мәктәпләр ачуга килгәндә, аның татар-мөселман кызлар мәктәбе һәм татар-мөселман малайлар мәктәбе ачу планы бар. Шуңа тагын дүрт елга сайланыр һәм эшләмәгән эшләрен эшләп бетерергә һәм милләткә хезмәт итәргә мөмкинлеге булыр дип уйлыйм.

Эшләнде:

  1. Мәчетләрдә вәгазьләрне татарчалаштырды. Үзбәкстан яки Казакъстанда татарлар килде дип вәгазьне башка телгә күчеп сөйләрләр идеме, юк.
  2. Мәчетләрдә татар телен өйрәнү курсларын оештырды. Мөфти татарлыкны кайтарды.

Эшләнмәде:

  1. Камил хәзрәт Илдус Фәиз мөфти булган вакытта гаепләнеп, ваһһабчы ярлыклары тагылып куылган имамнарны әле барысын да кире кайтармады.
  2. Бутап ятучы мөхтәсибләрне эшеннән алу кирәк.

Ислам белгече Ринат Мөхәммәтов Сәмигуллин әлеге вазифага килгәндә аның минимум һәм максимум програмнары бар иде дигән фикердә. Ул минимум програмы үтәлде дип саный.

Ринат Мөхәммәтов

"Сәмигуллин килгәндә вазгыять катлаулы булды, ул мөфти Илдус Фәиз урынына килде. Фәизгә һөҗүм булды, аның урынбасары Вәлиулла Якъгуб үтерелде. Террорчылык, экстремизм белән бәйле сәер хәлләр күзәтелде. Республика тирәсендә сәяси яктан болытлар куера барды. Сәмигуллин шул вакытта килде һәм үзенә йөкләнгән минимум програмын үтәде.

Эшләнде:

  1. Нәзарәтнең эшчәнлеген яңа төрле эшләтеп җибәрде.
  2. Халык вә дәүләт җитәкчеләре, башка республика мөселман оешмалары белән элемтәне җайлады.
  3. Таркаулык кимеде.

Эшләнмәде:

  1. Мөселман мәгарифен, мөселман инфраструктурасын үстерү.
  2. Диния нәзарәте милләтне берләштерүче рухи үзәк була алмады.
  3. Фәиз читләшкән Русия мөселманнары Диния нәзарәте белән элемтәне арттыру булмады.

Русия ислам институты доценты Наил Гарипов мөфти шактый креатив булды һәм республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан президенты белән тыгыз элемтәләр булдырды дип саный.

Наил Гарипов

Эшләнде:

  1. Татар һәм урыс телләрендә тәфсир басылды. Тәнкыйть булуга карамастан ул плюс.
  2. Болгар ислам академиясе булдырылды.
  3. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасын яңартты.
  4. Җомга вәгазьләрен татарча алып баруга иреште
  5. Барлык диярлек дини фәннәрдән хезмәтләр басылды.
  6. Татар телендә онлайн мәдрәсә оештырылды.
  7. Татарстан хәләл комитеты иң таләпчәннәрдән берсе. Халык һәм эшмәкәрләр белән системалы эш алып бара.
  8. Татарстан Зәкәт фонды файдалы - пандемия вакытында аеруча сизелде.
  9. Мөхәммәдия мәдрәсәсе төзекләндерелә.
  10. Мөселман эшмәкәрләре активлыгы артты.

Эшләнмәде:

  1. Диния нәзарәте хакимияткә нык бәйле. Петр I православ синодын хәтерләтә.
  2. Дөньяви фәнни җәмәгатьчелек белән элемтә юк. Аларның фикерләренә битрараф.
  3. Голамә шурасы бик көчле түгел. Мисал өчен, намаз вакытлары турында чыгарылган фәтвада дәлилләр аз.
  4. 4. Халык арасында тәрбия эше алып барылмый.

Фәридә Габидуллина

Татарстанда Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә гаепләнеп төрмәләргә утыртылган мөселманнарның әниләре мөфтидән бернинди ярдәм булмавын әйтә. Бу көннәрдә берничә ана мөфти белән очрашуга өметләнеп Диния идарәсенә хат та керткән.

"Татарстан мөфтияте улларыбыз хәле белән таныш. СИЗОларга килгәч елмайган булалар, күрешергә кул бирмәкче булалар. Безнең улларыбыз алар белән күрешми. Бу бит йкейөзлелек. Хакимияткә буйсыналар инде.

Хокук яклаучы Лев Пономарев һәм башка безнең белән элемтә тотучылар мөфтиятнең булышмавына шакката. Күзгә бәреп әйтәләр. Бик оят була. Аяныч хәлләр", диде 19 елга хөкем ителгән мөселманның әнисе Фәридә Гибадуллина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!