Кытай Украина белән инвестиция килешүен имзалаган. The Times хәбәр иткәнчә, бу Кытайның Украинаны уйгыр хокуклары турында резолюциядән имзасын алырга мәҗбүр итүдән соң нибары берничә атна узуга булган.
Кытай сәүдә министрлыгы килешүе Украинада машина юллары, тимер юллары һәм күперләр төзелешен үз эченә ала.
"Бу Украина узган айда Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә кеше хокуклары хәлен өйрәнү турында документтан имзасын алудан соң булган", дип яза The Times.
Хокук яклау оешмалары хәбәр иткәнчә, Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә миллионнан артык уйгыр кешесе төрмәләргә утыртылган, аларга каршы көч куллану, көчләү һәм хезмәткә мәҗбүр итү кебек җинаятьләр кылына.
Моңарчы Канаданың БМОдагы вәкиле Лесли Нортон Женевада Кытайда кеше хокуклары турында документны тәкъдим иткән иде. Документ кичекмәстән төбәккә бәйсез күзәтүчеләрне кертергә таләп итә. Аны 40тан артык ил, шул исәптән Украина да хуплаган. Тик 24 июнь көнне Украина үз имзасын кире алган. Моңа сәбәп булып Кытайның Украинага моңарчы килешенгән 500 мең вакцина китермәячәк дип янавы булган.
БУ ТЕМАГА: Медиа: Кытай Украинаны уйгыр хокуклары турында резолюциядән имзасын алырга мәҗбүр иткәнМоңарчы Украина Кытайның Sinovac Biotech ширкәте белән 1,9 млн данә CoronaVac вакцинасын сатып алу турында килешкән. Сәламәтлек саклау министры Максим Степанов сүзләренчә, май башына Киев 1,2 млн данә вакцина алган.
Инде берничә ел Кытайда "тәрбия лагерьләре" эшли, алар аша җирле уйгырлар, башка мөселман халыклар, шул исәптән татарлар да уза. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атый. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.
Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте. Канада парламенты да Кытайның уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип бәяләде һәм 2022 ел Олимпия уеннарын Пекиннан күчерергә чакырды.
Моннан тыш күптән түгел Кытай хакимиятенең кулга алынган уйгырларда кеше кәефен ерактан билгели алучы технология сынавы да билгеле булды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!