Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кытай Украинаны уйгыр хокуклары турында резолюциядән имзасын алырга мәҗбүр иткән


Индонезиядә Кытай мөселманнарын яклау чарасы

Кытай Украинага моңарчы килешенгән 500 мең вакцина китермәячәк дип янаган.

Украина Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә кеше хокуклары хәлен өйрәнү турында документны хуплагач, Кытай Украинага вакциналар китертүне туктату белән янаган. Шуннан соң Украина бу документтан имзасын алган. Моның турында дипломатик чыганакларга сылтанып Associated Press яза.

22 июнь көнне Канаданың БМОдагы вәкиле Лесли Нортон Женевада Кеше хокуклары шурасында әлеге документны тәкъдим иткән. Белдерүдә Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгыр-мөселманнарның һәм башка этник һәм дини азчылыкларның хокуклары кысылуы турында ышанычлы хисаплар булуы әйтелә. Документ кичекмәстән төбәккә бәйсез күзәтүчеләрне кертергә таләп итә.

Документны 40тан артык ил, шул исәптән Украина да хуплаган. Тик 24 июнь көнне Украина үз имзасын кире алган. Моңа сәбәп булып Кытайның Украинага моңарчы килешенгән 500 мең вакцина китермәячәк дип янавы булган, дип яза AP.

Моңарчы Украина Кытайның Sinovac Biotech ширкәте белән 1,9 млн данә CoronaVac вакцинасын сатып алу турында килешкән. Сәламәтлек саклау министры Максим Степанов сүзләренчә, май башына Киев 1,2 млн данә вакцина алган.

Украинада коронавируска каршы вакцинация 24 февральдә башланган. Sinovac ширкәтеннән тыш, ил АКШның Pfizer һәм Novavax, британ-швед AstraZeneca ширкәтләре белән дә килешүләр төзегән.

Дипломатлар сүзләренчә, Украина документка имзасын әлегә кайтара ала. Кеше хокуклары шурасының гамәлдәге сессиясе 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң резолюцияләргә имзаларны тагын 2 атна дәвамында өстәп була.

Инде берничә ел Кытайда "тәрбия лагерьләре" эшли, алар аша җирле уйгырлар, башка мөселман халыклар, шул исәптән татарлар да уза. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атый. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте. Канада парламенты да Кытайның уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип бәяләде һәм 2022 ел Олимпия уеннарын Пекиннан күчерергә чакырды.

Моннан тыш күптән түгел Кытай хакимиятенең кулга алынган уйгырларда кеше кәефен ерактан билгели алучы технология сынавы да билгеле булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG