Яшел миля (Зелёная миля) — Стивен Кинг

Фрагмент из фильма "Зелёная миля" 1999 года производства Warner Bros. и Universal Pictures

Читаем и слушаем мировые бестселлеры на татарском! Сегодня у нас – роман Стивена Кинга "Зелёная миля", трогательная и нелёгкая история о добром человеке, которого несправедливо осудили на смертную казнь. Текст даём в сокращении, с переводом ключевых фраз, тестом и аудио.

Your browser doesn’t support HTML5

Яшел миля (Стивен Кинг)

Бу хәл 1931 нче елда булды. Бу ел Джон Коффи исеме белән истә калды. Джон Коффи игезәк кызларны көчләгән һәм үтергән өчен төрмәнең "Г" блогында утыра иде.

Көннәрнең берсендә Деттериклар гаиләсенең ике игезәк кызы югала. Кызларны берничә чакрым ераклыкта су буенда табалар. Алар янында Джон Коффи да була. Дөресрәге, кызлар аның кулларында яталар. Джон канга баткан шәрә кызларны кочаклап улый. Гадәттә газеталарда: "Үтерүче кызгану хисе кичерми", – дип язалар. Бу очрак башка иде. Джон Коффи гамәленә үкенә иде.

Аннан нәрсә булганын сөйләргә кушалар. Джон тагын елап: "Мин берни дә эшли алмадым. Барысын да кирегә бормакчы идем, булмады", – дип әйтә. Соңыннан шул ук сүзләрне ул төрмәдә миңа да кабатлаячак.

Джон бик зур гәүдәле кеше иде: буе – ике метр өч сантиметр, авырлыгы – йөз егерме җиде килограмм. Аңа складтагы иң зур робаны бирделәр. Әмма аның чалбар балаклары да тездән әз генә түбән иде, җиңнәре дә терсәккә кадәр иде. Яңа тоткынның карашы гел югалган кешенеке сыман иде. Әйтерсең, ул үзенең кайда икәнен һич аңламый. Төрмәнең иң явыз караучысы Перси Джонга "аңгыра" дигән кушамат такты. Джон гыйлемсез кешегә охшамаган иде, әмма аны акыллы дип тә әйтеп булмый.

— Исемең Джон Коффи, шулаймы? – дип сорадым мин аннан.

— Әйе, сэр, эчемлек сыман, әмма башкача языла.

— Син укый, яза беләсеңме?

— Үз исемемне генә, босс.

Джон белән беренче аралашуым шундый булды. Мин аның белән мәшәкать чыкмаячагын аңладым. Мин хаклы да, хаксыз да идем.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
игезәк кызларны көчләгән һәм үтергән өчен – за изнасилование и убийство двух близняшек
берничә чакрым ераклыкта – на расстоянии нескольких километров
дөресрәге – точнее, вернее
шәрә канга баткан – голые, все в крови
кочаклап улый – обнял и выл
Үтерүче кызгану хисе кичерми – Убийца не испытывает чувство вины
гамәленә үкенә – жалеет о поступке
кирегә бормакчы идем – хотел вернуть назад
чалбар балаклары – штанины брюк
җиңнәре дә терсәккә кадәр иде – и рукава были до локтей
эчемлек сыман, әмма башкача языла – как напиток, только пишется по-другому
мәшәкать чыкмаячагын – что не будет проблем

***

Мине инде күп еллар дәвамында инфекцияле авырту борчый иде. Бәдрәфкә һәр баруым акылдан язарлык авыртулы иде. Әйтерсең, эчемнән меңләгән пыяла кыйпылчыклары чыга иде. Төннең берсендә газаплы тиремне сөрттем дә, Джон Коффиның читлеге янына килдем. Минем аның белән сөйләшергә дә көчем юк иде. Ә ул мине үз читлегенә чакырды. "Сезгә минем янга керергә кирәк", – диде ул берничә тапкыр. Бу акылга сыймаслык хәл. Мин – төрмә сакчысы –​ җинаятьченең читлегенә керергә түгел, аның белән артыгын сөйләшергә дә тиеш түгелмен. Әмма мин, гипноз тәэсирендә сыман, ишекне ачтым һәм үземнән ике тапкырга зуррак кеше үтерүче янына кердем. Ул ниндидер көч ярдәмендә мине үзенә җәлеп итте.

— Нәрсә кирәк сиңа, Джон Коффи? – дип сорадым.

— Ярдәм итәргә генә, – диде ул һәм кулын минем касыкка куйды.

Шулчак мине ток суккан сыман булды. Дөнья төсен югалтты, идәнне сизмәдем. Аннан бар да бетте. Касыкның януы да, авыртуы да басылды.

Коффи иелде, йөзе сытылды, муены шеште. Күзләре атылып чыгар сыман булды. Ул тавык сөяге белән тыгылган кешегә охшаган иде.

Ул косарга теләгән кебек тавыш чыгарды, ат ыржайган сыман авызын ачты. Авызыннан вак кара бөҗәкләр очып чыктылар. Алар аның тезләре арасында очты, ак төскә керде һәм очып китте.

Аннан соң нәрсә булганы исемдә түгел. Салкын диварга терәлеп, Аллаһ исемен кабатлаганымны гына хәтерлим.

— Нәрсә эшләдең син? – дип сорадым мин Джон Коффидан.

— Ярдәм иттем. Мин бит ярдәм иттем, шулаймы?

— Әйе, шулайдыр. Әмма ничек эшләдең син моны?

Ул башын боргалады. Бу хәрәкәт аның ничек ярдәм иткәнен үзе дә белмәгәнен аңлата иде.

"Мин бит ярдәм иттем, шулаймы?"

Бу сүзләр бертуктаусыз башымда иде. Гел Джон Коффиның ничек ярдәм итүе турында уйладым. Җавабым бер генә иде: МОГҖИЗА.

Әлбәттә, ярдәм итүче ул түгел иде. Ходай булышты. Ә моның өчен ул Джон Коффины кулланды.

Ходай миннән ни теләгән соң? Балаларны үтергән кешенең кулларына дәвалау көче биргән Аллаһ миннән ни теләгән?

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Бәдрәфкә һәр баруым акылдан язарлык авыртулы иде. – Каждый поход в туалет был до безумия болезненным.
эчемнән меңләгән пыяла кыйпылчыклары чыга иде – из меня выходили тысячи мелких стеклянных частиц
газаплы тир – мученический пот
акылга сыймаслык хәл – неукладывающаяся в голове ситуация
җинаятьченең читлеге – камера преступника
үзенә җәлеп итте – привлёк/притянул к себе
касыкка куйды – положил на паховую область
йөзе сытылды, муены шеште – лицо нахмурилось, шея пухла
тавык сөяге белән тыгылган – подавившийся куриной косточкой
ат ыржайган сыман – будто ржущая лошадь
вак кара бөҗәкләр – мелки чёрные насекомые
могҗиза – чудо

***

Джон Коффиның илаһи сәләте турында тиздән башкалар да белде. Дөресен әйтим, тылсымлы дәвалануымны яшерә алмадым. Төрмә җитәкчесе Хэл Мурсның хатыны Мелли Мурс үлем якасында ята иде. Аның хакына мин җинаятькә барырга булдым. Балаларны көчләп үтерүче һәм үлем җәзасына тартылган кешене төрмәдән чыгару – бу акылсызлык. Әмма җитәкче хатынының газапларын җиңеләйтер өчен, мин моны эшләргә булдым. Дөньяда миһербанлык барлыгына ышанам мин. Ул Аллаһтан бирелә. Һәм ул Коффига бирелгән иде. Күңелемдә аның гаепсезлегенә ышандым һәм ышанам. Әгәр ул Мурс хатынына ярдәм итсә, моны дәлилләр идем сыман сиздем. Шулай, хезмәттәшләр Брут һәм Һарри белән Коффины бер төнгә төрмәдән чыгардык.

Ике метрдан биек алпатны сиздермичә алып чыгу җиңел түгел иде, әлбәттә. Тоткарланганнарны йоклаттык, башка камераларга күчердек. Коффины төрмәдән Мурсның өенә алып килдек. Мурс безне мылтык тотып каршы алды. Ул төрмәдән җинаятьче качкан дип уйлаган. Джонны бу куркытмады. Ул Мурсның каршысына атлады да:

— Мин ярдәм итәргә телим, – диде һәм бүлмәгә керде.

Мелли Мурс каты авырый иде. Үз-үзен карый алмый, акылы зәгыйфьләнгән. Ул үзен әллә юләрләр йортында ятучы, әллә аңсыз бала сыман тота иде. Коффи аның кычкырган ямьсез сүзләренә, йорттагы искә игътибар итмәде. Ул хатын янына барды һәм йөзен аныкына якын куйды да, үпкәләреннән һаваны үзенә алды. Шул мәлдә идән һәм йорт селкенделәр. Мин уйлап чыгармадым, моны барысы да сизде.

Мин Меллиның йөзен күрдем. Аның авызы турайган, күзе урынына утырган, үзе тыныч иде.

Коффи торды да идәнгә ауды. Ул туберкулёзның соңгы стадиясендә сыман йөткерә иде. Хәзер авызыннан бөҗәкләр чыгар, дип көттек без. Әмма алар чыкмады. Коффи һаман да йөткерә, авыртудан күзләре яшьле иде. Юл буе аның хәле авыр булды. Нигәдер Мелли Мурстан чыгарган авыру бу юлы аны калдырмады.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
илаһи сәләте – божественная способность
тылсымлы дәвалануымны яшерә алмадым – не смог скрыть волшебное исцеление
үлем якасында ята(фразеолог.) лежит в объятиях смерти
газапларын җиңеләйтер өчен – чтобы облегчить страдания
миһербанлык – милосердие
гаепсезлегенә ышандым – поверил в невиновность
алпатны сиздермичә алып чыгу җиңел түгел иде – невозможно было вывести гиганта незамченным
мылтык тотып каршы алды –встретил с ружьём
акылы зәгыйфләнгән – умалишённая
юләрләр йортында ятучы – лежащая в доме умалишённых
үпкәләреннән һаваны үзенә алды – вобрал воздух из её лёгких в себя

***

Үлем җәзасына тартылганнар соңгы адымнарын "соңгы миля" аша узалар. Шулай дип электр урындыгына илткән коридорны атыйлар. Безнең төрмәдә аның диварлары яшел төстә иде. Шуңа без бу юлны "яшел миля" дип атый идек.

Көннәрнең берсендә әлеге урындыкка утырырга Джон Коффиның да чираты җитте.

— Джон Коффи, сез электр урындыгында үлем җәзасына тартылдыгыз. Ни дә булса әйтергә телисезме? – дип башлады хаким.

Джон дүрт кенә сүз әйтте:

—​ Мондый булуым өчен оят.

— Шулай булырга тиеш тә! – дип кычкырды үлгән кызларның әнисе. – Шулай булырга тиеш тә! Аллаһ каһәрләсен сине!

Джон миңа карады. Ул карашта киеренкелек тә, оҗмахка өметләнү хисе дә юк иде. Бары тик курку, кимсетелү, аңлашылмаучынлык кына бар иде ул күзләрдә.

Брут урындык артындагы элмәктән битлекне алды. Ул җинаятьченең күзләрен каплар өчен кулланыла. Джон тагын миңа карады.

— Зинһар, босс, кидермәгез миңа моны, – диде ул ялварулы тавыш белән. – Караңгыда калдырмагыз мине. Мин караңгылыктан куркам.

Брут миңа борылды. Аңлашыла иде: мин нәрсә әйтәм, шулай булачак. Битлек үлем шаһитләренә куркыныч күренешне күрсәтмәс өчен кидерелә иде. Минемчә, аларны жәлләргә кирәкми. Өстәвенә, Джонны караңгылыкта үтерерлек, ул берни дә эшләмәгән. Мин моңа ышанам. Мин моны беләм.

Брут битлекне кире элде. Джонның башына юеш губка куйды. Шлем кигерде. Аннан Джонны каешлар ярдәмендә урындыкка бәйләде. Токны җибәрергә мин кушарга тиеш идем. Моны эшләргә көчем юк иде. Әмма Джонның курыккан, елаган күзләрен күрдем. Аны бу газаптан тизрәк коткарырга кирәк иде.

— Икенчегә кабыз, – дидем мин, тавышымны үзем танымыйча.

Шлем калтырый башлады. Джонның бар гәүдәсе калтырады. Ул әле аңында иде. Безнең карашлар очрашты. Үлем алдыннан иң соңгы булып күргән кешесе – мин идем. Аннары ул уңга авышты, шлем кыегайды, аның астыннан төтен чыга иде. Барысы да тиз бетте. Авыртусыз булмагандыр. Гәрчә электр урындыгында җәзалаучылар моның киресен әйтсә дә. Ә Джонның битләре юеш иде, су һәм ... яшьләрдән.

Джон Коффиның соңгы яшьләреннән.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
үлем җәзасына тартылганнар – приговорённые к смертной казни
электр урындыгына илткән коридор – коридор, ведущий к электрическому стулу
чираты җитте – подошла очередь
Мондый булуым өчен оят. –​ Для меня стыдно быть таким.
Аллаһ каһәрләсен сине! – Пусть Бог покарает тебя!
киеренкелек – противоречие
оҗмахка өметләнү хисе – чувство надежды на рай
кимсетелү, аңлашылмаучынлык – униженность, непонимание
элмәктән битлекне алды – снял маску с вешалки
күзләрен каплар өчен кулланыла – используется для закрывания глаз
ялварулы тавыш – умоляющий голос
Караңгыда калдырмагыз – Не оставляйте в темноте
үлем шаһитләренә куркыныч күренешне күрсәтмәс өчен – чтобы свидетелям смерти не показывать страшную картину.

***

Ну и как вам произведение? Вам также могут понравится следующие тексты от нашего проекта:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!