Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сырлы пижама кигән малай" (Мальчик в полосатой пижаме) – Джон Бойн


Читаем роман Джона Бойна "Мальчик в полосатой пижаме" на татарском. Это трагичная история о дружбе двух мальчиков, оказавшихся по разные стороны забора концлагеря. Мы перевели и сократили роман специально для наших читателей. Прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике.

Сырлы пижама кигән малай
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:31 0:00
йөкләү

Фюрерга багышланган тантаналы кичке аш

Бруно Берлинда өч катлы йортта әти-әнисе һәм апасы Гретель белән яши иде. Бруноның әтисе – фашист офицеры.

Бруно әтисенең нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңламый, фюрер аны хөрмәт итүен генә белә иде.

– Эше бик мөһим. Андый эшне башкарырга махсус кеше кирәк. Аңлыйсыңдыр дип өметләнәм, – диде аңа әнисе.

Бер көнне Бруно гаиләсе фюрерга багышланган кичке аш үткәрде. Малайны фюрер белән таныштырдылар. Аңа ул тәртипсез һәм ​җирәнгеч булып тоелды. Шул көннән бирле малайның тормышы үзгәрде. Аның әтисен комендант итеп билгеләделәр. Гаиләгә Берлиннан китәргә туры килде. Әтисенә ниндидер җитди эш тәкъдим иткәннәр.

Бруно туган йортын, дусларын, әби-бабасын калдырырга теләмәде. Монда күрше малайлары белән уйный, мәктәптә укый иде ул.

Яңа йорт һәм сырлы пижама кигән кешеләр

Яңа йортка әнисе хезмәтчеләрне – дворецкий һәм җыештыручы Марияне алды.

Гаиләнең яңа йорты ачыклыкта урнашкан караңгы, ике катлы йорт иде. Анда урамнар, мәктәп һәм балалар юк иде. Брунога бу бер дә ошамады.

Яңа йортта беркайчан да көлү яңгырамаган сыман. Монда шатланырлык, көләрлек сәбәп булмаган кебек.

Йортның бер ягында ишегалдында машиналар һәм хәрбиләр күп иде. Икенче ягында зур каралган бакча бар иде. Аның артында озын рәшәткә, ул энәле чыбыкка уралган. Рәшәткә артында озын тәбәнәк йортлар һәм югары торбалы берничә бина урнашкан. Йортларда сырлы пижама һәм башлыклар кигән сәер кешеләр яши иде. Аларның эшен солдатлар күзәтә иде.

Бу сәер һәм куркыныч урын Бруно бүлмәсенең тәрәзәсеннән күренә иде. Малай рәшәткә артында төрле яшьтәге ир-атлар гына яшәгәнен сизде. Апасыннан малай бу урынның Аж-Высь дип аталганын белде.

Бруно әтисен Берлинга кайтырга үгетләп карады. Әмма моның файдасы булмады. Әтисе фюрер алдында гаепле булган, шуңа тегесе аны монда җибәргән, дип уйлады малай. Ул әтисенә фюрер алдында гафу үтенергә һәм Берлинга кайтырга рөхсәт сорарга кушты. Бу әтисен тәмам ачуландырды. Аптыраганнан Бруно энәле рәшәткә артындагы кешеләрнең кем икәнлеген сорады. "Кеше түгел алар" дигән җавап алды ул.

Берничә көн узды. Брунога күңелсез иде, һәм ул хезмәтчеләре Мария белән сөйләшергә уйлады. Мария Бруноның атасын яхшы кеше дип саный иде. Ул аны үз йортына алган һәм авыру әнисенә ярдәм иткән. Әмма Мария дә атасының хәзер эшләгән эшен нигә эшләгәнен аңламый икән. Әмма Брунога ул кеше алдында атасын гаеп итмәскә кушты. "Бу бөтен гаиләгә зыян китерә ала", – диде ул.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тантаналы кичке ашторжественный ужин
Андый эшне башкарырга махсус кеше кирәк. – Выполнять такую работу нужен специальный человек.
фюрерга багышланган кичке аш –​ ужин, посвящённый фюреру
җирәнгеч –​ противный
җитди эш тәкъдим иткәннәр –​ предложили серьёзную работу
ачыклыкта урнашкан – расположенный на пустыре
көлү яңгырамаган сыман – будто смех не звучал
хәрбиләр –​ военные
каралган бакча –​ здесь: ухоженный сад
(рәшәткә)энәле чыбыкка уралган –​ забора обмотана колючей проволокой
сырлы – полосатый
үгетләп карады – пытался уговорить
рөхсәт сорарга кушты – велел спросить разрешения
кеше алдында атасын гаеп итмәскә кушты –​ велела при людях отца не обвинять

Яңа дус

Тагын берничә көн узды. Бруно бау һәм иске шинадан таган ясарга һәм нык имән ботагына эләргә булды.

Малай рәхәтләнеп үзе ясаган таганда атынды да егылды. Башын һәм тезен авырттырды ул. Моны лагерьдә яшәүче олы яшьтәге ашханәдә эшләүче Павел күрде дә ярдәм итте. Әнисе әтигә яраны Павел караганын әйтмәде. Элек Павел табиб булган икән. Бруно Павелның нигә ашханә эшчесе булганын аңламады.

Тиздән әти балаларга укый башларага кирәклеген әйтте. Өйгә укытучы йөри башлады. Малайга ул ошамады, шуңа ул беренче тапкыр тирә-якны өйрәнергә булды. Моны "тикшеренү" дип атады ул.

Беренче булып малай бакчага чыкты. Монда эскәмия бар иде. Ул эскәмиядә: "Лагерь ачылуы уңаеннан куелды... Июнь, 1940 ел", – дип язылган иде.

Аннан Бруно рәшәткә буйлап китте һәм сырлы пижама кигән малайны күрде. Ул рәшәткәнең эчке ягында җирдә утыра иде.

Малай яланаяк, пычрак, ябык, соры йөзле һәм зур күңелсез күзле иде. Ул, лагерьда яшәүче башкалар сыман, сырлы пижама кигән. Җиңендә йолдызлы чүпрәк бәйләнгән иде.

– Исәнме, – диде Бруно малайга.

– Исәнме.

– Синең исемең ничек?

– Шмуэль. Ә синеке?

– Бруно.

– Кызык. Минем беркайчан да андый исемне ишеткәнем юк.

– Минем дә синеке кебекне ишеткәнем юк.

Бруно да, Шмуэль дә бер ел, бер ай һәм бер көндә туган икән. Икесенә дә тугыз яшь. Шмуэль Брунога алар хәзер Польшада икәнлеген әйтте. Кайчандыр Шмуэль әти-әнисе һәм абыйсы белән Краковта яшәгән. Аннары хәрбиләр килгән һәм әнисен каядыр алып киткәннәр, ә әтисе, абыйсы һәм үзен монда, Аж-Выська китергәннәр. Малай үзе яһүди, әмма алман телен белә икән. Аңа укытучы әнисе өйрәткән.

Бруно аны тыңлап бетерде дә:

– Сезнең анда малайлар күпме? – дип сорады.

Йөзләгән.

Бруноның күзе дүрт бүлды.

– Йөзләгән?! Ә безнең бу якта бергә уйнарга бер малай да юк.

– Без уйнамыйбыз, – диде Шмуэль.

– Нигә?

– Ә нинди уен уйныйк без? – малай югалып калды.

– Белмим инде. Футбол, мәсәлән.

Шмуэль башын гына чайкады.

– Синдә ашарга юкмы? – дип сорады ул.

– Юк шул.

Шмуэль торды һәм кайтырга кирәклеген әйтте.

Бруно аңа тагын киләчәге, бергә уйнарга лагерьга керәчәге турында әйтте.

Яңа танышы турында Бруно өйдәгеләргә сөйләмәскә булды. Шмуэль белән аралашуны тыярлар дип уйлады ул.

Балалар көн саен күрештеләр. Бруно Шмуэльгә ашарга алып килде. Малайны уйнарга чакырды. Рәшәткәнең бераз ватык җиреннән чыгып булачагын аңлатты. Әмма Шмуэль курыкты. Дуслар сөйләште генә. Бруноны пижама кигән бу кешеләр кем икәнлеген сорашты.

– Монда Польша кешеләре күп, барысы да диярлек, – дип аңлатты дусты. – Чехословакия һәм башка илләрдән дә бар.

– Бездә ашханәдә эшләүче Павел да монда яши. Ул элек табиб булган. Ә син кем булырга телисең?

– Мин зоопаркта эшләргә телим. Хайваннарны бик яратам, – диде Шмуэль.

– Ә мин хәрби булам. Лейтенант Котлер кебек түгел, әлбәттә. Ул начар. Ә мин әти кебек яхшы хәрби булам.

– Яхшы хәрбиләр булмый.

– Була! Минем әти яхшы! – дип кычкырды Бруно.

Малайлар әрләшергә теләмәде һәм тын калды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
таган ясарга – сделать качели​
нык имән ботагына эләргә – повесить на крепкую ветку дуба
үзе ясаган таганда атынды – качался на самодельных качелях
тирә-якны өйрәнергә – изучить окрестности
тикшеренү – исследование
"Лагерь ачылуы уңаеннан куелды..." – "Установлен в честь открытия лагеря..."
рәшәткә буйлап китте – пошёл вдоль забора
йолдызлы чүпрәк бәйләнгән – завязана ткань со звёздочкой
яһүди – еврей
алман телен – немецкий язык
йөзләгән – сотни
күзе дүрт бүлды – (фразеолог.) глаза округлились
Ә нинди уен уйныйк без? – А во что нам играть?
югалып калды – растерялся
башын гына чайкады – только головой покачал
аралашуны тыярлар – запретят общение
бераз ватык җиреннән – из немного сломанного места

Шәрәб шешәсе

Малай Павелның көннән-көн хәлсезләнгәнен сизде.

Бер көнне төшке ашка лейтенант Котлерны чакырдылар. Аш вакытында Павел шәраб шешәсе төшереп ватты. Эчемлек лейтенантның чалбарына чәчрәде. Котлер торды да, Бруно, аның апасы, әти-әнисе алдында Павелны үтерде. Әни дә, әти дә лейтенантны туктатырга тырышмадылар. Брунога бу бик сәер һәм куркыныч булды.

***

Әтинең туган көне якынлаша иде. Әнигә бәйрәмгә әзерләнергә Котлер ярдәм итә иде. Бер көнне Бруно аш бүлмәсендә Шмуэльны күрде. Аны Котлер китергән. Малайга нәзек бармаклары белән иң кечкенә алтмыш рюмканы юарга кушкан ул. Бруно дустына тавык кисеп бирде. Котлер Шмуэльның ашаганын күрде һәм малай ризыкны урлаган дип уйлады.

– Кем сиңа авызыңны ачарга рөхсәт бирде?

– Ул, – диде Шмуэль.

– Кем?

– Малай. Без аның белән дус.

– Нәрсә?! Дус?! Син нәрсә, тоткыннар белән аралашасыңмыни? – дип кычкырды Котлер Брунога.

– Юк, мин кергәндә ул монда иде инде, – дип җавап бирде Бруно. – Аны беркайчан да күргәнем булмады. Беренче тапкыр күрәм!

Бруно үзен кая куярга белмәде. Аңа дусты алдында бик оят иде. Шул ук вакытта аларга ник аралашырга ярамаганын аңламады ул. Бруно үзен яхшы кеше дип саный иде. Әмма нигә ул дустын сатты соң? Нигә тавыкны үзе биргәнен әйтмәде?

Шмуэльны ул бер атнадан гына күрде. Аның тәне кара янып беткән иде. Бруно аны велосипедтан егылгандыр дип уйлады һәм гафу үтенде. Малайлар беренче тапкыр бер-берсенең кулларын кыстылар.

Бруноның соңгы "тикшеренү"е

Бруно рәшәткәнең нәрсәгә кирәклеге турында ешрак уйлый башлады. Әмма сорарга курыкты. Ниһаять, ул бу турыда апасы Гретельдан сорады. Анда яһүдиләр яши икән. Аларны башка кешеләр янына чыгарырга ярамый икән. Яһүдиләрне нигә яратмаганнарын Бруно барыбер аңламады.

Бераздан Гретель һәм Бруноның бетләгәннәре билгеле булды. Атасы малайны пеләшкә кырды. Хәзер ул Шмуэльгә охшаган иде.

Малайларның дуслыклары ныгыды. Аларның бергә уйныйсы килде. Әмма Шмуэль рәшәткә артыннан чыга алмады, курыкты. Шуңа Бруно үзе лагерьга керергә булды. Өстәвенә, аның әтисе дә соңгы көннәрдә югалды. Кая киткәнен малайга әйтмәделәр. Дусты аның өчен сырлы пижама тапты. Бруно киенде дә дусты янына керде. Лагерьда ябык һәм бәхетсез кешеләр яши иде. Аларны күңелле солдатлар саклый. Рәшәткә артында озаграк булган саен Брунога анда әзрәк ошый иде.

Малайлар лагерьны әйләнделәр. Яңгыр ява башлады, һәм Бруно өйгә кайтырга булды. Кинәт солдатлар яһүдиләрне бер колоннага куа башладылар. Малай шул колоннаның нәкъ уртасында калды. Колоннаны бик җылы бинага керттеләр. Бруно Шмуэльне кулыннан тотты. Шулчак ишек ябылды, караңгыланды...

Бруноны күп көннәр эзләделәр. Бер атнадан солдатлар киртә янында аның киемнәрен тапты. Әмма малай үзе эссез югалды. Әнисе Бруноны Берлинга качкандыр дип уйлады. Әмма ул анда юк иде.

Бер елдан Бруноның атасы малайның киемнәре табылган урындагы рәшәткә бераз ватык икәнлеген күрде. Брунога нәрсә булганын аңлады ул. Берничә айдан Аж-Выська солдатлар килде һәм Бруноның атасын кулга алды. Әмма аңа инде барыбер иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
көннән-көн хәлсезләнгәнен – ...что истощается день ото дня​
төшке ашка – на обед

чалбарына чәчрәде – брызнуло на брюки
туктатырга тырышмадылар – не старались остановить​
тавык кисеп бирде – отрезал курицу

– Син нәрсә, тоткыннар белән аралашасыңмыни? – Ты что, общаешься с заключёнными?
үзен кая куярга белмәде – не знал, куда себя деть
бетләгәннәре билгеле булды – выяснилось, что завелись вши
пеләшкә кырды – побрил налысо
дуслыклары ныгыды – дружба окрепла
өстәвенә – к тому же
озаграк булган саен – чем дольше находился
нәкъ уртасында калды – остался ровно посередине
киртә = рәшәткә

*****

Ну и как вам произведение? Вам также могут понравится следующие произведения от нашего проекта:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Сырлы пижама кигән малай

Тест: Сырлы пижама кигән малай

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG