Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиндан (Темница) – Гаяз Исхакый


"Зиндан" – одно из самых известных произведений татарского классика Гаяза Исхаки. В написанной в 1907 году повести автор рассказывает о своём заключении в Чистопольской тюрьме. Мы предлагаем адаптированный отрывок произведения с аудио, переводом ключевых фраз и тестом.

Зиндан (Гаяз Исхакый)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:52 0:00
йөкләү

Ул көнне эшләрем күп булды. Шуңа укырга соң килдем. Сәгать 11 ләрдә иптәшләрем Сәгыйть әфәнде, Исхак әфәнде белән кайтырга чыктык.

Мине күптәннән полиция эзли. Шуңа мине дустымның фатирында күрүләре яхшы булмас иде. Ләкин иртән тавышлар ишетеп уяндык. Баскычта полиция хезмәткәрләре шаулый иде.

Пристав, Сәгыйть әфәндегә карап: "Сезнең фатирыгызда тентү ясарга әмер бар!" – дип, тентү ясый башлады. Протокол төзеделәр, фамилиямне әйтергә туры килде. Шул ук көнне безне полиция алып китте.

Безне тагын городовойлар, тагын шул мылтыклар, кылычлар таккан зобанилар каршы алдылар. Безне кабул итәр өчен старшийның үзен чакырдылар. Старший үзе тәбәнәк, кечкенә башлы, дөньяда ашау-эчүдән башканы белми торган кеше иде. Безне ни өчен китерделәр дип сорый башладылар. Мин: "Русиядә торганыбыз өчен һәм башка кешеләр кебек кеше талап йөрмәгәнебез өчен", – дидем. Бу беркемгә дә ошамады.

Безне тентеделәр, акчаларыбызны алдылар, бер бүлмәгә кертеп яптылар. Бүлмәдә яшь бер егет чәй эчеп утыра иде. Бу яшь егетнең еврей малае икәнен хәтерлим.

Ишек ачуга борынга параша исе керде. Мин камераны карый башладым. Озынлыгы өч сажин чамасында, киңлеге биш аршин чамасында, биек кенә бер тәрәзәле бүлмә иде. Тәрәзә янында бер дивардан икенче диварга кадәр эскәмия тора.

Без теге еврей егете берлән сөйләшә башладык. Бу кеше элек үзе төрмәдә надзиратель булып торган. Сәясиләрнең хатларын йөрткәнгә, төрмәдән куылган һәм хәзер эше судка бирелгән икән!

Без дүртәү чәй эчәргә торганда, күрше бүлмәдән татарча: "Гаяз, Гаяз!" – дигән сүз ишетелде. Мин: "Сез кем?" – дип сорадым. Ул минем мәктәптә бергә укыган бер танышым икән. Алар монда ниндидер уголовный эш белән ябылганнар икән, анысын ишетә алмадык.

Безнең бүлмә җанланды. Килгән яңа алты кеше урыннар җәйде. Минем әйберләрем юк иде. Шуңа танышларым үзләре янына уртага яткырды. Озак үтмәде, безнең күрше бүлмәдә бер кеше маршировать итә башлады. Кем икәнен белергә теләдек һәм ярыктан кычкырдык. Ул ишетте. Бүген сәгать 11 ләрдә тотылган бер кыз булды. Фамилиясен дә әйтте. Анысы миңа таныш түгел иде.

Слова и выражения

  • полиция хезмәткәрләре шаулый иде – шумели сотрудники полиции
  • тентү ясарга әмер бар – есть приказ обыскать
  • мылтыклар, кылычлар таккан зобанилар каршы алдылар – встретили черти с ружьями, шашками (мечами, саблями)
  • тәбәнәк – невысокий
  • дөньяда ашау-эчүдән башканы белми торган – ничего кроме еды-питья не знающий
  • кеше талап йөрмәгәнебез өченза то, что не обкрадывали людей
  • бер дивардан икенче диварга кадәрот одной стены к другой
  • сәясиләрнең хатларын йөрткәнгәза то, что передавал письма политзаключённых
  • бүлмә җанланды – комната оживилась

Тыгызда "әлиф ятып" сасы бүлмәдә, әлбәттә, яхшы йоклап булмады.

Безнең бүлмәнең кешеләре арасында револьвер өчен ике атнага бер студент һәм револьвер өчен өч айга бер эшче, һәм дә револьвер өчен өч атнага бер хәреф җыючы татар егете ябылган иде. Тагын берничә иске һәм минем өч танышым бар иде. Без җыелып чәй этек. Шуннан соң бүлмәләрдән чыкканда, теге кыз миңа укырга бернәрсә дә юк дип зарланды. Ә бездә газеталар бар иде. Аларны кызга бирдем. Бер-ике минуттан старший керде һәм бу газеталарны кайдан алдың, дип сорый башлады. Ул гәзитәләрнең берсе студентныкы, берсе исә төрмә надзирателенеке иде. Әмма мин: "Белмим", – дидем. Теге чыгып китте дә биш минуттан тагын керде. Мин тагын шул җавапны бирдем. Старший каты гына сүгенде дә, мине аерым бүлмәгә яптырды.

Бу бүлмә кечкенә иде. Миче ягылмаган, салкын. Диварлар, түшәм юеш, су тама. Иске тимер карават тора, аяклары агач. Матрас юк. Шуңа идәнгә яту уңайлырак булды. Карават башында параша тора. Аны кояш баеганда гына кертәләр иде.

Мине сүгә-сүгә бикләделәр. Утырырга, ятарга урын юк, шуңа мин көне буе йөрергә тиеш идем. Башта мин старшийны, бөтен төрмәне яхшылап сүктем. Ләкин бераздан кызулыгым сүрелде. Үземнең төрмәдә ничек яшәячәгемне, сөргенгә җибәрсәләр, кая җибәрәчәкләрен уйладым. Хәзер минем ике шатлыгым бар иде. Берсе – тиздән төрмәгә бару, икенчесе – "Таң" газетасының чыгуы тукталмау. Төрмәгә барырга шатлануымның сәбәбе, әлбәттә, төрмәнең бик кәефле урын булуы түгел! Мин төрмәнең начарлыгын күптән белә идем. Анда кермәс өчен алты ай качып йөрдем. Төрмәгә баруымның шатлыгы шул: анда укып була иде. Соңгы арада бер дә укымадым. Сәбәбе: үзем гәзит тә чыгара, эшлим идем. Ә төрмәдә эш булмый, димәк, уку мөмкинлеге була.

Газетамны чыгару эше туктамаячагын да белә идем. Эшне дәвам итәргә язучылар бар. Менә мин хәзер шул караңгы, юеш, суык, сасы бүлмәдә шул якты, кызу, татлы фикерләрне уйлап рәхәтләнә идем. Мин бер почмактан икенче почмакка йөрим. Ә старший һәм надзирательләрнең ачуы килә. Мине котырталар, көләләр. Ләкин мин аларга игътибар итмим.

Слова и выражения

  • әлиф ятып – лёжа нога к голове
  • аерым бүлмәгә яткырды – поместил в отдельную комнату
  • түшәм юеш – потолок мокрый
  • кояш баегынадакогда солнце садится
  • кызулыгым сүрелде – горячность утихла
  • ссылкага җибәрсәләр, кая җибәрәчәкләрен уйладым – думал, куда отправят в случае ссылки
  • чыгуы тукталмау – выпуск не остановится
  • якты, кызу, татлы фикерләрне уйлап рәхәтләнә идем – наслаждался светлыми, горячими, сладкими мыслями

Старший бер-ике тапкыр миннән "гафу" соратмакчы булды. Ләкин мин аны күрмәгәнгә салыштым. Башкаларга чәй бирделәр, ә мин чәйсез дә калдым. Сәгать тугызларда мине тагын алып киттеләр. Мине тагын көчлерәк җәзалар өчен исерекләр янына яптылар. Старший мине шуның белән бик мыскыл итәм, яра өстенә тоз сибәм дип уйлады. Ләкин мин: "Рәхмәт, миңа монда бик яхшы, боларга никадәр фикер таратып була бит", – дип җавап бирдем. Пешкән шалкан үзенең җиңелүен тагын сизде. Аның тагын ачуы килде. Ул керде дә, кулларын болгап сүгенә башлады.

Мине тагын алып киттеләр. Мин кыйнарга алып чыгуларын белдем, ләкин каршы тора алмадым. Чөнки коралланган 5-6 городовойга мин бер эш эшли алмаячак идем. Баягы бүлмәгә кергәндә, бер городовой әллә сукты, әллә типте, мин ишектән өч сажин ераклыктагы диварга бәрелдем. Городовойлар мине кыйный башлады. Берсе колагыма сукты, мин егылдым. Икенчеләре эчемә, күкрәгемә типтеләр. Ләкин мин кулларымны йомарлап, күкрәгемә менгермәдем. Городовойлар арыды, туктадылар, чыгып киттеләр. Мин тордым. Бөтен гәүдәм авырта иде.

Шулай, сугыш вакытындагы шәфкатьлек бетте. Хәзер бюрократия гади халыкка каршы сугыша иде.

Боларның мине кыйнаулары миңа ике яктан файда бирде. Бердән, бу идарәнең кешеләренә минем ышануымны тәмам бетерде. Болар кеше җәберләү машинасы икән дигән фикер калдырды. Икенче, боларның кыйнаулары канымның кызурак хәрәкәтләнүенә сәбәп булды. Мине бик җылытты. Шул салкын бүлмәдә дә тирләтте, һәм дә бик арытты. Шуңа пәлтәмне киеп салкын идәнгә яттым да, татлы йокыга талдым.

Слова и выражения

  • көчлерәк җәзалар өчен – чтобы наказать сильнее
  • мыскыл итәм, яра өстенә тоз сибәм дип уйлады – подумал, что оскорбляет, сыпет соль на рану
  • боларга никадәр фикер таратып була бит – сколько идей можно им распространить
  • пешкән шалкан – пареная репа
  • каршы тора алмадым – не смог сопротивляться
  • типте – пнул
  • күкрәгемә менгермәдем – к груди не подпустил
  • шәфкатьлек бетте – милосердие кончилось
  • идарәнең кешеләренә минем ышануымны – мою веру в тех, кто у власти
  • кеше җәберләү машиналары – машины насилия над людьми

Бик туңып уяндым. Тәнемнең һәрбер әгъзасы сызлый иде. Күңелдә әллә нинди ямьсез фикерләр, караңгы уйлар йөрде. Мин тагын йөри башладым. Фикерләрем тагын җайга салынды. Йөри-йөри тагын җылындым, тагын арыдым. Шуннан тагын йокладым.

Шулай итеп, биш-алты тапкыр тордым-яттым, тордым-яттым, таң атты. Яныма баягы иптәшләрнең берсе килде. Ул миңа карандаш, кәгазь китерде, иптәшләргә хат яздым, мендәр, юрган сорадым. Тагын ашарга әйберләр, эчәргә чәй китерделәр.

Сәгать өчләрдә старший минем яныма керде. Мин аның дәшкәнен көтмәдем. "Монда полисмейстерда фәлән кеше бармы?" – дип сорадым. Ул бар дип җавап бирде. Мин битарафлык белән: "Аңа миннән сәлам әйт", – дидем. Минем бу сүзем саршийга яшен кебек тәэсир итте. Аның кыяфәте үзгәрде. Ул хәзер минем алдымда генерал алдында торган солдат кебек тора иде. Бюрократия кешесенең шулкадәр куркуына бик гаҗәпсендем. Старший, нишләргә белмичә: "Господин Исхаков, менә бит хәзер замана нинди, гаеплене дә, гаепсезне дә ябалар. Мин сезнең эшегезне белешим әле!" – дип, тиз генә чыгып китте.

Минем белән сөйләшкәннәрен городовойларга сөйләгәнен ишеттем. Ул аларга нәрсәнедер юарга кушты. Ярты сәгать вакыт үтмәде, теге старший тагын килде: "Господин Исхаков, сезгә мин тегендә бер бүлмә юдырдым, аның сәкесе дә бар, шунда күчмисезме? Сезгә әйбер кирәкмиме? Кибеткә җибәрмисезме? Самавыр сорамыйсызмы?" – дип, күңелемне күтәрергә тырышты.

Мин аңарга: "Шулай итегез! Болай итегез!" – дип әмерләр бирдем. Камера юылган, парашалары чыгарылган иде. Бераздан кибеттән мин кушкан әйберләрне алып кайттылар. Самавыр да китерделәр. Мин тагы үземнең "җиңүемне" сиздем. Бераздан миңа юрганнар, мендәрләр китерделәр. Танышларым газета бирде.

Мин көндезгә әллә нинди шатлык белән уяндым. Хәзер мине төрмәгә җибәрмәячәкләр дип ышандым мин. Бер иптәшемне күрдем һәм: "Мине чыгаралар!" – дидем. Ул: "Шундый хәбәр алдыңмыни?" – дип сорады. Мин исә: "Күңелем шулай тоя!.." – дип җавап бирдем.

Сәгать тугызлар җитте. Менә минем камерама старший керде. Минем өчен бик тырышып йөргән кебек: "Мин сезнең эшне карадым. Сезне хәзер полисмейстерга чакыралар", – диде. Мин киендем.

Полисмейстерга киттек. Мине сәркатипкә керттеләр. Ул миңа: "Сезгә полисмейстер егерме дүрт сәгать эчендә Казаннан китәргә куша. Кая барасыз?" – диде. Мин: "Үз авылыма – Яүширмәгә кайтам", – дидем. Мине егерме дүрт сәгатьтә китәргә дип кул куйдырдылар. Полисмейстерның бүлмәсеннән бер кеше чыгып мине: "Сез Исхаковмы?" – дип сорады. "Әйе", – дигәч: "Кормовой алдыгызмы?" – диде. Мин моның нәрсә икәнен белми идем. Теге чиновник: "Унбиш тиен алдыгызмы?" – диде. Мин: "Алдым", – дидем. "Алай булса, барыгыз, кайтып китегез", – диде теге.

Мин камерадагы әйберләремне җыйдым. Бу вакытта ни уйлаганымны хәтерләмим. Извозчик килде. Бер-ике минуттан мин үзебезнең редакциягә кердем. Редакциядәге малай мине күреп шаккатты. Ул нишләргә белмәде. Аның өчен минем кайтуым кабердән мәет кайтуы кебек булды бугай. Ул: "Гаяз абзый, синме? Гаяз абзый!" – дип сикерә башлады. Артык күп сөйләшмәдем: "Мин "Болгар"га керәм, син хәзер Хөсәенгә барып әйт!" – әйттем.

29 гыйнвар, сәгать 8, кич.

Слова и выражения

  • тәнемнең һәрбер әгъзасы – каждая часть моего тела
  • таң атты – рассвело
  • юрган, мендәр сорадым – попросил одеяло, подушку
  • битарафлык белән – с равнодушием
  • яшен кебек тәэсир итте – повлияло как молния
  • кыяфәте үзгәрде – в поменялся в лице
  • менә бит хәзер замана иниди – вот ведь какое ныне время
  • Күңелем шулай тоя..! – Я так чувствую!..
  • кул куйдырдылар – попросили поставить подпись
  • кабердән мәет кайтуы кебек – будто из могилы покойник вернулся

*****

Ну и как вам татарская классика? Если вам понравилось, советуем также почитать следующие произведения:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Зиндан

Тест: Зиндан

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG