Русиядә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре инде билгеле, укучыларның чыгарылыш кичәләре дә тәмам. Кичәге укучылар, бүгенге абитуриентлар төрле уку йортларына документларын тапшыру белән мәшгуль. Бераздан кемнең кайда укырга керүе хәл ителәчәк, уку йортлары БДИ балларына карап конкурс нәтиҗәсендә исемлекләр чыгарачак.
Быел 11нче сыйныфны тәмамлаучылар Русиненең Украинага каршы сугыш башлавын күзәтте, аларга шул шартларда укырга, имтиханнарга әзерләнергә туры килде. Шул ук вакытта Украинадагы яшьтәшләре бу сөенечле дә, җаваплы да мәшәкатьләрдән мәхрүм булды. Сугыш барган Украинада мәктәпләр шартлатылды, чыгарылыш кичәләре оештырырга мөмкинлек булмады, Украина балаларының укуы февральдә үк өзелде.
БУ ТЕМАГА: Өзелгән балачак. Украинадагы сугышта 600дән артык бала үлгән йә яраланганУкраинадагы сугыш өлкәннәр һәм яшьләр арасында да киртә тудырды. Күпләрнең гаиләләрендә низаг купты. Белгечләр бу сугышны яшьләр һәм өлкәннәр арасындагы бәрелеш дип тә кабул итте. Левада үзәгенең соңгы тикшерүләренә караганда, Русиянең Украинага каршы башлаган сугышны хуплаучылар арасында күбесенчә 45тән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр, ә 18-25 яшьтәгеләр, киресенчә, аңа каршы.
Азатлык Татарстан һәм Башкортстанның шәһәр, авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар белән сугыш шартларында имтиханнарга әзерлек ничек барганын, туганнар белән компромисс табу проблемы, киләчәккә нинди планнар корулары турында сөйләште. Аларның күбесе үз исемен атаудан курыкмады, әмма Русиядәге вазгыятьне истә тотып, исеменәрен үзгәртеп бирергә карар иттек.
— Мәктәпне ничек тәмамлаганымны, имтиханнарга әзерләнер өчен үземне ничек көчләвемне үзем генә беләм. Бик авыр булды. 24 февральдә минем матур һәм төзек дөньям җимерелде. Эмоциональ халәтем начарланды. Башта берни аңламыйсың, аннары кабул итү авыр. Шулкадәр төрле яктан мәгълүмат ташкыны булганга башым шартлый дип торам. Күп йокладым, организм үзе мине "сүндерә"де. Иң авыры – әти белән әнинең сугышны хуплаучылар ягына күчүе. Минем өчен көтелмәгән хәл, моңа кадәр алар бар нәрсәгә дә тәнкыйди карашта булды. Кунаклар килгәндә аларның үзара ялганга батып сөйләшүен ишетүләренә колакларым тонды. Башта бәхәсләштем, әмма әти дә, әни дә мине бала, бу турыда фикер йөртә алмый дип кабул итә. Алар көне-төне телевизорда булганны сөйли. Кемгәдер нидер аңлатырга, бәхәсләшергә көч тә калмады, мине тыңлаучы да юк.
Укырга кыен булды, имтиханнарга да көчкә әзерләндем. Акылдан шашмас өчен барлык Telegram каналлардан чыктым, мәкаләләр укудан туктадым, әти-әнигә дә мин өйдә булганда радио, телевизор кабызмаска сорадым. Әмма никадәр читләшергә тырышсаң да каядыр сугыш барганын, кешеләрнең, балаларның үлемнәре турында хәбәрләр сине куып тота. Иң авыры – мин берни эшли алмыйм, аларга берничек тә ярдәм итә алмыйм дигән уйлар белән ялгыз калу. Мин өйдә, ә кемдер бомбадан качып утыра дигәндә дә оят хисе бар. Абыемның кызын йоклатканда бала тавышка сискәнеп уянды, куркуыннан мине кочаклады һәм мин үзем дә түзмичә елап җибәрдем. Украинадагы сугыштагы балаларны кызганып...
Илдән китү хыялы булмады, гел монда яшәрмен дип күз алдыма килде. Әмма соңгы вакытта эмиграция турында ешрак уйлана башладым. Ничектер китә алмасмын, өлгермәсмен, ишекләр ябылыр дигән курку хисе дә бар. Бүтән сулыш ала алмасмын дип күз алдына килә. Шулкадәр ялган дәүләттә яшәвемне аңлау авыр. Барысы да күзәтелә, кешеләр изелә. Урамга чыгарга ярамый.
Мин психолог булырга телим. Бу хәлләр психолог, психотерапевтлар кирәклеген тагын бер кат исбатлады. Кешеләргә ярдәм итәсем килә, үземне дә дәвалау ысулларына өйрәнәсем килә.
— IT белгече бер урынга бәйле түгел, ул үзенә иҗатны да, уйлап эш итүне дә берләштерә, моннан тыш ул ирекле һөнәр. Ә бусы минем өчен мөһим.
Психологик яктан башта авыр иде, минем укуым хәзер кемгә кирәк, кешеләр үлә, йортсыз кала, ятим балалар саны арта, ә мин ниндидер матур тормыш турында хыялланам, болар барысы да буш куык дигән фикерләр күп булды. Бәргәләндем. Авыр кичердем Украинадагы хәлләрне. Шөкер, үземне ялгыз хис итмәдем, фикердәшләрем булды. Укытучылар белән бу хакта сөйләшмәдек. Дәресләрдә аларга сорау бирүдән үзебезне тыйдык. Аларга да авыр, алар да вазгыятьне аңлап бетерми. Дөньяда ни барганын күзәтеп бардым, укуым да тукталды кебек. Аннары күп телеграм каналларыннан чыгып киттем, икътисадка бәйле каналларга гына язылдым.
БУ ТЕМАГА: "Чеп-чи пропаганда!" Мәктәпләргә сугышны ничек аңлатырга дигән кулланмалар таратылдыНинди генә сугыш булмасын, нинди генә сәбәпләр әйтелмәсен, сугыш –
җинаять. Мин Украиндагы яшьтәшләрне күбрәк уйлыйм, алар да минем кебек укып йөргән, планнар төзегән, хыялланган. Менә аларның тормышлары чәлпәрәмә килде.
Татарстанда яшәү миңа рәхәт, уңайлы. Бу – минем өй. Мин башка җирдә яшәгәнем булмады, бер фикер дә әйтә алмыйм. Кеше хокуклары, демократия турында күп укыйм. АКШта, Германиядә яшәп карыйсым килә. Русиядән ничек аерыла икәнен күрү теләге зур. АКШта стартаплар белән юллар ачыла, Русиядә бу бик авыр бара. Биредә булдырылган продуктлар аз.
Русиянең Болонья системыннан чыгуын да авыр кабул итәм. Монда укып, магистратураны чит илдә дәвам итәсем килгән иде. Булып чыкмасмас кебек хәзер. Бәлки, уңай үзгәрешләр булыр... Киләчәк куркыта. Киләчәктә мин кем булырмын? Кирәгем чыгармы? Ә атом коралы кулланылса, гомерем шушы ноктада тукталырмы, мин кешелек дөньясы өчен берни эшләп өлгермәсменме дип уйлыйм.
— Уйландыра бүгенге хәлләр. Барысына да кагылды ул, әмма үземә мәктәптне уңышлы тәмамлау максатын куйдым. Менә быел югары уку йортына кергәндә дә чит илдән килүчеләргә өстенлек биреләчәк, ягъни бюджет урыннары өчен конкурс зуррак булачак. Кемдер үз хыялын тормышка ашыра алмаячак. Кеше үлеме белән очраштым, районга мәетләр кайтты. Мин аны ишетмичә, күрмичә яши алмыйм, бу – безнең чынбарлык.
Журналистика - күптәнге хыял. Хәзер бәйсез медиалар да калмады. Мин укысам да теләгәнне яза алмасмын дип куркам. Матур гаиләләр, тырыш кешеләр турында гына язасы килми. Пропаганда коралы булу перспективасы зур. Үзгәрешләр, борылышлар булыр дип өметләнәм. Әмма табигатемә каршы бара алмасмын дип уйлыйм. Үз фикереңне әйтә торган журналист булырга мөмкинлек булмаса, маникюр ясаучы булырмын. Эш бетмәгән! Мин бүгенге процессларны күзәтәм, гражданлык җәмгыяте үтерелде. Ул юк икән, журналистика да аерым бер утрау булып кала алмый. Күпләр чит илгә китте, әмма эшләүләрен дәвам итә. Аларны укып барам.
Чит илгә китүчеләрне тәнкыйтьләмим, чынында минем дә чит илдә яшәп эшләп карыйсым килә.
— Минем Украинада танышларым бар, алар - күптәнге дуслар. Тыгыз аралашабыз. Аларның кайгыларын үземнеке кебек кабул итәм. Әлегә бу хәлләр араларны бозмады, әмма без барыбыз да кыл кебек нечкә күпер аша узабыз. Кайбер дусларымның әтиләре тероборонада. Алар көн саен бүген исән калабызмы, юкмы дип яши. Ә мин тынычлыкта укыйм һәм моны гаделсезлек дип кабул итәм. Әти-әниләр белән дискуссияләр артты. Алар бу хәлләр турында башка фикердә. Миңа басым ясамыйлар, һәрберебез үз фикерен саклап калды. Моның өчен аларга рәхмәтлемен. Кешеләр аралашырга, аңлашырга тиеш. Бергәләп хакыйкать эзләү дөресрәк. Дусларымның хәлләре авыррак, алар - пацифист, ә әниләре башка фикердә һәм алар балаларына басым ясый, үпкәләү, дошманлашу очраклары күп.
БУ ТЕМАГА: "Ватанпәрвәрлек – ул Путинны мактап телевизор карап утыру түгел"Февраль аенда хисләр ташыды, әмма әле дә тынычландым дип әйтә алмыйм. Имтиханнарда хәбәрләрне бик укымаска тырышсам, хәзер исә барысын да укып, карап барам, чөнки бу миңа да кагыла, бүгенге хәлләр минем киләчәгемә дә бәйле.
Мөмкинлек чыкса, чит илгә чыгып китәчәкмен. Чикләр генә ябылып бетмәсен. Акыл ияләре калмый монда. Шунысы да куркыта. Русия хакимияте IT тармагында эшләүчеләргә төрле субсидияләр, грантлар булдырабыз дисә дә, күпчелектә бу - буш сүз. Кеше үзенә уңайлы урын эзли, бүген чыгып китүчеләр бар, аларны аңлыйм. Кеше үз белемен, талантын каядыр кулланырга тели, акчасын да алырга ниятли. Русиядә бу юк. Кая барып төртелсәң дә алдауга барып төртеләсең. Минем өчен акча эшләү мөһим, әмма беренче урында түгел. Акчаң булып та төрмәдә утыра аласың дигәнне күзәтәбез. Ә чит илләрдә үз тырышлыгың белән төрле дәрәҗәгә ирешеп була.
— Украинадагы хәлләр башланганда өйдә дискуссияләр көчле иде, аннары туйдым. Бу тема талаштыра гына. Өйдә бу хакта сөйләшмим дип кырт кистем, әти-әнигә дә минем итиханнарга әзерләнәсем бар дидем дә укуга чумдым. Берни укымадым, карамадым. Минем бар белгәнем уку булды.
Дуслар, сыйныфташлар белән дә аралашмадым. Минем тормыш үзгәрмәде, әмма башкаларның планнары бозылды. Берничә сыйныфташым Европага укырга китәргә әзерләнде. Чикләр ябылды, Европа илләре Русиядән студентларны алу-алмау мәсьәләсе эленеп калды. Алар моны авыр кичерә.
Стюардесса буласым килә. Бу хәлләр белән чит илләргә йөрүләр тукталды. Русия авиакомпанияләре бик аз дәүләтләргә генә оча. Әмма мин укып беткәнче дөнья уңай якка үзгәрер дип өметләнәм.
Сугыш балаларда нинди эз калдырачак?
Психолог-педагог Альбина Шакирова бүгенге яшүсмерләргә аеруча авыр, чөнки БДИ болай да киеренке вакыт, ә моңа өстәп әле Украинада барган сугыш аларның психикасына тәэсир итә.
Альбина Шакирова
— Әлеге хәлләрне өлкәннәр дә авыр кичерә, ә балаларга аеруча кыенга туры килә. Өлкәннәр дә башкарган эшемнең, яшәүнең мәгънәсен күрмим дип кайгыра, балалар да нәкъ шундый хисләр кичерә. Өлкәннәр тәҗрибәле була ала, ә яшүсмерләр моның белән беренче очраша. Кемдер өчен тәмле ашау, компьютерда уйнау, кино карау белән дөнья түгәрәк, ләкин хакыйкать, гаделлек, хокуклы, азатлык, сайлау мөмкинлеге булу кыйммәтләр мөһим булган балалар да бар. Алар бу чорны бик авыр кичерә һәм аларга ярдәм кирәк, — дип аңлата белгеч. — Без барыбыз да балаларыбызның тыныч, тотрыклы, мәхәббәткә төренеп яшәп зур юлга чыгып китүен телибез. Нишләтәсең, бүгенге балаларга әлеге хәлләрне күрергә язган.
Без берни эшләтә алмыйбыз. Әлбәттә, бу вакыйгалар аларның тормышына тәэсир итәчәк. Шаһит травмасы бар. Бу – бик авыр халәт. Кемдер егылса, без күреп ярдәм итә алабыз, шуның белән тынычланабыз. Кешенең авырутын баса алдык, кулыбыздан килгәнне башкардык дип саныйбыз. Ә шаһит травмасында син күрәсең бәлане, әмма берни эшли алмыйсың. Әлеге балалар шул халәтне кичерә. Психолог ярдәме, медитация, сулау кирәк.
Сугышлар кешелекне югалттыра, кеше сугышта, сугыш вакытында кыргыйлана. Моны булдырмас өчен чикне узмау мөһим. Тормыш туктап калырга тиеш түгел. Шәхес буларак үсү дәвам итәргә тиеш. Кем мин? Нинди кыйммәтләр минем өчен кадерле? Якыннарым бар, миңа алар белән аралашу көч өсти икән, мин ерагаерга тиеш түгел. Китап уку, музейга бару, спорт белән шөгыльләнү – болар барысы да гамәл. Авыр хисләрне яшермәскә, аны тулысынча кичерү кирәк. Елыйсың килсә, еларга, ятасың килсә, йокларга кирәк, моңсу икән, моңсуланырга... Әмма аннары инде арытабан атларга кирәк. Мәсәлән, мин – Азат, мин татар теле укутыучысы буласым килә, татар телен өйрәнүләрем телим, бу хыялым бит, мин бу юнәлештә укырга, эшләргә, профессионал булып үсәргә тиеш. Бу эшем кешеләргә кирәк дип эш итеп яшәргә мөһим.
Кадерле укучылар, сез балаларыгыз белән сугыш турында сөйләшәсезме? Бу хәлләрне ничек кичерәсез? Үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!