Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өзелгән балачак. Украинадагы сугышта 600дән артык бала үлгән йә яраланган


Илдән китүче поездда Украина балалары
Илдән китүче поездда Украина балалары

Украинадагы сугышта иң якланмаган катлам – балалар. Алар арасында корбаннар саны арта бара. Азатлык сугыш аркасында гаиләләре бүленгән татарлар белән аларның балалары бүген нәрсә турында хыяллануы, сугышны ничек кичерүе турында сөйләште.

Сугыш – ул үлемнәр, җәрәхәтләнгән тәннәр, какшаган сәламәтлек, әтисен йә әнисен, кайчак икесен дә югалтып ятим калган балалар, тормыш корган нигезне, җыйган малны калдырып китеп качак булып йөргән юл газаплары, айлар буе идән асты, метроларда кояш нурын күрмичә яшәү, сындырылган психика һәм киләчәккә өметне югалту. Мондый авыр сынауларны өлкән, тәҗрибәле кешеләр дә күтәрә алмый. Балаларга исә сугыш афәтендә исән һәм сәламәт калу аеруча авырга төшә.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Азатлык Украинадагы сугышта иң якланмаган катлам – балалар, аларга бу афәтнең тәэсире турында язарга булды.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына тиздән 100 көн тула. Шушы вакыт дәвамында ике яктан да кешеләрнең үлеме туктамый. Инде бу сугышка күнегелеп тә бара кебек, сугыш эчендә калучылар Азатлыкка шартлаулар тавышына йокларга, үлемнәргә өйрәнеп киләбез дип сөйли. Әмма сугыш аркасында бәхетле булырга тиешле балачаклары өзелгән балаларны һәркем кызганып телгә ала. Сугыш беренче чиратта аларга китереп бәрде.

БМОның Украинадагы кеше хокукларын күзәтү миссиясенең 30 майда бастырган хисабына караганда, 24 февральдән башлап 29 майга кадәр Украинада 8900 кеше һәлак булган яки җәрәхәтләнгән. Бу саннарга хәрбиләр керми, гап-гади тормыш белән гомер иткән сивил кешеләрне генә санаган БМО белгечләре. Үлүчеләр саны – 4074, яраланучылар – 4826. Алар арасында балалар да бар. 93 кыз һәм 100 ир бала һәлак булган. Җенесе билгеле булмаган тагын 69 баланың үлеме теркәлгән. Яраланучылар арасында 112 кыз һәм 137 ир бала бар. Төрле тән җәрәһәтләре алнан, кызмы ул, малаймы икәне төгәл ачыкланмаган 166 бала исәпкә алынган хисапта.

Боларның күпчелеге авыр артиллерия, ракет һәм очкычтан атылган туплар, зур территорияне колачлый торган шартлакычлар куллану аркасында һәлак булучылар һәм яраланучылар. БМО белгечләре корбаннар саны чынбарлыкта тагын да күбрәк дигән фикердә. Сугыш вакытында аерым очракларны раслау авыр, мәгълүмат вакытында килми, шуңа да кайбер балаларның җенесен ачыклау авыр. Мариуполь, Изюм, Попасная кебек шәһәрләрдә кешеләр күпләп үлгән урыннардан да төгәл саннар әлегә юк.

Украина прокуратурасы саннары БМОныкыннан бераз аерыла. Алар белдерүенчә, 242 бала үлгән, 440 бала яраланган. Иң күп корбаннар Донецки, Киев, Харьков, Чернигов белән Луһански өлкәләрендә теркәлгән.

Шулай ук Украина рәсмиләре 238 329 бала көчләп Русиягә алып кителгән дип белдерде. Бу балалар – башлыча ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр, әмма Украина президенты каршында балалар хокукларын яклаучы омбудсмен Дарья Герасемчук аңлатуынча, ул балалар арасында ятимнәр генә түгел, әти-әнисе исән булган нарасыйлар да бар. Күп очракта Русия гаскәрләре тарафыннан оккупациягә эләккән төбәкләрдән балалар урлап чыгарылган, ди алар. Русия ягы исә сугыш барган урыннардан балаларны эвакуациялибез дип аңлата.

Моңа өстәп 30 май Русия президенты Владимир Путин Украина балаларына (бу очракта рәсмиләр аларның барысы да ятим дигәнгә басым ясый) җиңел юл белән Русия ватандашлыгы бирү турында фәрман имзалады.

Украинадагы сугыш аркасында качаклар саны 6 миллионнан артып китте. Качак тормышы белән яшәү дә украиннар өчен сугыш белән килгән яңа сынау. Атыш, шартлаулар булган чоңгылдан исән-сау килеш ычкына алу бәхетле очрак алар өчен, әмма качак статусында яңа урында тормыш кору артында зур проблемнар ята. Украинадан ирләргә китү тыела, бу – хәрби вакыт таләбе. Шуңа да читкә качучыларның күбесе – балаларын, кемдер әле өлкән әти-әниләрен ияртеп чыгып китүче хатыннар. Аларның төп максаты – балаларын сугыш афәтеннән ерак тоту. Яңадан ирсез тормыш корырга тырыша алар.

Лилия Нечаева Харьков шәһәреннән. Аңа 37 яшь. Ире белән икесенә өч бала үстерә – Әхмәт, Адәм, Әнисә. 23 февраль кичендә ул улы белән география дәресенә әзерләнә, туфракның төзелешен күрсәткән макет ясыйлар, әмма балалар ни мәктәпкә, ни бакчага бара алмый. 24 февраль иртәнге шартлауга уянып ул ире белән йокы киеменнән, оектан гына балаларның кайсысын күтәреп, кайсысын ияртеп өйләренең идәнастына төшеп кача. Сугыш башлану белән алар юлга шунда ук кузгалмый, барысы да тынычланыр дип өмет итә. Әмма хәлләр мөшкелләнә генә бара. Харьковта электр ут, су белән проблемнар туа, ризыкка кытлык һәм даими рәвештә атышлар. Гаилә башлыгы балаларны шәһәрдән чыгарырга, Украинадан мөмкин кадәр ераграк илгә барып урнаштырырга карар итә. Ул аларны шәһәрдәге эвакуацион автобусларга утыртып озата. Лилия өч баласы белән меңәрләгән кеше белән бергә Украина-Польша чиген уза. Польшада калмый, Германиягә юл тота.

Украинадан килгән балалар качаклар лагерында. Уңнан икенче - Әнисә Нечаева
Украинадан килгән балалар качаклар лагерында. Уңнан икенче - Әнисә Нечаева

Бүген ул Лаубах исемле шәһәрчектә, качаклар өчен махсус урында яши. Документлар әзер булуын көтә. Алар гадәти тормыш көтәргә тырыша, әмма бу да авыр икән ди татар хатыны. Биредә алар ялгыз түгел, алар кебек дөньяларын ташлап чыгып китүче гаиләләр шактый. Ул да балаларга сугышны кичерү авыр ди, аларның башында мең төрле сорау. Бер яктан аларны ашатырга, киендерергә кирәк, хуҗалык мәшәкатьләрен хәл итәсе бар, шул ук вакытта аларны яклыйсы, мәхәббәт өләшәсе килә, тынычландырырга кирәк, ди. Ул балаларының лагерьдагы тормышына күнегә алмаулары, әмма биредә дуслар табулары турында сөйли.

— Балалар уйный ул, үзләренә шөгыль таба, әмма аларның күңелләре бик нечкә. Балалар ни өчен без монда икәнен дә аңлый, кабул итәргә тырыша, барысы да вакытлыча дип уйлый. Яннарында әниләре булса да алар нык сагына. Алар белән сөйләшергә кирәк, хисләрен сорау, хисләренә теләктәшлек белдерү мөһим. Одессадан бер кыз бала балаларым белән уйнап йөргәндә кинәт кенә елый башлады. Сораштырдым, бала Украинада калган әтисен сагынганын әйтте. Менә шуларны күрәсең дә йөрәк өзелгән кебек була. Аннары тагын бер баладан сорадым. "Ә син нәрсәне сагынасың?" дим. "Лаки исемле этем өйдә калды, шуны сагынам" дип җавап бирде. 4 яшьлек кызыма да шул сорауны бирдем. Бүлмәсендәге ал төстәге өстәле һәм андагы косметика булып чыкты. Самимилек, — дип елмая Лилия һәм тынычлыкта яшәүнең кадерен белмәгәнбез дип көрсенә. — Без зур юл уздык, кайда гына кунмадык, бу һаман да дәвам итә. Әле бер лагерьга, әле икенчесенә күчерәләр. Балалар арыды, "Кайчан өйгә кайтабыз?" дип сорыйлар иде башта, хәзер лагерьны өй дип таный башладылар. Бәләкәйләр башта күп елый иде, каты истерикада бәргәләнү очраклары да еш булды, аннары күнектеләр, хәзер кайчак йоклап киткәндә йөзләренә карыйм – төш күреп елмаялар. Шушы елмаюлары өчен Аллаһка елый-елый шөкер кылам.

Германиядәге качаклар лагерында Украина балалары
Германиядәге качаклар лагерында Украина балалары

Әмма өлкән балаларыма авыррак. Күченеп йөрүебезгә риза түгелләр, стресс кичерәләр, алар да елый, кабул итә алмыйлар чынбарлыкны. Сөйләшәбез, гел сүз Украинадагы өйгә, анда калган әтиләренә, дуслары, мәктәпкә килеп төртелә. Алар уйлары белән шунда калды, һаман шуның белән яши.

Юлыбызда, шөкер, һәрвакыт мәрхәмәтле кешеләр очрады, елмаялар, безне кадерле кешеләрен сагынып көткән кебек хөрмәт күрсәтәләр. Безгә тыныч тормышта яшәргә шартлар тудырган һәр кешегә рәхмәтләр укыйм.

Украинадан Германиягә килгән качакларга дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар да булыша, ихтыярилар да шактый. Германиядә качаклар өчен махсус оештырылган берничә лагерь бар. Шуларның берсенә "Ханым" халыкара хатын-кызлар берләшмәсе активисты, чыгышы белән кырымтатар Марта Ансилевская-Ленштедт та даими йөри. Ул сугыш аркасында өйләреннән качып киткән берничә татар гаиләсенә ярдәм итә. Араларында башта аннексияләгән Кырымнан Украинага, аннары сугыш башлану белән Германиягә килүче кырымтатарлар бар. Ул да качак тормышында иң авыры балаларга төшә дип саный.

Ансилевская-Ленштедт
Ансилевская-Ленштедт

Ул ярдәм иткән бер гаиләдә өч бала, 7 һәм 11 яшьлек ике малай һәм кечкенә кыз. Марта сөйләвенчә, малайларның күзләренә карарлык түгел, алар сагыштан, чарасызлыкан сыгылып төшкәндәй кыяфәттә иде, ди.

— Аларның күңелләре яралы. Сүз дәшмиләр, сөйләшмиләр, бик моңсулар. Кызы әле бәләкәй, ни булганын аңламый, ул елмая, көлә, минем кызым белән бик тиз дуслашты, уйнарга ярата. Мин аларны концертка алып барырга карар иттем, баш тартмадылар. Качакларны торыр урын, ашау, киемнәр белән тәэмин итү мөһим, әмма кеше тормышы моның белән генә чикләнми бит, аңа рухи азык, матур хисләр кичерү кирәк. Кызым концертка велосипедка утырып килде. Бәләкәй кыз шуны күрде дә елап та җибәрде. Үзенеке Украинада калган, шул кирәк ди. Ничек тынычландырырга дип азапландык, аңа кызымның курчагын бүләк иттек. Вак мисал кебек, әмма үзәккә үтә, — ди ул.

Марта фикеренчә, Германиядә яшәп китәр өчен ихтыяр көче күп кирәк. Хатын-кызлар арасында Польшага китүчеләр күп, чөнки ул Украинага якынрак, чиктә ирләргә якынрак торабыз дигән уй качак хатыннарның күңелен җылыта.

— Мин ярдәм иткән гаилә Германиягә килеп биредә җиңел генә эш, фатир табарбыз дип уйлады. Әмма монда калыр өчен нык тырышырга кирәк. Алар ахыр чиктә Польшага китте. Өйгә якынрак. Аннары Украина һәм поляк телләре бер-берсенә охшаш. Германиядә алман телен белмәсәң булмый. Берсе дә иртәгәсе ничек булуын фарзлый алмый. Сугыш әле күпме барыр – төгәл җавап юк. Әмма Украинадан качып киткән кырымтатарлар Кырымга кайта алмас, — ди активист.

Лилия Закирова кызы Иркә белән Истанбулда
Лилия Закирова кызы Иркә белән Истанбулда

33 яшьлек Лилия Закирова тумышы белән Азнакайдан, Казанда укый, турист бизнесы оештыра. Сәфәрдә ире Дима белән таныша. Ул - украин. 2014 елда мөселманча никах укыталар. Туйдан соң иренең туган шәһәре Киевка китеп төпләнә. Ире белән бергәләп яңа урында турист бизнесын үстерә башлый. Әмма сугыш башлана. Лилия бер яшьлек кызы белән Истанбулга чыгып китә. Ире белән өч ай дәвамында интернет аша аралаша. Аның сүзләренчә, иң авыры - баласының әтисез үсүе һәм әтисенең баласының беренче адымнарын күрә алмавы. Сугыш барысын да чәлпәрәмә китерде, ди ул.

— Безнең беркайчан да болай озакка аерылышкан булмады. Бик авыр аерылыштык. Мин елыйм, бала елый. Көн саен интернеттан аралашабыз, әмма бала әнисе белән генә түгел, әтисе белән дә үсәргә хокуклы. Әби-бабай белән сөйләшә, әмма әтисен телефон экранында күрсә куана, битен сыпыра. Сагына ул, әйтә генә белми. Ирем баласының ничек тәпи киткәнен дә күрмәде. Бу гаделме инде? Төркиядә төрекләр балаларны нык ярата, кызымны да гел үз итәләр, сөяләр, күчтәнәчләр бирәләр, күтәреп сикертәләр... Чит ирләр сөя, ә әтисе кочагына ала алмый. Һәм моңа барысына да сугыш гаепле. Минем баламның балачагы урланды, — ди Лилия.

Украинадагы сугыш аркасында өйләрен ташлап китүчеләр сана арта бара.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын ул ачыкламады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG