Краснодар краеның Туапсе шәһәрендәге нефть базасында янгын чыккан, бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итә.
Янгын 28 февральгә каршы төндә, сәгать икеләр тирәсендә Индустриальная урамында башланган диелә, ачык белешмәләрдән күренгәнчә, биредә "Роснефть" ширкәтенең нефть эшкәртү заводы урнашкан.
Биредә яшәүчеләр нефть базасында берничә секунд аерма белән генә ике шартлау ишеткән, дип яза 93.ru басмасы.
Astra исә завод биләмәсенә "нәрсә булуы ачыкланмаган ике оча торган аппарат" һөҗүм итүен яза, бойлер урнашкан бүлмәгә зарар килгән, ә бина янында метр ярым тирәнлектә ике бүрәнкә тапканнар.
Baza һәм Shot Telegram-каналлары язуынча, нефть базасына шартлаткыч тутырылган пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән, алар нефть саклау урыныннан 100 метр читкә төшкән.
РИА Новостиның ашыгыч хезмәтләрдәге чыганагы да нефть базасы тирәсендә "пилотсыз очкыч теркәлде" дип белдергән. Хакимиятләр бу мәгълүматка фикер белдермәде.
Туапсе мэриясендә әйтүләренчә, янгын хуҗалык корылмасында чыккан, ә янып китү мәйданы кимендә 200 дүрткел метр булган.
Сәгать төнге өчкә янгынны сүндергәннәр. Туапсе хакимиятендә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының край идарәсендә әйтүләренчә, янгын нефть резервуарларына кагылмаган, нефть продуктлары агып чыкмаган, зарар күрүчеләр юк.
93.ru басмасы язуынча, Туапсе хакимиятләре кешеләргә "ялган мәгълүматлар таратмаска" кушкан һәм моның өчен җаваплылыкка тартулары бар дип кисәткән. Мэриядә "борчылу өчен сәбәпләр юк", дип тә белдерәләр.
Astra басмасы исә шартлаулар булган урыннан 30 метр ераклыкта Русия саклану министрлыгы хәрбиләренең казармасы урнашкан дип яза. Әлегә башка чыганаклар бу мәгълүматны расламады.
- Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
- Быел гыйнвар башында Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов Украинада сугыш барган чакта, Русия җирләренә яңа һөҗүмнәр дә ясалырга мөмкин, алар " тагын да эчкәрәк" ясалачак, дип белдергән иде. Узган елның декабрендә Сарытау өлкәсенең Энгельс хәрби һава аланына украин һөҗүмнәре булды.
- Гыйнвар уртасында Мәскәүнең берничә районына һава һөҗүменнән саклану комплекслары куелды.
- Русия президенты Владимир Путинның Валдайдагы резиденциясеннән алты километр ераклыкта урнашкан Ящерово авылына да һава һөҗүменнән саклану комплексы урнаштырылган дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!