Украина саклану министры башкорт телендә башкортларга мөрәҗәгать итте

Украина саклану министры Алексей Резников

"Интерфакс-Украина" мәгълүмат агентлыгы Украина саклану министрлыгының башкортларга мөрәҗәгатен чыгарды, ул урыс һәм башкорт телләрендә язылган.

Украина саклану министры Алексей Резникның башкортларга язылган мөрәҗәгате таралды. Ул "Башкортлар нәрсә өчен сугыша?" һәм аны "Интерфакс-Украина" мәгълүмат агентлыгы чыгарды.

Резник башкортларны "үз кешеләрен Украинадан алып китәргә" чакыра. "Безгә сугыш җинаятьчеләрен тапшырыгыз. Шуннан соң гына без үз халкыбыз өчен яхшырак киләчәгебезне коруга берләшә алабыз", дип искәрткән ул.

Үз мөрәҗәгатендә украин министры Башкортстанның файдалы казылмаларга бай булуына карамастан, тормыш дәрәҗәсе тиешенчә түгел, ди.

"Башкортстан республикасы халык саны ягыннан Русия субъектлары арасында җиденче урында тора. Эчке тулаем җитештерүе ягыннан – унынчы урында. Шулай да, 2022 ел йомгакларына күрә, тормыш сыйфаты ягыннан төбәк утызлаган урын белән бәяләнә. Бу бик гаҗәп, чөнки Русия нефть һәм нефть эшләнмәләре сатып зур керемнәр ала", дип язган ул.

Резник Русиядәге башкортларның һәм башка халыкларның тел ягыннан кысылуын да искәрткән. Ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.

"Сез үлгән солдатларны күмәрсез һәм шул көннән башкорт теле дәресләре күбәерме? Юк. Башкорт дәүләт университетының рәсми сайты биш телдә. Әмма алар арасында башкорт теле юк. Ул анда сез кан коеп кайткач кына булачакмы?", дип сорый Украина министры.

Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов Украина саклану министрлыгы башкорт халкының югалмавын күрә һәм шуңа мөрәҗәгать итә, дип саныйм, дигән бу уңайдан Габбасов "Idel.Реалии"-га.

Аның әйтүенчә, Украинада башкорт милли хәрәкәтенең актив рәвештә Кремльгә каршы торырга тырышуын һәм бәйсезлеге өчен көрәшүен күрәләр.

"Украина саклану министрлыгы мөрәҗәгатендә кире кагып булмастай фактлар һәм дәлилләр санап үтелгән. Ул урыс хакимияте тарафыннан башкортларның нинди мыскыллауларга һәм мәхрүм итүләргә дучар булуын санап үтә. Бу сүзләр дөрес", дип искәртә ул.

Габбасов әлеге мөрәҗәгать "рашист пропагандасы белән башы әйләнгәннәрнең" күзен ачар дип өметләнә.

"Резников сүзләреннән соң кешеләр башкортларның алга таба да бу сугышта катнашуы – безнең халык өчен үлемгә тиң булуын аңлаячак", дигән Габбасов.

Быел майда Башкортстаннан Украинадагы сугышка ихтыярилардан торган бишенче батальон җибәрелде. Барлыгы алты шундый батальон төзелде. Төбәктә, моннан тыш, республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырмакчылар, шулай ук медицина ротасы да төзеделәр.

Башкортстанда барлыгы алты батальон төзелгән. Алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә.


Шул ук вакытта Башкортстан Украинадагы сугышта иң күш кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, республикадан бу сугышта кимендә 700кеше һәлак булган.

  • Русия хакимияте федерализм идеясен яклаучыларга карата репрессив сәясәтне көчәйтә бара. Мәскәүнең милли сәясәтен һәм федерализмны юкка чыгаруын активистлар һәм экспертлар гына түгел, халыкара оешмалар да тәнкыйтьли.
  • 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясенең киңәш комитеты Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Белгечләр урыс теленең өстенлеге тагын да арттырыла баруга һәм шул ук вакытта "милли азчылыклар телләренә нәтиҗәле ярдәм" булмауга борчу белдерде. Бу бәяләмә шул исәптән Татарстанда алынган мәгълүматтан чыгып ясалды.
  • Бу вазгыятьтә 2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле – дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар фикеренчә, Путин тәкъдим иткән бу үзгәреш урыс теленең һәм урыс миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Бу үзгәрешләр активистлар тарафыннан күп тапкыр каты тәнкыйтьләнде.
  • Моңа кадәр Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә"татар теле дәүләт теле булуына карамастан, аны өйрәнергә теләгән кешеләрдә бу мөмкинлекне файдалануда кыенлыклар бар" дип белдерде. Европа белгечен Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә тапшырып булуы да гаҗәпләндерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!