Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы: Русиядә милләтләр күп, хокуклары гына чикләнгән


Халыкларның милли-мәдәни үсеше җыр-биюгә генә кайтарып калдырыла

Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясенең киңәш комитеты Русиядәге хәлләр турында хисап чыгарды. Анда илдәге хәлләр Русия хакимиятләре 2016 ел азагында тапшырган хисапка, башка язма чыганаклар һәм комитет вәкилләренең 2017 елның 16-24 октябрендә Мәскәү шәһәренә, Мәскәү, Мурмански, Краснодар һәм Төмән өлкәләренә, шулай ук Татарстанга сәфәре барышында хакимияттәге һәм хакимияттә булмаган кешеләр белән очрашуларда алган мәгълуматларга нигезләнеп бәяләнә.

Милли азчылыкларны яклау конвенциясе

Милли азчылыкларны яклау конвенциясе – Европа шурасы илләренең милли азчылыклар хокукларын яклау турындагы килешүе. 1995 елда имзаланган килешү 1998 елда гамәлгә керә. Хәзер бу килешүне барлыгы 39 әгъза ил, шул исәптән Русия дә ратификацияләгән. Конвенциянең ничек үтәлүен әгъза илләр тапшырган хисаплар һәм үзе туплаган башка мәгълүматлар нигезендә киңәш комитеты күзәтеп бара.

Бу документта Русиянең тел сәясәтенә аерым игътибар бирелә. Урыс милләтенең һәм урыс теленең гомум дәүләт үзаңының нигезе итеп алынуы милли азчылыкларга карата алып барылган сәясәткә дә тәэсир итә диелә.

Рәсми риторика һәм хакимият яклы медианың күп мәдәниятле җәмгыятьне уңышсыз итеп сурәтләве, читтән куркыныч яный һәм урыслар тирәсенә сыенырга кирәк дигән фикерне куәтләве турында языла анда.

Белгечләр хакимиятнең бу юнәлештә алып барган эшчәнлеген раслаучы мисаллар да китерә. Шуларның берсе – мәктәпләрдә Русиядәге урыс булмаган халыкларның телләрен укыту сәгатьләрен киметү.

"Тикшерелгән чорда милли азчылыклар телләрен укыту һәм ул телләрдә белем бирү күләме шактый кимеде. Мәгариф өлкәсендәге реформаларга элеккечә бертөрлелек һәм урыс теленә аерым мөнәсәбәт белән эш итү хас. Болай да җәмгыятьтә азчылыклар телләрен куллану аз булганда болар азчылык, кайвакыт җирле халыкларның да, һәм еш кына милли республикаларда күпчелекне тәшкил иткән зур азчылыкларның да тел хокукларына тәэсир итә", ди хисап авторлары.

Анда шулай ук илдәге халыкларның милли-мәдәни үсеше мәсьәләсен җыр-биюгә генә кайтарып калдыру сәясәте дә тәнкыйтьләнә.

Халыкларның милли-мәдәни үсеше җыр-биюгә кайтарып калдырыла

"Милли азчылыклар вәкилләренең мәдәни тормышы элеккечә күпсанлы оешмаларның күпсанлы чаралар уздыруы аша алып барыла, әмма бу тырышлыклар бары мәдәниятнең фольклор ягы белән кызыксынучылар өчен генә файдалы", диелә документта.

Дини азчылыкларны бастыру

Киңәш комитеты Русиядә мөселманнарга һәм "традицион булмаган" дин тотучыларга карата экстремизмга каршы кануннарның аеруча күп кулланылуы һәм "Татарстан кебек республикаларда икетеллелеккә карата скептик мөнәсәбәтнең рәсми дәрәҗәдә диярлек" булуы турында да яза.

Урыс теленең өстенлеге

Европа белгечләре урыс теленең өстенлеге тагын да арттырыла баруга һәм шул ук вакытта "милли азчылыклар телләренә нәтиҗәле ярдәм" булмауга борчылу белдерә. Бу уңайдан алар милли республикаларның дәүләт телләрен мотлак уку мөмкинлеге булмауны искә ала. Русиянең күптән түгел үзгәртелгән милли сәясәт стратегиясендә Русия халыкларының телләрен үстерү түгел, ә аларны саклау турында гына язылды.

Ни өчен татарлар туган тел итеп урыс телен сайлый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

Урыс теленең милли азчылыклар хисабына көчәюе 2006 елдагы мәгариф реформасы, 2009 елда бердәм дәүләт имтиханы кертү, 2012 елда мәгариф турындагы канун кабул итүдән башланып, федераль мәгариф програмнарын үзгәртү нәтиҗәсендә тагы да көчәйде, диелә хисапта.

Расизм һәм ксенофобия

Хисап авторлары Русиядә дискриминацион кануннар чыгарылу турында гына түгел, ә милли азчылыклар вәкилләренә карата ксенофобия күренешләре еш очрау турында да яза. Комитет әгъзалары фикеренчә, милли азчылыклар вәкилләренә карата дискриминация һәм нәфрәт уяту, расизм әле һаман да киң таралган күренеш. Шул ук вакытта мондый җинаятьләрне җәзалау очракларының да артмавына игътибар иткән Европа вәкилләре.

Татарстанда алар Яшел Үзән районында чегәннәрнең даими эзәрлекләүгә дучар булуын ачыклаган. Европа белгечләре анда полиция хезмәткәрләренең чегәннәр яшәгән урынга даими рейдлар, бер сәбәпсез документ тикшерүләр оештыруы, кем булуын ачыклау өчен чегән хатыннарының балалары белән бергә полиция бүлегендә сәгатьләрчә ябып тотылуы турында яза.

Бердән артык җыелмаска

Күтәрелгән проблемнар арасында башкалары да бар. Комитет фикеренчә, милли азчылыкларның үз фикерен ирекле белдерүе, җыелышлар уздыруы, берләшүләре өлкәсендә артка чигенү сизелә. Моңа "чит ил агенты" һәм "теләнмәгән оешма" тамгаларын булдыру да сәбәп булып тора дип саный экспертлар.

Милли азчылык оешмаларына административ басым артты, чит илдән финанслар алу мөмкинлеге күпкә кимеде һәм эшчәнлек мәдәни, социаль өлкәдә чаралар уздыру белән генә чикләнергә мәҗбүр булды, дип яза хисап авторлары.

Бу өлкәдә Башкортстан да телгә алына. "Милли азчылыкларның ирекле җыеннар уздыруына килгәндә, аларның ана телләрен яклау чараларын үткәрүенә аяк чалына. Мисал өчен, 2015 елда Башкортстанда татар милләтеннән булган оппозиция активисты Җинаять кодексының 212.1 маддәсе нигезендә тыныч демонстрациядә катнашу өчен хөкем ителгән беренче кеше була", ди авторлар.

Хисапта милли азчылыкларның ирекле үзбилгеләнү проблемнары да күтәрелә. Бу өлкәдә Мәскәүгә чаралар күрү кирәклегенә басым ясала. Монда "себер татарлары", "эрзя", "мокша", "помор"лар искә алына.

2010 елгы җанисәп вакытында үзләрен "себер татарлары" дип санаучыларга җанисәпне уздыручылар "татар" дип язарга тәкъдим иткән, диелә документта.

Омбудсменнан ни файда?

Документ авторлары омбудсменнарның исем өчен генә көн асрауларына басым ясый. 2017 елны Татарстанда милли телләрне укыту белән проблемнар башлангач, омбудсменга бер генә шикаять тә язучы булмау комитет вәкилләрен бик аптырашта калдырган. Башка төбәкләрдә дә милләтара мәсьәләләргә бәйле мөрәҗәгатьләрнең бик аз булуына алар борчылу белдерә.

Мәскәүне мактау

Шул ук вакытта хисапта Мәскәүне мактаган өлешләр дә бар. Мисал өчен, хөкүмәткә карамаган оешмаларның милли азчылыкларга грант бирүе искә алына.

"Президент грантлары фонды" федераль дәрәҗәдә хөкүмәткә карамаган оешмаларга ярдәм итә. Бу програм нигезендә финансланучы 12 юнәленшнең берсе этникара һәм динара татулыкны ныгыту проектларына каралган, диелә хисапта.

Шул ук вакытта әлеге проектлар арасында шик тудырганнары да бар, бу уңайдан хисапта Русиянең милли сәясәте тәнкыйтькә тотыла.

Халыкны куркыту өчен казакларны куллану

Документта дәүләтнең халыкны куркыту өчен казакларны куллануы турында да басым ясала.

2005 елның 5 декабрендә "Русия казакларының дәүләт хезмәте" турындагы Федераль канун нигезендә хәрби төркемнәр буларак оешкан казаклар тарафыннан милли азчылыкларны дискриминацияләү турындагы мәгълүматлар комитетта борчу тудырды, ди белгечләр.

Алар сүзләренчә, 2014 елны Сочида узган Олимпиада вакытыда Краснодар краенда 1000 казак полициягә ярдәмче буларак җәлеп ителгән. Ул вакыттагы губернатор сүзләренчә, әлеге казакларга полиция вәкаләтләрен дә арттырып чара күрергә хокук бирелгән.

Комитет вәкилләренә Краснодарда булганда казакларның турыдан-туры булмаса да халыкны куркытып торучы бер фактор булуын әйткәннәр. Әлеге казакларның полициядән аермалы буларак, славян булмаучыларны дискриминацияләве әйтелә.

Казаклар турында элегрәк Азатлык та язган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG