Силуанов өч ел эчендә федераль бюджет чыгымнары 1,5 тапкырга артты дип белдерде

Русия финанс министры Антон Силуанов

Аның әйтүенчә, салымнарны яки бюджет дефицитын арттырып чыгымнарны тагын да үстерү инде мөмкин эш түгел.

Соңгы өч елда федераль бюджет чыгымнары 1,5 тапкырга арттырылган һәм 18 трлн сумнан 29 трлн сумга җиткән. Бу хакта Петербур халыкара икътисади форумында (ПМЭФ) Русия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, салымнарны яки бюджет дефицитын арттырып чыгымнарны тагын да үстерү инде мөмкин эш түгел.

"Күбрәк чыгымнар телибез икән, акчаларның каян килүен дә аңларга кирәк. Акча күктән төшми. Яки без дефицитны һәм билгеле инфляция белән төп процентларны арттырачакбыз – моның өчен халык һәм эшмәкәрлек түләячәк. Яисә салымнарны арттырачакбыз", дигән ул. Министрның сүзләрен "Интерфакс" җиткерә.

Силуанов фикеренчә, иң дөресе - яңа проектлар өчен акчаларны хәзерге бюджет кысаларында гына табу. Кайбер ниятләнгән чыгымнарны исә кичектереп торырга кирәк. "Бу иң авыры, әмма иң дөресе", дигән ул.

Русиядә 2023 елның гыйнвар-апрель айларында федераль бюджет кытлыгы 3,4 трлн сум булган, ел буена ниятләнгән күрсәткечтән – 2,9 трлн сумнан да артып киткән.

  • Федераль бюджет кытлыгы төрле тармакларга йогынты ясый. Мәсәлән дәүләт ярдәме кимегәнгә күрә, Русия һава ширкәтләре кайбер маршрутларга очмый башлады. 2023 елда Мәскәүне урап уза торган, төбәкләргә булган очышлар өчен дәүләт ярдәмен 9 миллиард сумнан 7,5 миллиард сумга калдырган. Сәбәбе – бюджет дефициты.
  • Элегрәк "Ведомости" басмасы үз чыганакларына таянып, финанс министрлыгының Русия ширкәтләре өчен бер тапкыр алына торган җыем салымы турында канун өлгесе әзерләвен язган иде. Аның максаты – сугыш барганда һәм санкцияләр шартларында бюджет керемнәрен арттыру диелә. Русиядән китүче чит ил ширкәтләренә дә искәрмә ясалмаячак, гадәттән тыш салымны алар да түләячәк.
  • Бер үк вакытта Русия аннексияләгән яңа төбәкләргә быел федераль бюджеттан 410 миллиард сумнан артык ярдәм биреләчәк. Аеруча фетнәчел Донецки "халык республикасы"на бирелгән федераль ярдәмнең күләме иң зурысы булып тора, алар Кырымга бирелгәннән дә күбрәк.
  • Шул ук вакытта Татарстанның Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул итте.
  • Башкортстанның да бюджет дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!