2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 30 сентябренә кадәр Русиянең 57 меңнән артык качагы АКШ чиген үткән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк. Бу хакта АКШ чик буе идарәсендә җиткерделәр.
2021 елда АКШ чиген Русиянең 13 240 ватандашы үтеп чыккан булса, 2022 елда Кушма штатларда 36271 русияле сыену эзләгән.
Русияләрнең АКШка агылуы аеруча былтыр ноябрьдә (6931 кеше) һәм декабрь (9227) айларында нык күзәтелгән.
Быел гыйнвардан башлап Русия качаклары агымы акрынлап азая башлаган: бу елның беренче елында АКШ чиген 5805 русияле кичеп чыккан булса, сентябрьдә андыйлар саны 2906 булган.
Русияләр АКШтан сыену урынын төрле сәбәпләр белән сорый: мәсәлән Русиядә дәвам иткән мобилизация, сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнү аркасында, ил хакимиятенең Украинага карата сәясәте белән риза булмау сәбәпле.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
- Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
- Росстат белешмәләренә күрә, 2022 елда Русиядән 24 миллионнан артык кеше чыккан. Бу 2021 ел белән чагыштырганда өч миллионга диярлек күбрәк.
- Сәфәрләрнең максатлары төрле булган: турист буларак чыгучылар да, эш белән китүчеләр дә, күченүчеләр дә булган.
- Даими яшәү урынын рәсми рәвештә алыштыручылар бик аз була. Мәсәлән 2022 елның беренче яртысында чит илдә даими яшәүгә рөхсәт алуы турында 32 русияле генә хисап биргән. Аларның 21е Казакъстанда, тугызы - Төркиядә, берсе Таҗыкстанда берсе Монголиядә яшәп калган.
- Май аенда Русиянең 1109 ир-аты хәрби хезмәткә чакырылудан куркып, Финляндиядә сыену урыны сораган, дип хәбәр ителде.
- 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
- Азатлык мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясын Казакъстан һәм Кыргызстан мисалында да карады. Казакъстанга күченеп китүчеләр арасында төпләнеп калучылар да, шул ук вакытта Русиядә сугышка дип ирләрне чүпләү эше берникадәр тынгач, кайтып китүчеләр дә булды. Аларның бер өлеше Татарстан белән Башкортстанда калган гаиләләрен сагынды, икенче өлешенең яшәргә акчасы калмады, урнаша алмады. Һәрберсенең үз сәбәпләре. Калучыларның күпчелеге йә Казакъстан башкаласы Астанада, йә Алматы шәһәрендә урнашып калды.