Русиянең 1109 ир-аты хәрби хезмәткә чакырылудан куркып, Финляндиядә сыену урыны сораган. Европа берлеге моңа карашын белдерми торып, Финляндия хакимиятләре бу кешеләргә качак статусы бирә алмый. Бу хакта Yle басмасына илнең миграция хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Финляндия миграция хезмәте җитәкчесе Санна Суттер әйтүенчә, Төньяк Европадагы башка илләрнең хакимиятләре дә хәрби хезмәткә яраклы яшьтәге русияләргә сыену урыны бирү мәсьәләсендә Европа берлеге фикерен көтә. Европа берлегенең бу хактагы карары кайчан әзер булачагы әлегә билгеле түгел диелә.
Быел гыйнвар ахырында Финляндия хакимиятләре илдә мобилизациядән качкан русияләргә сыену урыны бирүне сораган гаризалар каралудан тукталып тора дип хәбәр иткән иде.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
- Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
- Узган елның көзеннән Башкортстаннан чит илләргә 13 613 кеше (шуларның 10 615е – БДБ илләренә) күченгән.
- 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
- Казаннан китүчеләрнең күбесе Төркиягә килеп төпләнергә туры килүне шәхси фаҗига дип кабул итә. Йорт, фатирларын, туганнарын, дусларын, бизнес, уңай мохитен калдырып ашык-пошык чыгып китәргә туры килде. Ә алда – билгесезлек.
- Азатлык мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясын Казакъстан һәм Кыргызстан мисалында да карады. Казакъстанга күченеп китүчеләр арасында төпләнеп калучылар да, шул ук вакытта Русиядә сугышка дип ирләрне чүпләү эше берникадәр тынгач, кайтып китүчеләр дә булды. Аларның бер өлеше Татарстан белән Башкортстанда калган гаиләләрен сагынды, икенче өлешенең яшәргә акчасы калмады, урнаша алмады. Һәрберсенең үз сәбәпләре. Калучыларның күпчелеге йә Казакъстан башкаласы Астанада, йә Алматы шәһәрендә урнашып калды.
- Күптән түгел Путин русияләрнең чит илгә агымын киметү өчен чаралар күрергә кушты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум