Ленария Мөслим Муса Җәлил музее мөдире булып билгеләнде

Ленария Мөслим

2019-2023 елларда ул Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләде.

Татар яшьләр активисты, Татарстан Милли музее хезмәткәре Ленария Мөслим (Мөслимова) Муса Җәлил музее мөдире булып эшли. Бу хакта боерык яңа елга кадәр үк чыккан булса да, ачык рәвештә 21 гыйнвар хәбәр ителде.

Бу хакта Мөслим үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

— Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз, — дигән ул Татар-информга.

2023 елдан ул Татарстан Милли музеенда төрле вазифаларда эшләде.

2019-2023 елларда Ленария Мөслим Дөнья татар яшьләре форумы белән җитәкчелек итте. Ул форумның элекке рәисе Тәбрис Ярулинның кинәт киткәннән соң башта шура утырышында вакытлыча рәис вазифаларын башкаручы булып, соңрак форумда рәис буларак сайланды.

2019 елда Тәбрис Яруллин Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән Тәбрис Яруллин барлык иҗтимагый вазифалардан китүен һәм Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда катнашмаячагын белдергән иде. Ул моны үз теләге белән аңлатса да, җәмәгатьчелек моңа ышанмады. Форум шурасы Миңнехановка ачык хат белән чыкты, интернетта "Мин/без Тәбрис Яруллин" дигән өндәмәләр таратылды.

2023 елның декабрендә Татар яшьләре форумы рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды.

  • Муса Җәлил музей-фатиры – Татарстан Милли музее филиалы. Ул Казанның Максим Горький урамында урнашкан. Бу йортта 1940-1941 елларда гаиләсе белән Муса Җәлил яшәгән.
  • Моңарчы музейны Нәзирә Фәттахова җитәкләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!