Медиа: Лаешта Украинага каршы сугышучыларга һәйкәл куелачак

"Алга" батальоны, иллюстратив фото

Бу Татарстанда Украина сугышында катнашучыларга багышланган беренче зур мемориаль һәйкәл булачак.

Татарстанның Лаеш районында Украинага каршы сугышта катнашучыларга һәйкәл урнаштыру эшләре башланды. Бу хакта "Бизнес Online" басмасы хәбәр итә. Басма һәйкәлнең эскизын да чыгарды.

Һәйкәл Җиңү паркында, элегрәк артиллерия кораллары торган урында урнашачак.

Һәйкәл макеты тулы буйга басып торган солдатның барельефы урнаштырылган гранит дивардан гыйбарәт. Аның янында сугышта һәлак булган катнашучыларның исемнәре язылган диварда торачак. Һәйкәлне рәсми ачу 9 Майга планлаштырыла.

Моннан тыш, Лаешта шәһәрнең Дан аллеясында "һәлак булганнарның кайгысын кичерүче аналар"га багышланган тагын бер һәйкәл куярга планлаштыралар.

Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда сугышта катнашучыларга һәйкәл булдыру турында әйткән иде. Әлегә Җиңү паркында булачак һәйкәл урынына истәлек ташы салынды.

Лаештагы һәйкәл Татарстанда Украина сугышында катнашучыларга багышланган беренче зур мемориаль һәйкәл булачак. Моңа кадәр республикада күбрәк кечерәк мемориаль формалар гына ачылган иде: Тәтештә стела, Биектауда мемориаль һәйкәл һәм Чаллыда истәлек тактасы.

Шул ук вакытта, 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, текләкләренә ирешә алмады. Казанны басып алучылар һәйкәлен исә төзекләндерәләр.

  • Татарстан рәсмиләре Русиянең Украинага каршы сугышта актив катнаша: сугышка ихтиярилары күпләп җәлеп итә, һуманитар ярдәм күрсәтә, сугышны аклау пропагандасын алып бара.
  • Азатлык Радиосы исәпләвенчә, республикадан сугышта кимендә 8031 хәрби һәлак булган. Бу без ачык чыганаклардан тапкан кешеләр генә, хакимият чын югалту саннарын яшерә, чын саннар күпкә югарырак булырга мөмкин.
  • Республикадан сугышта үлүчеләрнең урта яше якынча элекке күрсәткечтә тора: 39,17. Иң күп үлүчеләр – нәкъ урта яшьтәге, җиң сызганып эш эшли алырлык ирләр, гаилә башлыклары.
  • Безнең хисапка күрә, Лаеш районыннан сугышта кимендә 129 кеше һәлак булган. Алардан кимендә 42 кеше – 34 яшькә кадәр.
  • Быел гыйнвар башында Татарстан хакимияте Украинага каршы сугышка контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләвен 400 мең сумнан 2,5 млн сумга кадәр арттырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!