Accessibility links

"Мондый һәйкәл һәр авылга кирәк". Казаннан качып узган Хәтер көне


Татар иҗтимагый үзәге активистлары быел Хәтер көнен яшерен төстә һәм Казаннан читтә үткәрергә мәҗбүр булды. 15 октябрь көнне микроавтобус яллап алар Яшел Үзән районының Югары Урысбага авылы янында урнаштырылган һәйкәл янына барып дога кылды. "Ватаныбызны саклаганда башын салган, халкыбызның батыр улларына, кызларына — 1552 ел" дип язылган бу һәйкәлне быел гына төзекләндергәннәр.

Соңгы елларда Казан шәһәре хакимияте Хәтер көнен үткәрү өчен башкала үзәгендә урын бирмәде. Шунлыктан ул тыйнак төстә Тинчурин паркында узып килде. Быел исә прокуратура Тинчурин паркында оештыруны да тыйды. Алай гына да түгел, 15 октябрь иртәсендә Хәтер көнен оештырырга мөмкин активистларны өйләреннән прокуратурага алып киттеләр. Аларга Хәтер көне кебек чараларда катнашырга ярамавы хакында кисәтүләр дә тапшырылган.

Шул ук көнне Татар иҗтимагый үзәге активистлары Казаннан читтә Хәтер көне үткәрергә планлаштырган иде. Мөгаен, оештыручылар булмаса, анысы да узмый калыр, дип уйлаганнардыр. Тик барыбер, Химиклар сарае каршына вәгъдә ителгән автобуска унбишләп кеше җыелды. Шул исәптән, иртән прокуратурада утырган активистларның берсе Хәмид Вәлиди дә шунда иде.

Автобус вакытында кузгалып китте. Чарага бармыйча, башкаларны озатып калган Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәүф Габдрахманов Азатлыкка әйтүенчә, Химиклар сарае каршына тупланган әби-бабайларны читтән ике егет күзәтеп торган. Автобус китеп озак та үтми, полиция машинасы да килеп җиткән.

"Мондый һәйкәл һәр авылга кирәк"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Сәгатьтән артык дәвам иткән юлда гид булып эшләүче Айрат Хәтмулла тарих белән таныштырып барды. Зөя шәһәрчегенең татар авылы өстендә төзелүен, Шәймиев андагы мәчетне торгызырга вәгъдә итеп тә үз вәгъдәсен онытуын искә төшерде. Гольф клубы кору өчен Савиново авылы кешеләрен дә торак вәгъдә итеп, өйләреннән куып диярлек чыгарганнар икән. Алар да ун ел чамасы кайсы дачада, кайсы туганнарында яшәп ята. Иннополисның Мәскәү миллионерлары сатып алган җир өстендә салынуын һәм хәзер шуларга салым түләп ятуларын да бәян итте Айрат Хәтмулла.

Югары Урысбага авылына борылгач, активистлар юл читендә агачлар арасында торган һәйкәлгә туктап, кечкенә генә Хәтер көне чарасы ясады.

Югары Урысбага авылы янындагы һәйкәл
Югары Урысбага авылы янындагы һәйкәл

— Бу һәйкәлне мин 2013 елда ук күргән идем. Ул чакта төшкән фотосурәтләрем дә бар. Безнең өч дистә ел буе Казанда һәйкәл куйдыра алмаганны күреп, менә монда һәйкәл утыртып куйганнар. Быел төзекләндерү эшләре дә башкарылган. Димәк, халык битараф түгел. Без Казанда булдыра алмаганны менә монда булдырганнар, - дип сөйләде Татар иҗтимагый үзәге активисты Илгизәр Бәдретдинов. Бу гамәл башка авылларга да үрнәк булып, һәр татар авылында шундый бер һәйкәл кую мөмкин бит, дип үзара фикер алыштылар.

Быелгы төзекләндерү эшләре вакытында һәйкәлнең язуы бераз үзгәртелгән булуга да игътибар итте картлар. Элегрәк ул "Ватаныбызны илбасарлардан саклаганда һәлак булган каһарман милләттәшләребезгә — 1552 ел — халкыбызның барлык сугышларда башын салган данлыклы улларына һәм кызларына" дигән язу белән торган. Ә хәзер анда "Ватаныбызны саклаганда башын салган, халкыбызның батыр улларына, кызларына — 1552 ел" дигән язу куелган.

Казан шәһитләре һәйкәле янында дога кылу
Казан шәһитләре һәйкәле янында дога кылу

Хәмид Вәлиди шунда шигырьләрен укыды. Әле иртән генә милли активистларны прокуратурага алып китү, православларга елына ике тапкыр Казанның үзәгендә тәре йөреше оештырырга рөхсәт итүләре, ә татарларны ачыктан-ачык мыскыллаулары, кысулары турында сөйләштеләр. Казанны басып алганда һәлак булган бабалар рухына дога кылынды.

Хәтер көне соңгы елларда болай да зур чара буларак узмады, анда азсанлы кешеләр генә катнашты. Ни өчен ул быел тыелды соң, дигән сорауга Айрат Хәтмулла җавап бирде.

Айрат Хәтмулла
Айрат Хәтмулла

— Мәктәпләрдә татар теле белән фидакярь төстә көрәшкән төсле, монда да прокуратура алдан ук тырышып чарасын күреп куйды. Монда полициянең дә, федераль иминлек хезмәтенең дә катнашы юк, бу бары тик прокуратура инициативасы белән эшләнгән эш. Шәһәр хакимияте рөхсәт бирде, ә прокуратура экстремистлыктан сакланып чарасын күрде, - диде Айрат Хәтмулла.

Азатлык әлеге һәйкәлне урнаштыруда катнашкан һәм быел төзекләндергән кеше белән сөйләште. Ул исемен матбугатта күрсәтмәүне үтенеп, бары шул шарт белән генә аралашырга ризалык бирде. Һәйкәл бирегә 16 ел элек үк куелган икән инде.

— Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәким Гәрәев инициативасы белән куелды. Ул шушы фикерне әйтте дә, без авыл яшьләре белән бергә җыелышып, аны урнаштырып, язуларын элеп куйдык. 2004 ел иде. Хәким абый әйтүе буенча, без аны кеше күзенә күренә торганрак җиргә, юл читенә урнаштырдык. Ул чакта бу зур вакыйга булды. Хәтта телевидениедән килеп, төшереп, бөтен республикага күрсәттеләр. Вакыты башка иде. Быел менә реставрация ясалды. Язуларын өченче көн генә алып кайтып элдем. Бу бернинди дә провакацион эш дип санамыйм. Күргәнегез бармы икән, "Славным сынам русского народа" дип язылган һәм янәшәсенә тәре куелган чишмәләр бар. Мисал өчен, шундый чишмә Савиново авылы янәшәсендәге тау читендә бар. Татарның да шундый язулары тору начармыни? Юктыр дип уйлыйм, әмма барыбер исемемне күрсәтмәгез, дөнья хәлен белеп булмый, - диде ул.

Элек һәйкәл юлга якынрак торган, әмма, газ торбалары уза торган җиргә утырткансыз, дип, аны күчерткәннәр. Ул чакта әле агачлар да булмаган, хәзер инде чыршы-наратлар һәйкәлне каплап киткән.

Чуаш республикасына баргач, Казанда Хәтер көне уздырырга рөхсәт итмәүләрен ишетеп кайтуын да әйтте әңгәмәдәшем.

— Әле кичә генә Чуашстанның бер бистәсенә барган идем. Шунда сөйләшеп торганнарын ишеттем. Казанда татарларга Хәтер көне уздырырга рөхсәт итмәгәннәр икән, диешәләр. Бу хакта алардан белдем, - диде ул һәм тагын бер кат исемен язмавымны сорады.

Кайту юлында активистлар Яшел үзән районының Исаково авылында урнашкан Татар авылы музеена кереп, намаз укыды. Бу музейны оештыручы Минедамир Камалетдинов төркемне каршы алып, Туган тел җырын җырлатты, экскурсия уздырды, биредәге мәчет төзелеше белән таныштырды. Ул XVIII гасырдагы проект белән кыйбла ягында тәрәзәләрсез һәм бер кадаксыз салынган икән. Шул музей янәшәсенә үк Казанны саклап шәһит киткән бабаларга һәйкәл куелачак һәм туристларга тарихның бу өлеше дә һичшиксез сөйләнәчәк дип ышандырды.

* * *

15 октябрь кичендә Хәтер көне чарасының быел Казанда узачагы мәгълүм булды. Вахитов районы мәхкәмәсе Казан башкарма комитетының Хәтер көне митингын уздыруны килештермәү карарын гамәлдән чыгарды. Шулай итеп, Хәтер көне 18 октябрь Казанның Тинчурин паркында үтәчәк.

Җомга көнне Милләт йортында татар яшьләре Коръән ашы уздыра. Шимбә көнне исә, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Уфаның милли активистлары Казанда очрашачак.

XS
SM
MD
LG