Татарстан Дәүләт шурасының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китәм дип белдерде. Узган ел бу хакта әйтүен әйтте, әмма мөддәте бетәр дип уйланылды. Азатлык аның эшчәнлегендәге уңай якларын һәм хаталарын барлады.
— Бу ныклап уйланган, төптән кабул ителгән карар. Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш, — диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. Әмма ул җәмәгать кешесе буларак Татарстанга хезмәт итүемне дәвам итәм, китәргә кирәк, вазифаларда кешеләр алмашынырга тиеш, диде. Аны сызып ташламадылар, Мөхәммәтшин Дәүләт шурасының шәрәфле рәисе булып калачак. Әлеге вазифа махсус аның өчен булдырылды. Хезмәт хакы түләнми, ләкин Дәүләт шурасы эшендә катнашу, утырышларда чыгыш ясау һәм тәкъдимнәр юллау хокукы бирелә. Моннан тыш, утырышлар залында даими урын, парламент бинасында эш кабинеты һәм транспорт карала.
Аны вакытлыча Марат Әхмәтов алмаштырды.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 елдан артык җитәкли, аңа быел 79 яшь тулачак. Кем иде Татарстан өчен Фәрит Мөхәммәтшин? Кем булып тарихта истә калачак? 1990нчы еллар чорында парламентта Татарстан Конституциясе һәм башка дәүләтчелеккә бәйле кануннар кабул ителде. Әмма соңгы елларда Мөхәммәтшин идарәсендәге Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри укытуга күчерде, Конституцияне федераль кануннарга яраклаштырды, төп кануннан "суверенитет", "шартнамә" төшенчәләрен бетерде. Президент институтын да юкка чыгарды.
Мөхәммәтшинның "отставка"сы, аның хаталары һәм уңышлары турында Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин белән сөйләштек.
— Ничек уйлыйсыз, ни өчен Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта китәргә карар кылды?
— Аның турында менә-менә китә дигән сүзләр күп йөрде, әмма 2024 елдагы сайлаулардан соң эшен ахырына кадәр тәмамлар дип көтелде. Аннары матур теләкләр белән озату булырга тиеш иде, бер уйласаң. Әмма ул мөддәтенең бетүен көтмәде. Бәлки, Мөхәммәтшин үзе китәргә теләмәгәндер, аны мәҗбүр итәргә дә, китәргә кирәк дип ишарә дә ясый алалар. Бердән, өлкән кеше, үткән чор кешесе буларак кабул ителә. 1990нчы елларның бәйсез Татарстан белән бәйле кеше ул, хәтта мондый символ булуын да теләмәскә мөмкиннәр. Миңнеханов үзе дә яшьрәк, энергияле кеше кирәк дип басым ясый ала. Миңнеханов сайлауларга "команданы яңартабыз", "яңа шартларда эшлибез" диде. Түрәләр алышынды, ә Мөхәммәтшин ничек утырды 30 ел, шулай аны кузгата алмадылар.
— Фәрит Мөхәммәтшин 30 ел дәвамында Татарстанның дәрәҗәле вазифасында булды, ул 28 ел парламентны җитәкләде, ике ел Татарстан Хөкүмәте рәисе булды. Аның нинди уңай якларын атар идегез?
— Фәрит Мөхәммәтшин 1990нчы елларда мөһим роль уйнады, ул вакытта татар, Татарстан мәнфәгатьләрен яклады. Бу аның кыюлыгына яки милләтпәрвәрлегенә генә бәйле түгел, парламент халыкка, милли хәрәкәткә таянып эш итте. Эшчәнлек шуңа да көчле иде. Милли хәрәкәт көчле булды, аларның сүзе көчле булмаса, Фәрит Мөхәммәтшин да, Миңтимер Шәймиев тә үзаллы берни майтара алмаслар иде. Алар Мәскәү белән аралашканда, бәхәсләшкәндә, килешүләрне имзалаганда үзаллы эш итә алмады. Аларның аркасында миллионлаган татар милләте торды, шул дәлилләр белән эш йөртте алар.
1990нчы елларда ул актив рәвештә башта Татарстан суверенитеты темасын алга этәрде, аннары Мәскәү белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамә белән шөгыльләнде. Конституция мәхкәмәсендә Татарстанның латин графикасын куллану хокукын яклап катнашканын да хәтерлим.
Ул чакта парламентарий, дипломат буларак Мөхәммәтшин уңай якларын, сыйфатларын күрсәтте. Эшли башлаганда аның татарчасы бик начар иде һәм шул уңайдан аны күп тәнкыйтьлиләр иде. Ул моңа күз йоммады, бездә икетеллек дип аяк терәп үзенекен тәкърарлап тормады, киресенчә, татар укытучыларын яллады, татар теле дәресләрен алды. Телен бик яхшы шомартты. Ул вакытта парламентта милләтчеләр күп иде, алар чыгышларын татарча ясый иде. Ул моны үзе миңа әйтте, татар телем зәгыйфь булуыннан оялдым, татарча өйрәндем, дигән иде. Шуңа моның өчен аңа афәрин. Ул — дипломат. Кешене мыскыллап сөйләшмәде, кешене измәде, йөзен ертмады. Матур, итәгатьле сөйләшә белүе — аның төп коралы. Нинди генә низаглы очрак чыкмасын, ул ике якны да килештерергә тырышты, парламентта теге яки бу кешегә дә сөйләргә ирек бирде. Дорфаларча "Сезгә беркем дә сүз бирмәде" дип чыгышларын өзгәнен хәтерләмим. Итәгатьле сөйләшә дә белергә кирәк. Йомшак күңелле булды Мөхәммәтшин, бу да яхшы сыйфат. Шуны да әйтергә кирәк: бервакытта да аның исеме белән бәйле урлау, акча, милек үзләштерү, хәрәмләшү очраклары булмады, һәрхәлдә ишетелмәде. Аның улы — табиб. Ялгышмасам, хастаханә белән идарә итте. Ягъни коррупцион схемаларда аның исеме телгә алынмый, балаларын җылы урыннарга тыгу кебек күренешләр дә булмады.
БУ ТЕМАГА: Фәрит Мөхәммәтшин урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алмау турындагы федераль канунны тәнкыйтьләп чыкты— Ә эшчәнлеген алганда, нинди җитешсезлекләрен, ялгышлыкларын атар идегез?
— Мөхәммәтшин бервакытта да аерым бәйсез фигура була алмады. Ул Шәймиевнең күләгәсендә йөрүче шәхес иде. Бу Шәймиевнең абруе зур булуына да бәйле булды, әмма Мөхәммәтшин да үзен гел аның такым кешесе итеп күрсәтергә тырышты. Аңа Хөкүмәтне идарә итәргә дә тапшырдылар, әмма бу өлкәдә үзен күрсәтә алмады. Хуҗалык эшләрендә тәҗрибәсе аз иде. Ул кире парламентка кайтарылды. Татарстанда район башлыкларының баш күтәрүе булды бит. Шәймиевка тугры кеше кирәк иде, хыянәт итми торган кеше итеп куелды ул. Мөхәммәтшин үзен сынатмады, чыннан да Шәймиевка тугры кеше булды һәм гомер буена җылы урыннарда утырды.
2000нче елларда Русиядә сәяси вазгыять үзгәрә башлагач, Путин Русия президенты булгач, Татарстан парламенты да үзгәрде. Мөхәммәтшин Путинны яклап чыкты, ул Шәймиев белән бергә "Бердәм Русия" фиркасен төзеде. Татарстанда фирка әгъзалары күп дип мактандылар. Фиркасен ныгыттылар, Татарстанда көчәйттеләр.
Әмма шулай да ул вакытта Татарстан ул вакытта тәмам позицияләрен югалтмаган иде. Әмма Мәскәүнең сәясәтенә ныклап каршы торырлык, сәяси уеннар, бәхәсләр алып барырлык кыю шәхес була алмады Мөхәммәтшин. Сайлауларда халыкның тавышларын әвеш-тәвеш китерүдә, саннар белән хәрәмләшүдә аның да гаебе бар. Мәскәүгә ярыйбыз дип Татарстан "Бердәм Русия"не тулысынча хуплаган кебек саннар ясадылар, бөтен Татарстан халкын мыскыл итү иде ул. Процентлар коточкыч зур иде. Чечня һәм Татарстан гел югары процентлар ясап куялар иде.
Җил кая якка искәнен Фәрит Мөхәммәтшин яхшы белде. 1990нчы елларның иреклеге юкка чыга башлагач, Мөхәммәтшин да Мәскәүгә таба борылды. Бәлки, бу ул үзе сайларга теләгән юл да түгелдер. Белмим. Система шулай корылган, ә Мөхәммәтшин системага тулысынча берегелгән кеше. Сәяси системага кереп утырды да чыга алмады. Ул бераз тешләрен дә күрсәтә ала иде, әмма теләмәдеме шунда, кушмадылармы, фәрманнан чыгарга курыктымы, кәнәфи мөһимрәк булдымы… Белмим. Мөхәммәтшин — система солдаты. Ул һәрвакыт шартларга яраклашты: демократ та булды, милли сәясәтче дә, дәүләт кешесе дә, патриот та. Боларның барысы да Мөхәммәтшин.
Иң кызыгы — ул Татарстанның нинди көчле булган вакытында да эшләде һәм бөтен вәкаләтләрне тартып алган чорны да күрде. Татарстан халкы, депутатлары тавыш биргән Конституциядән берни калмады. Мөхәммәтшин шуның өчен дә тавыш бирергә чакырды. Президент атамасын Рәискә алмаштырдылар. Русиягә кадәр кабул ителгән вазифа иде бит бу. Беренче булып Татарстан бездә җитәкче Президент булачак диде, аннары гына Русиядә дә безнең дә башлык президент булачак диелде. Шуны да саклап кала алмады бүгенге парламент. Каршы тору, төрле фикер әйтү имитациясе генә булды. Мөхәммәтшин депутатлар белән бергә моны да хуплап тавыш бирде.
Украинадагы сугышны да хупладылар. Депутатлар, бәлки, күңелләрендә моңа каршыдыр да. Алар бу сугышның афәт икәнен аңлый. Әмма системада дистәләрчә ел утыру куркак булырга, фикерләрен яшерергә өйрәтте. Сугыш башлангач, тарафларны сайларга кирәк. Ул көчле якны сайлады. Әгәр ул чынлап каршы торырга сәләтле кеше булса, ул Татарстан парламенты спикеры булып шулкадәр озак утыра алмас иде.
БУ ТЕМАГА: Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплады— Татарстан парламентына, аның депутатларына, шул уңайдан Мөхәммәтшинга үпкә 2017 елда ук барлыкка килде.
— Әйе, президент институтын саклап кала алмаганга кешеләрнең әллә ни исе китмәде. Чөнки халык, аеруча татар җәмәгатьчелеге 2017 елда ук кулын селтәгән иде. Халык алданды, депутатлар телне сатучылар кебек тарихта калдылар. Татарстан парламенты бәйсез институт түгел иде. Әйе, тырыштылар. Әмма анда халык, аеруча яшьләр Мәскәүнең сәясәтенә каршы чыкты. Халык урамга чыккач, депутатлар дәшми кала алмыйлар иде. Әйе, мөрәҗәгатьләр чыгардылар, аерым депутатлар да чыгыш ясады, телне якладылар. 2017 ел — бөтенесен дә Мәскәү кирмәне хәл итә торган заман. Боерык төшсә, алар аны үтәргә тиеш. Татар телен яклап чыга алмадылар, сынды парламент. Әле дә исемдә, яшьләр парламент каршында торды, Мөхәммәтшин: "Без сезне хуплыйбыз" дип фикер дә әйтте, үгет-нәсыйхәт тә бирде, әмма бинага керү белән телгә каршы тавыш бирделәр барысы да. 2017 елдан соң парламентның да, Фәрит Мөхәммәтшинның да дәрәҗәсе сызгырып аска тәгәрәде. Аеруча татар җәмәгатьчелегендә 2017 елдагы хәлләрне хыянәт итеп кабул иттеләр һәм аларны әлегәчә гафу итмәделәр.
30 ел элеккеге парламентта дискуссия бар иде. Кыю, ачык фикерле кешеләр бар иде. Аннары кемдер бакыйлыкка күчте, кемдер телен яшереп утырды. Бүгенге парламент — ул хакимият билгеләгән кешеләр җыелмасы. Алар арасында сәләтле кешеләр дә, белгечләр дә бардыр, әмма бергә җыелып алар берни майтара алмый.
БУ ТЕМАГА: Татар теле бетерелүгә 5 ел. Халык сүрелде, хакимият позитив эзли— Марат Әхмәтов парламент белән ничек идарә итәр?
— Әхмәтовның Мөхәммәтшиннан бары бер сыйфат белән аерыла, ул Мөхәммәтшиннан яшьрәк. Икесе дә матур сөйли. Икесе дә белемлеләр. Әмма Әхмәтов — ул тәҗрибәле чиновник. Ул — хакимият билгеләгән кеше, ул система эчендә фикер йөртә торган кеше. Бераз энергиясе бар, активрак. Әмма әллә ни зур үзгәреш булмаячак. Системага каршы тормаячак. Татар телен ныгытырга кирәк дигән матур дежур сүзләр булыр ул. Әмма гамәл юк икән, буш сүз булып калачак. Мәгарифтә татар теле сакланмаса, җыр-бию белән еракка китеп булмаячак. Русиядә сәяси вазгыять үзгәрсә, Русиядәге режим җимерелсә, парламент та яңача эшли башларга тиеш булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!