Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Мәскәү шартнамәсенә – 30 ел. "Яңасы тиз генә төзелмәс"


Мәскәү Кремле һәм Казан Кирмәне, коллаж
Мәскәү Кремле һәм Казан Кирмәне, коллаж

Юрист Мидхәт Корманов 30 ел элек Татарстан белән Русия арасында төзелгән Шартнамә турында сөйләде һәм якын киләчәктә мондый килешүләр булачагына шикләнүен әйтте.

Быел Татарстан белән Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамә кабул итүгә 30 ел тулды. 1994 елның 15 февралендә аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Русия президенты Борис Ельцин имзалаган иде. Бу Татарстанга өстәмә хокуклар, вәкаләтләр, салымнарның яртысын үзендә калдырырга мөмкинлек бирде.

2000 елда Русия җитәкчелегенә Владимир Путин килгәннән соң, илдә хакимият вертикале корыла башланды. Иң элек Татарстан Конституциясен һәм кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерделәр. 2007 елда исә Татарстан белән Русия арасында яңа Шартнамә төзелде. 1994 елгы килешүдән аермалы, анда республика күп кенә хокукларыннан мәхрүм калды. 2017 елда Шартнамәнең мөддәте чыкты. Татарстан депутатлары Мәскәүгә мөрәҗәгать итүенә карамастан, федераль үзәк килешүне озайтмады.

Шуннан соң Татарстан бер-берартлы үз вәкаләтләреннән колак какты. 2017 елда мәктәпләрдә татар теле ихтыяри нигездә генә укытыла башлады. 2021 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе бетерелде. 2023 ел башында республика президент атамасыннан мәхрүм калды һәм Конституция "суверенитет", "Татарстан ватандашлыгы", Шартнамә турындагы маддәләрдән чистартылды. Татарстан кушымтасы булган Русия паспорты да бирелми башлады.

Азатлык Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов белән Шартнамәнең ничек кабул ителүе һәм юкка чыгуы, киләчәктә мондый килешү кабат төзелә алу ихтималы хакында сөйләште. 1992-2004 елларда Корманов Татарстан парламенты депутаты, канунилык, регламент һәм депутат этикасы комиссиясе рәисе булып торды һәм беренче Шартнамәне кабул итүнең шаһиты булды.

1992 елда Русия төбәкләре федератив шартнамә төзеде. Моннан бары Татарстан белән Чечня гына баш тартты. Ни өчен Татарстан аерым шартнамә төзү яклы иде?

Мидхәт Корманов
Мидхәт Корманов

— Татарстан суверенлык декларациясе кабул итте. Без союздаш республика булабыз дип уйладык. Шуңа күрә федератив килешүгә кул куймадык. Без декларация белән үз-үзебезгә союздаш республика статусы бирдек. Башкалар безнең белән килешмәде.

Аннан соң Совет берлеге таркалды һәм Татарстанның союздаш республика булу теләге тормышка ашмый калды.

— Әйе.

1994 елгы шартнамә ничек әзерләнде?

— Аны президент Миңтимер Шәймиев идарәсе һәм Югары шураның юристлары әзерләде. Хәзер аның процедурасы башка — федераль канун буларак кабул ителә. Икенче Шартнамә шулай язылды.

Беренче Шартнамәне Русия президенты Борис Ельцин белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кабул иттеләр дә шуның белән бетте. Алар кара-каршы утырдылар да кул куйдылар. Ул вакытта Дәүләт думасының да, Татарстан Дәүләт шурасының да монда бернинди катнашы булмады.

Бу чорда депутатлар арасында нинди фикерләр хөкем сөрде. Әйтик, милли хәрәкәт вәкилләре, аерым депутатлар бу шартнамәне хуплап каршы алмады.

— Депутатлар арасында каршы булучылар бик сирәк иде. Аңлап бетермәгәннәре генә каршылык күрсәтте. Күпчелек депутат Шартнамә булсын дип тавыш бирде. Әйтик, суверенлык декларациясен кабул иткәндә 250 депутаттан бер депутат кына тотылып калды. Шартнамәгә каршы булучылар да юк дәрәҗәсендә иде.

1994 елгы Шартнамә Татарстанга нәрсә бирде?

— Без финанс мәсьәләләрне хәл итүгә ирештек. Бу Шартнамә нигезендә Русия хөкүмәтенә Татарстандагы салымнарның күпчелеге урында калсын дигән йөкләмә бирелгән иде. Ул салымнар җитештерүгә тотылырга тиеш диелде. Әлеге Шартнамә Татарстанга бик күп файда бирде.

— 1994 елдан Татарстанда җыелган салымнарның күпмесе үзендә калды?

— Төрле салымнарда төрлечә иде. Әйтик, нефть чыгару салымының 50 проценты бездә калып барды. (Бүген файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ) тулысынча Мәскәүгә күчерелә. Әйтик, 2023 елда Татарстан "нефть салымын" 605 млрд сум күләмендә федераль бюджетка юллады. Бу Татарстанның берләштерелгән еллык бюджетыннан күбрәк керем.)

Моннан тыш, Шартнамә нигезендә Татарстан хөкүмәте әзерләгән карарларны Русия хөкүмәте кабул итте. Бу безгә эшләргә җиңеллек бирде.

Ватандашлык мәсьәләсе нигезендә Русия паспортына Татарстан кушымтасы кертелде.

Мәскәү Шартнамәне Татарстанның мөстәкыйльлеген авызлыклау өчен кабул итте. Бу килешү күбрәк кемгә файда китерде дип саныйсыз.

Ул вакытта бер төбәкнең дә шартнамәсе булмады

— Татарстанга. Миңтимер Шәймиев белән Борис Ельцин имзалаган килешүе бер. Шуны аңлагыз, икенче Шартнамә федераль канун белән теркәлде. Аның мәгънәсе шунда, асылда кануннар барлык төбәкләргә дә тигез карап кабул ителә: анда Татарстан булсынмы, Башкортстан, Якутия өчен болай булырга тиеш дип язылмый. Шартнамә федераль канун буларак расланганнан соң, анда Татарстанга нинди маддәләрдә чыгарма ясалуы күрсәтелә. Бу республикага өстәмә бурычлар да, вазифалар да, мөмкинлекләр дә бирде.

Икенче Шартнамә 2004 елда языла башлады. Аны Татарстан президенты Дәүләт шурасына кертте, депутатлар хуплаганнан соң, ул Русия президентына юлланды. Путин имза куйганнан соң, Дәүләт думасына җибәрде, ләкин Федерация шурасы аны кире какты. Шуннан соң кабат Русия думасына төште, үзгәрешләр кертелде һәм кабат Федерация шурасы хуплаганнан соң гына Русия президенты имзасын куйды. Бу шартнамә җиңел генә үтмәде. Аның кытыршы яклары бар иде. Ул вакытта бер төбәкнең дә шартнамәсе булмады.

2007 елгы шартнамәдә, 1994 елгысы белән чыгыштырганда, Татарстан күп кенә хокукларын югалтты.

— Аларның аермасы күк белән җир арасы. Анда күпчелек вәкаләтләр юк. Шулай да Татарстан президентына намзәтләрнең ике дәүләт телен белергә тиешлеге әйтелә. Моңа каршы мәхкәмәләргә дә биреп йөрделәр. Бу килешүдә татар теленә өстенлекләр бирелгән. Әлбәттә, 1994 елгы шартнамә белән аны берничек тә чагыштырып булмый, ләкин ул безгә өстенлекләр бирде дияргә була.

2017 елда Мәскәүнең Шартнамәне озайтырга теләмәве Татарстан өчен ни кадәр зур югалту булды?

— Бүгенгә моны югалтумы, юкмы дип бәяләп булмый. Без 2017 елда нинди вазгыятьтә икәнебезне аңлый идек. Татарстан да, башка төбәкләр дә тигез булырга тиеш, Шартнамә булырга тиеш түгел диделәр. Бер генә әйберне әйтәм: инициатива Татарстаннан чыгарга тиеш иде. Алар тәкъдим итеп карады, ләкин Русия президенты һәм башкаларда ул хуплау тапмады.

— Татарстан үзен тиешенчә тотмадымы?

— Инициатива күрсәтелде, ләкин Шартнамә буламы, булмыймы дип кенә…

2017 елда Мәскәү Шартнамәне озайтмаганнан соң, Татарстан күп кенә хокукларыннан мәхрүм калды. Башта татар теле ихтыярига күчерелде, соңрак Русия Конституциясе үзгәртелде һәм Татарстан Констуция мәхкәмәсе бетерелде, аннары республика Конституциясе үзгәртелде һәм президент атамасы бетерелде. Бу сәясәтнең бер чылбыры икәне аңлашыла, әмма нәкъ менә Шартнамә озайтылмаганнан соң басымның көчәюе күренә.

— Беренчедән, президент атамасын үзгәртү турындагы канун элек-электән бар иде. Әмма Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән сөйләшеп, Татарстанга чыгарма ясадылар. Аннары "булды сезгә" дип бетерделәр. Дөресен генә әйткәндә, Шартнамәнең булмавы зур югалту дип әйтеп булмый инде. Әмма аның булуы безгә татар телен үстерергә, башка төбәкләрдә яшәгән татарларга булышырга мөмкинлек бирә иде. Бу канунда язылмаса да, Татарстанга әлеге эштә каршы чыгырга тиеш түгелләр.

— Гомумән, Шартнамә булса, бүген татар телен саклау җиңелрәк булыр идеме, аны ихтыяри укытуга күчерә алырлар идеме?

— Бүген Русиядә бөтен әйберне ихтыярига да, мәҗбүригә дә күчерә алалар. Хәзер канунны ике-өч көндә кабул итеп кую мөмкинлекләре бар. Шуның өчен Шартнамәнең булу-булмавы зур файда да, зыян да китерми.

— Тормыш бер урында тормый. Киләчәктә Шартнамәгә ихтыяҗ туа аламы?

— Бүген Шартнамәсез дә яшәп була. Киләчәктә ул кирәк булыр, бәлки. Шулай да, бүген беркем дә шартнамә төзибез дип әйтергә җөрьәт итмәс. Хәзер бар да шома гына барганда "безгә барысы да ошап бетми, шартнамә төзик", дип ничек әйтсеннәр ди?! Безнең авылда "башыңа тай типтеме әллә" дип әйтәләр иде мондый вакытта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG