17 апрель Башкорт теленнән халыкара диктант узачак. Шул исәптән янә "төньяк-көнбатыш диалект"та

Иллюстратив фото

Күпчелек белгечләр диалектның чынлыкта әдәби татар теле булуын әйтеп килә. Шулай да, аны яклаучылар да бар.

Быел башкорт теленнән халыкара диктант 17 апрельдә узачак. Оештыручылар елдан елга аны язучылар арта дип белдерә. 2019 елда диктантны 60 мең кеше язса, 2025 елда катнашучылар саны 405 меңгә җиткән, ди алар.

Быелгы диктант текстлары Русиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына, шулай ук шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулуга багышлана.

Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков ) (1826-1889) — күренекле шагыйрь, мәгърифәтче. 1826 елның 8 гыйнварында Оренбур губернасы Бөре өязе (Башкортстанның хәзерге Тәтешле районы) Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа. Пермь губернасы мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Аннан соң Бөре, Минзәлә мәдрәсәләрендә укый. 1849 елда Эстәрлебаш мәдрәсәсендә Шәмсетдин Зәки белән шәкертләр укыта. Белемен тирәнәйтү өчен Бохарага китә, ләкин әтисе вафат булу сәбәпле, авылына әйләнеп кайта һәм 1852 елдан туган авылында мулла вазифасын үти. Дүрт тапкыр хаҗ кыла. 1889 елның 10 декабрендә бакыйлыкка күчә.

Гадәттәгечә, диктант онлайн һәм офлайн форматларда үтәчәк дип көтелә. Теләүчеләр аны БСТ, "Тамыр" телеканалларында, "Ашкадар" радиосында, акциянең рәсми сайтында һәм оештыручыларның социаль челтәрләрендә тыңлап яза алачак.

Диктантны офлайн язу өчен исә Башкортстан районнарында, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә мәйданчыклар оештырылачак. Чара харитасында мәйданчыклар Беларус, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан илләрендә күрсәтелә.

Быелгы акциянең төп үзенчәлеге – ясалма акыл технологияләрен куллану. Оештыручылар компьютерда җыелып онлайн җибәрелгән текстларны ясалма интеллект тикшерәчәк ди.

— Без технологияләрне туган телне үстерү хезмәтенә куйдык, — дип белдерә алар.

Диктантны янә "төньяк-көнбатыш диалект"та да язачаклар

Узган еллардагы кебек үк, диктантны быел да "төньяк-көнбатыш диалект"та язалар. Белгечләр чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә.

— Мин үзем Чакмагыш районыннан – төньяк-көнбатыш төбәгеннән. Безнең төбәктә башкортларны микроскоп аша гына табып була. Ләкин тулы бер төбәкне диалект дип атап булмый, алар татарның урта диалектына карый. Алар гомер буе татарча сөйләшкән.

Алар барысы да татарның урта диалектына карый

Диалект дип атау өчен ул фәнни нигезләнгән булырга тиеш. Мәсәлән, мари, мордва телләрендә ике диалект бар, алар фәнни дәлилләнгән. Аларның фонетикасы, кагыйдәләре эшләнгән, ә монда уйлап чыгарылганны тагалар. Аскын районында бер төрле, Дүртөйледә икенче төрле сөйләшәләр. Туймазыда, Бәләбәйдә үзләренең аерымлыклары бар. Алар барысы да татарның урта диалектына карый, — дип аңлаткан иде элек Азатлыкка тарих фәннәре кандидаты, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков.

Башкортстанда "төньяк-көнбатыш диалектын" аерым билгеләү һәм диктантны яздыру 2020 елда башланды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдереп килә, башкортлаштыру сәясәтенең чагылышы дип күрә.

Кайбер белгечләр бу гамәлләрне республика башлыгы Радий Хәбиров һәм Азат Бердин, Салават Хәмидуллин кебек идеологларга бәйли.

— Минемчә, Радий Хәбиров үзе башкорт телен дә, татар телен дә камил белми, аның башын бутаганнардыр инде. Бу эшнең башында торучылар үзләре өйрәнсеннәр һәм үзләренең балаларын башкортчага өйрәтсеннәр иде. Азат Бердин, Салават Хәмидуллин кебек идеологлар үзләре башкорт телендә бер камил җөмлә дә төзи белмиләр. Һәр кеше туган телен үзе сайлап алырга хокуклы, — ди Габдрафыйков.

"Провокация, татарга каршы оештырган нәрсә"

Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим мәрхүм Марсель Әхмәтҗанов "төньяк-көнбатыш диалектта" диктант оештыруны провокация дип атаган иде. Аның фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.

— Бу — уйдырма әйбер. Алар татарларны ассимиляцияләү өчен тырышып йөриләр һаман. Татарны бетерү өчен Мәскәү дә ярдәм итә. Бу — оештырылган әйбер. Без бу очракта берни эшли алмыйбыз. Бу — провокацион әйбер. Татарга дошманлык белән эшләнә торган әйбер, — диде ул.

Галим фикеренчә, бу татарны бетерү өчен оештырылган сәясәт, моны федераль үзәк тә хуплый.

— Мәскәүгә бу бик файдалы. Мәскәү аларны сез аерым халык ди. Алар татар халкының бер өлеше булган төркиләр инде, — диде Әхмәтҗанов.

"Әдәби башкортчадан да, казанчадан да аерылып тора"

Шул ук вакытта, "төньяк-көнбатыш диалект"ны яклаучылар да бар. Күп еллар Казанда татар милли хәрәкәте активисты булып йөргән, татарча рок җырлары белән танылган җырчы Алберт Исмаил заманында үзенең "башкорт теленең төньяк көнбатыш диалектында" сөйләшүен белдергән иде.

— Бу безгә борынгы әби-бабайлардан мирас булып калган тел. Ул әдәби башкортчадан да аерылып тора, казанчадан да аерылып тора. Һәм ул тел Татарстан белән Башкортстан республикалары барлыкка килгәнче үк булган һәм сакланып калган. Бу ике республика барлыкка килгәч, берсе аны татар теленең диалекты дип карады, икенчесе башкорт теленең диалекты дип карады. Һәркем үз ягына каера. Мин аны төрки тел дип кенә атар идем, — дигән иде Исмаил.

Аның фикеренчә, асылда бер тел булса да, акцент кына башкача.

"Монсы казанча сөйләшә, монсы уфача, монсы пермьчә сөйләшә, дип әйтәләр", ди ул, әмма ниндидер язу кагыйдәләре рәсми расланса, аны факультатив рәвештә укуны оештырып булыр иде дип өметләнә.

***

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" 2020 елда диктантны язучы Марсель Сәлим яздырган иде, 2021 елда "Без – башкортлар" хәрәкәте активисты Альберт Исмаил яздырды.

2022 елда бу вазифаны Илеш районының Муса Гәрәев исемендәге башкорт тарихи мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нуриева башкарды. 2023 елда диктантны Башкортстанның Яңавыл районы хакимият башлыгы Илшат Вәзигәтов укыды.

2024 елда — педагогия фәннәре докторы, профессор, язучы, 2011-2015 елларда Башкортстан республикасы мәгариф министры, 2015-2021 елларда Башкортстан Фәннәр Академиясе президенты, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов укыды. 2025 елда Пермь өлкәсе башкортлары корылтае рәисе Рәсил Мөхәммәтҗанов укыды.

2025 елда диктант Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашучыларга багышланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!