Татарстанда татар теле бөтенләй өйрәнелми торган мәктәпләр дә бар. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйткән. Дөресрәге, утырышта хисап тоткан Хәйруллиннан бу хакта, ягъни татарча укытылмый торган мәктәпләр булу-булмавы турында депутат, ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов сораган. Шуннан соң башка кайбер депутатлар да мәгариф министры урынбасарыннан мәктәпләрдә татар телендә укыту турында кызыксына башлаганнар.
"Ватаным Татарстан" газетасы язуынча, Әминов моннан тыш республикада татар теле тирәнтен өйрәнелә торган мәктәпләр бармы, дип кызыксынган.
— Алар бик күп түгел, әмма бар, — дигән Хәйруллин.
— Ә татар теле бөтенләй өйрәнелми торган мәктәпләр бармы? — дип дәвам иткән Әминов.
— Кызганыч, андыйлары да бар, — дип җавап кайтарган Рамил Хәйруллин.
Динамиканы күрергә иде: үсеш бармы, гомумән
— Депутат буларак, миңа һәм безнең комитетка алар турында мәгълүмат бирүегезне сорыйм. Динамиканы күрергә иде: үсеш бармы, гомумән. Бик күп эш башкарыла, ләкин милли мәгариф юнәлешендә санлы күрсәткечләрне ишетмәдем. Мәдәният министрлыгына да сорауларым бар. Беренчедән, бездә ничә милли коллектив исәпләнә? Икенчедән, безнең китапханәләрдә татар китапларына ихтыяҗ бармы? Аларны укыйлармы? Кем укый? Менә бу сорауларга да җавап әзерләсәгез иде, — дип китерә Әминов сүзләрен басма.
Депутат һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров милли мәктәпнең төп күрсәткече — предметларны ана телендә укыту булуын әйтә.
— Татар теле һәм әдәбиятыннан гына түгел, ә тәрҗемә дәреслекләр мәсьәләсе дә кызыксындыра. Милли мәктәп дип аталган белем йортлары нәкъ менә шундый дәреслекләргә күпме гариза бирә икән? Милли мәктәп — милли мохит тудыру гына түгел ул, — дигән.
Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Айрат Зарипов министрлык вәкиленә соңгы өч еллык нәтиҗәләрне әзерләргә кушкан.
"Реальное время" басмасы язуынча, Хәйруллин җавап итеп "регресс" булачагын әйткән.
Татарстан парламенты рәисе вазифаларын башкаручы, Ана телләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов:
"Без акрын гына туган телдә белем һәм тәрбия бирүдән туган телдә тәрбия һәм туган телне өйрәнү эшчәнлегенә күчә барабыз. Бу мәсьәлә мине комиссия җитәкчесе буларак борчый", дигән.
Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара
"Данис Фәнисович (Шакиров. — ред.) бик кызык сорау бирде. Алар сиңа ул мәгълүматны бирерләрме — белмим. Предметларны туган телдә укыта торган дәреслекләргә гаризалар ничек? Бу мәсьәлә Мәгариф министрлыгын да борчырга тиеш, чөнки без — милли республика. Салават Фәтхетдиновның "Юлчы" дигән җырында мондый сүзләр бар: "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара". Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең туган телдә тәрбия бирү һәм туган телне өйрәнүгә күчә баруына үземнең дә күңелем күнеп бара хәзер", дип китерә Әхмәтовның әйткәннәрен "Ватаным Татарстан".
"Реальное время" язуынча, республикада рәсми рәвештә туган тел — татар телендә укыту алып баручы һәм аерым фәннәр урыс телендә укытылган якынча 600 мәктәп эшли (һәм бу сан елдан-ел кими бара). Әмма, мәсәлән, Казанда, күпчелек ата-аналар белгәнчә, "чын" татар мәктәпләре берничә генә — шуларның берсе 2 нче гимназия, анда балалар бөтен агломерациядән җыела. Калган мәктәпләрдә фәннәрнең зур өлеше урыс телендә укытыла.
Бу хәл мәктәпкәчә белем бирүгә дә кагыла. Татарстанда татар телендә укыту һәм тәрбия алып баручы 707 оешма, шулай ук 633 билингваль оешма исәпләнә. Әмма анда эшнең чынлыкта кайсы телдә алып барылуын тикшерү системлы рәвештә башкарылмый.
Хәзер татар телен ана теле буларак Татарстанда 318 934 бала укый.
2024 елны Татарстанда татар телендә эшләүче укытучыларга һәм галимнәргә ярдәм грантларының күләмен ике тапкырга киметәчәкләре билгеле булды. Бу хактагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган иде.
— 10 грантның һәркайсы 100әр мең сум тәшкил итә, — диелде яңартылган документта. Элек бу ярдәм 200 мең сум иде.
БУ ТЕМАГА:
"Туган тел" һәйкәле татарныкы гына була алырмы?Милли мәгариф мәсьәләләреннән тыш, комитет утырышында депутат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шулай ук хисап тоткан Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗановтан "Туган тел" шигыренә һәйкәл турында кызыксынган.
— Билгеле, ул 26 апрельгә кадәр өлгерә алмый инде хәзер. Ә Кырлайдагы шагыйрьләр аллеясы? Ул быел булачактыр бит?
Тагын бер сорау. Тукай бер үзе генә булмаган. Кеше, гомумән, бер үзе генә яугир була алмый. Аның тирәсендә бик зур шәхесләр булган. Мәсәлән, Гаяз Исхакый. Күптән түгел Чистай районының Яуширмә авылында булдым. Анда 1990нчы елларда ачылган Гаяз Исхакый музее бар. Ачылганнан бирле анда бернинди үзгәреш юк. Ул музей туристларга күрсәтерлек булсын, дип әйтмим. Ләкин без үзебезне хөрмәт итәргә тиеш. Ул бик ярлы. Һәм тагын. Чистай заманында татар мәдәнияте үзәге булган. Менә аны торгызырга, яңадан төзергә иде. Заманында бу мәсьәлә буенча бик күп җиргә мөрәҗәгать итеп карадым. Ниндидер хәрәкәт бармы? Мин җавапны беләм, ләкин сездән ишетәсе килә, — дигән.
БУ ТЕМАГА:
Гаяз Исхакыйның туган авылындагы музее 16 ел төзекләндерү көтәХакимҗанов Кырлайда бик зур эшләр башкарылуын, ә һәйкәл куелу планда торуын әйткән.
— Чистай буенча. Хәзерге вакытта шәһәрне төзекләндерү буенча зур проект эшләнә. Чистай музейлардан тора, дип тә әйтергә була. Барлыгы 11 бина төзекләндереләчәк. Бәлки ул музейны да күчерербез, — дигән министр урынбасары.
Зәйдулла ул музейны авылдан күчерергә ярамый, шуңа Чистайда да булсын дигән.
— Бәлки кайбер әйберләрне күчерергәдер. Чистайда туристлар да, халык та күбрәк. Ә Яуширмәдә утарын саклап калырга кирәк, анысын уйларбыз, — дигән Хакимҗанов.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимегәннән кими. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!