Хәтер көне – 1552 елның 2 (15) октябрендә Казанны урыс гаскәреннән яклаганда һәлак булган татар сугышчыларын һәм шәһәрне яклаучыларны искә алу көне. Бу көне татар халкы тарихында милли матәм көне буларак кабул ителә. алдыннан Казанның полиция идарәсе кисәтүе берничә кешегә юлланган. Азатлык шундый рәсми кәгазьләренең кимендә өч кешегә килүен ачыклады. Хәтер көне уңаеннан урамга чыгу канунны боза дигән рәсми кисәтү татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәткә, элеккеге активист Радик Зиналовка, шагыйрь Фәнил Гыйлеҗевкә килгән. Галишан Нуриәхмәт тә, башкалар да бу хакта социаль челтәрләрендә язды. "Кичә мин өйдә юк чагында бу кәгазьне калдырганнар", дип язган Галишан Нуриәхмәт. Мондый кисәтүләрне аңа 2024, 2025 елда да китергәннәр иде.
Кисәтү кәгазен Русиянең Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендәге Җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Э. Р. Хәмидуллин имзалаган. Анда Русиянең "Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында","Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында" федераль кануннарның таләпләре искә төшерелгән.
Бүген исә берничә кешенең Казан кирмәнендә, Сөембикә манарасы янына баруы билгеле. Алар аңа алдан әзерләнми, кешеләрне җыймый. 12 октябрь – Казан ханлыгы егылуының яңа стиль белән һәм фән ягыннан рәсмиләштерелгән көне. Алар еллар дәвамында бу тарихи дата саклануын теләп, үзе Сөембикә манарысына килә. Әмма бу рәсми чара түгел.
Your browser doesn’t support HTML5
Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?
Активистлар Хәтер көненә рәсми җыелырга рөхсәт сорап карады. Мәсәлән, 2024 елда Хәтер көнен "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда 15 октябрьдә митинг рәвешендә уздырмакчы иде. Алар Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасында җыелышырга рөхсәт сорады, әмма Казан хакимиятләре мөрәҗәгатьне кире какты. Шулай да бер төркем активистлар, социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп, 12 октябрь Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухыны дога кылу чарасына Казан Кирмәненә җыелды. Әмма аларны Сөембикә манарасы якын якын китермәделәр. Кайбер активистлар янына полиция хезмәткәрләре килде. Берничә кеше тоткарланды полиция бүлегендә сорау алынды. Полиция активистларның өйләренә дә килде, алар кешеләрнең өйдә калуларын таләп итте. Баш тартучыларны полиция бүлекләренә алып киттеләр.
Шулай да активистлар узган елны да 12 октябрьдә җыелды. Казан, Йошкар-Ола, Уфа кешеләре иде алар. Сөембикә манарасы янында дога кылынды, Казанның Иске Таш мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазы укылды. Алар шушы мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында фотога төште. Соңыннан кешеләр Казанның Татар зиратына барган. Шигарьләр һәм чыгышлар булмады.
Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый. Кешеләр чыгарга курка. Хакимият тә аны уздырырга рөхсәт итми, кешеләргә җыелышырга урын бирми. Бөтен омтылышлар тамырдан киселә.
Татар милли хәрәкәте тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт бирелде. Ул 15 октябрьдә булды, Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне митингы узды. Чарада 250ләп кеше катнашты. Казаннан тыш Чаллы, Чуашстан, Башкортстан вәкилләре бар иде.
Ул вакытта резолюция дә кабул ителгән иде, анда Хәтер көнен рәсмиләштерүне, 1992 елгы Татарстан Конституциясен кайтаруны, президент атамасын яклауны таләп иттеләр.
Шул ук елны Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәгенә басым ясала башлады. Русиядәге иң абруйлы, тарихлы оешма экстремистик дип танылды. Ә 2022 елда Русия Украинага каршы баскын сугыш башлады. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев илдән китәргә мәҗбүр булды. Активистлар, фикер әйтүчеләр бастырылды, урамга чыгулар бөтенләй тукталды.
Хәтер көне элек ничек узган?
Хәтер көне рәсми рәвештә 30 елдан артык Татарстанда билгеләнде. Чара беренче тапкыр 1989 елда оештырылган. Казан Кирмәненә, Сөембикә манарысына байраклар белән баруны ул вакытта журналист булып эшләгән, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев оештырган. Аның белән бергә язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм Азәрбайҗаннан килүче кунаклар булган. Моны ул берничә ел элек үзе Азатлыкка сөйләде.
Аннан соң Хәтер көне ел саен зурлап 15 октябрь яки 12 октябрь уздырылды. Ул меңләгән кешеләрне туплый алган чара булды.
Бүген исә бу тарихны искә алу мәрасименнән берни калмады.
"Чараны да юк иттеләр, милли хәрәкәтне үтерделәр"
— Мин Хәтер көнен оештыра башлаган чорларыннан бирле хәтерлим. 1990нчы еллар уртасында актив катнаштым, балаларым белән килә идем. Меңләгән кеше иде анда. Камал театры актив катнаша иде, мәрхүм Шамил Закиров үзе дә, артистлары да катнаша иде. Хәтер көненең бер өлеше театраль тамаша иде. Артистлар Кол Шәриф, Сөембикә исеменнән монологлар сөйлиләр, шигырьләр укыйлар иде. Халык белән бергә дин әһелләре дә, депуталар, түрәләр дә бергә иде. Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына кадәр йөреш иде, тәкъбирләр әйтелә-әйтелә бардык, — дип искә ала элек Хәтер көннәрендә катнашкан кеше (әңгәмәдәшебезнең исемен иминлек аркасында атамыйбыз).
— Чигенүләр 2000нче еллар уртасында башланды. Ул вакытта әллә ни игътибар да бирелмәде кебек. Кайбер имамнар, мәсәлән, Имам, 2011–2013 елларда Татарстан Диния нәзарәте рәисе – мөфти., Хәтер көне митинг булмасын, мәчетләрдә генә дога кылу да җитә дигән фикерләрне әйтә башлады. Аннан ул сүзләрне әйттергәннәрдер инде. Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл кую турында сөйләдек, таләп иттек бит. Руханиларның бер өлеше, активистлар Кол Шәриф бар бит, шул һәйкәл инде дия башладылар.
Хәтер көненә йөрүчеләр сәер кешеләр дигән фикер тарату да бар иде
Хәтер көненә йөрүчеләр сәер кешеләр дигән фикер тарату да бар иде, яшьләрне биздерү өчен кирәк иде ул. Җәмәгать фикере белән уйнау. Манипуляция. Төрле провокаторларны да чыгару бар иде, аларга яшьләр карый да, монда йөрүнең мәгънәсе юк дип кул селти. Еллар дәвамында барды бу астыртын эш.
Аннары мәхкәмә бинасына якын җирдә җыеннар уздырырга ярамый дигән канун уйлап чыгардылар. Еллар дәвамында Ирек мәйданында узган Хәтер көнен ул вакытта "Казан" милли-мәдәни үзәк каршысына (хәзер монда Татарстанның Милли китапханәсе – ред.) этәреп чыгардылар. Күндек. Берничә ел шунда, кеше күренмәс җирдә уздырылды. Аннары Камал театры каршысын сорадык. Бирделәр. Ул вакытта инде йөрешләр дә юкка чыкты, тыйдылар. Хакимият моңа да күпсенде. Тинчурин паркында җыелсыннар диелде. Бу да безне кеше күзеннән качыру иде. Елдан-ел кеше дә азайды, җыелышу да авырлашты, теге яки моны эшләргә ярамый дип тыюлар арты да артты. 2021 елда салкын, яңгыр булса да җыелган идек. Ул вакытта бу соңгы Хәтер көне булганын белмәгәнбез, башыма да килмәгән. Бик җәл. Чараны да юк иттеләр, милли хәрәкәтне үтерделәр, — дип искә ала әңгәмәдәшебез.
Аның фикеренчә, хәзер кешеләрне Хәтер көненә җыю авыр. Барысы да куркытылган. Мондый шартларда җыелу да куркыныч, имин түгел. Полиция дога кылучыларны да күрсә, тилгән кебек аларны эләктереп алырга әзер, ди ул.
Хәтерне җуеп ташлап булмый
— Чара юк ителде, әмма хәтерне җуеп ташлап булмый. Кешеләр аны барыбер хәтерләячәк. Тарихта булганны кешеләр йөрәкләрендә саклый ул. Еллар буена. Аннан качып булмый. Бу канлы тарих безне яшәтә. Бүген тыярлар. Иртәгә дә рөхсәт ителмәс, әмма сәяси шартлар үзгәрү белән татарлар янә калкып чыгачак, Хәтер көнен дә уздырыр. Ул вакытта аны рәсмиләштерү мөһим. Алайса күпме сөйләнде, әмма ирекле вакытта бу эш башкарылмады. Ә хәзер кулларыбыз богаулы, — ди ул.
Тагын бер активист Азатлыкка хакимият Хәтер көненән тарихи вакыйгаларны искә алу буларак курыкмый, аның өчен бу сәяси чара буларак куркыныч, дип аңлата.
Татарлар сәяси милләт, шуңа хакимият курка да
— Дога кылу, тарихны искә алу ул кадәр куркыныч әйбер түгел. Хәтер көне хакимият өчен җәмгыятьтә милли үзаңны ныгыта алган чара буларак та кабул ителә. Мондый чаралар күпсанлы кешеләрне берләштерә ала һәм вакыт узу белән иҗтимагый-сәяси төсмер алырга мөмкин. Татарлар сәяси милләт, шуңа хакимият курка да. Бүгенге Русиянең төп эше – үзәкләштерү, кешеләрнең бер төрле генә уйлавына ирешергә тырышуы. Ә татар үзе булып калырга тели, аның үз юлы бар, шуңа да аерым тарихи хәтерне, телне һәм милли үзенчәлекне ассызыклаучы инициативалар рәсми сәясәт белән каршылыкка керә. Хәтер көне дә хакимият тарафыннан потенциаль сәяси мәйдан буларак кабул ителә, — диде ул Азатлыкка.
"Хәтер көне милләтне берләштерү көченә ия"
АКШның Висконсин университеты профессоры, хәзерге вакытта Нурсолтан Назарбаев исемендәге университетта эшләүче тарихчы Юлай Шамилоглы Азатлыкка Русия басып алган халыкларның тарихи хәтерен юкка чыгарырга тырыша дип сөйләгән иде. Бу татарга гына түгел, башка халыклар, хәтта мөстәкыйльлек алган республикаларга да кагыла. Аның фикеренчә, Хәтер көне – татар тарихында фаҗигале вакыйга буларак милләтне берләштерү көченә ия. Мәсәлән, кырымтатарлар өчен 1944 елда Кырымнан сөрү яки әрмәннәр өчен аларга каршы геноцид кылу вакыйгасы кебек.
Татарлар үз тарихын өйрәнсә, бу халыкны берләштерүче бер феноменга әйләнә ала
— Татар тарихы өчен бу зур бер фаҗига булган. Ул үзаңыбыз өчен бик мөһим. Аннан качып булмый. Татарлар үз тарихын өйрәнсә, бу халыкны берләштерүче бер феноменга әйләнә ала. Татар тарихы белеме нигезендә Шиһабетдин Мәрҗанидән башлап Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Русиядә татар-мөселманнар тора – татарның тарих теориясе шуңа нигезләнгән.
Ассимиляцияне көчәйтергә теләсәң, бу тарихларны тыярга кирәк. Русия һәм совет хакимиятләре татар тарихын өйрәнүгә һәрвакыт чикләүләр кертте. 1944 елда Советлар берлеге Коммунистлар фиркасенең Үзәк Комитетының (ЦК ВКПБ) махсус карары Алтын Урда дәүләте тарихын өйрәнүне тыйды. Моңа кадәр Казан ханлыгы "яулап алынган" урынына рәсми тарихчылар дәреслекләргә "Русиягә кушылган" дип язды, — ди тарихчы.
БУ ТЕМАГА:
"Урыслаштыруны көчәйтергә теләсәң, дәүләтчелек тарихын оныттырырга кирәк". Хәтер көнен ни өчен тыялар?***
Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт биргән булып чыкты. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды.
Башта Казан хакимияте Хәтер көнен оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.
Аңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.
2021 елгы Хәтер көненнән соң ТИҮгә һәм милли хәрәкәт вәкилләренә карата басым башланды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.
Шул ук вакытта Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрә. Дин әһелләре хиҗри календарь нигезендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучыларны искә алуны гадәткә кертте. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында уза, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренми, Татарстанның Диния назарәте алдан бу чара булачак дип әйтми, кешеләрне тупламый. Сәясәт белгече, активист Руслан Айсин бу дәүләт кушуы белән халыкны Хәтер көненнән биздерү өчен махсус эшләнә дип саный. Бу – бары дин әһелләре кулы белән башкарыла, дип сөйләгән иде ул.
Your browser doesn’t support HTML5
Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр?
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!