Татарстандагы мәхкәмә төрмәдән "Вагнер" белән сугышка киткән ирне кабат кеше үтергәне өчен сигез елга хөкем иткән

Иллюстратив фото

Мәхкәмә ирнең "Русия кораллы көчләренә йөкләнгән чараларда катнашуын" һәм яралануын йомшартучы хәл дип тапкан. Хөкем карарында әйтелгәнчә, Кузьмин моңарчы да хөкем ителгән булган, тик Украинадагы сугышта булгач Путин карары белән ярлыкау алган. 

2024 елның апрелендә Бөгелмәдәге мәхкәмә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчысы - 41 яшьлек Александр Кузьминны "үтерү" маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 105 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапкан һәм аны 8 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән.

Бу хакта "Вёрстка" җиткерә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2023-2024 елның кышында (төгәл көне билгеле түгел) Кузьмин "Вагнер" тамгасы тегелгән хәрби киемдә үзенең дус кызы янына бер авылга барган, әмма кыз аны өенә кертмәгән. Шуннан соң Кузьмин көрәк алып тәрәзәне ваткан һәм дус кызы аны өйгә кертергә ризалашкан, дип ышандыра тикшерү.

Кузьмин үзе сөйләвенчә, алар ачуланыша башлаганнар, чөнки иргә бер таныш хатын-кызы шалтраткан да, бу иптәш кызын көнләштергән.

Эш материалларында әйтелгәнчә, ир аңа кимендә 19 тапкыр йодрыгы белән суккан, ау пычагы белән битен, муенын, күкрәген кискәләгән. Өйдән чыгып киткән чакта иптәш кызын "туңмасын өчен" халат белән каплаган диелә. Икенче көнне иртән бу өйгә кабат килгән, тик иптәш кызының үлүен аңлаган, такси чакыртып кире Бөгелмәгә киткән, диелә.

Экспертиза ачыклавынча, бу хатын өшеп үлгән. Өй утын белән җылытыла торган булган, тик тәрәзә ватык булганга мич бик тиз суынган.

Мәхкәмә ирнең "Русия кораллы көчләренә йөкләнгән чараларда катнашуын" һәм яралануын йомшартучы хәл дип тапкан. Хөкем карарында әйтелгәнчә, Кузьмин моңарчы да хөкем ителгән булган, тик Украинадагы сугышта булгач Путин карары белән ярлыкау алган.

Мәхкәмәдәге шаһитләр әйтүенчә, Кузьмин кеше үтергәне өчен хөкем ителгән булган һәм сугышта катнашканчыга кадәр соңгы ун елын төрмәдә утырган.

  • Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә даими рәвештә үтерүчеләрне, көчләүчеләрне һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрне иреккә чыгара башладылар. Аларның корбаннарының туганнары протест белдерсә дә, нәтиҗәсе юк.
  • Мәсәлән былтыр ноябрьдә Сахалин өлкәсендә кимендә дүрт кешене үтергән, кеше ашаучы Денис Горинны иреккә чыгарулары билгеле булды. Аны колониядән азат итеп, Украинадагы сугышка җибәргәннәр.
  • Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде. Шул рәвешле Песков беренче тапкыр рәсми рәвештә авыр җинаять кылган тоткыннарның фронтка алынуын, аларга президент ярлыкавы бирелүен таныды.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Әйтик Байкал аръягында яшь кызны үтергән өчен хөкем ителгән ир ярлыкау алып сугышка киткән, кайткач тагын бер кызны үтергән.
  • Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләде.
  • Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!