Telegram социаль челтәре аша Русия хакимияте оппозицияне күзәтә, шулай ук экстремистларны һәм Украина яклыларны ачыклый алачак. Бу социаль челтәрләрне күзәтү өчен булдырылган "Демон Лапласа" комплексының бер өлеше булган "Инсайдер" програмы ярдәмендә эшләнәчәк. Журналист Андрей Захаров һәм Сибирь.Реалии проекты әлеге програмның Чечня, Амур, Камчатка, Якутия һәм Әстерхан өлкәсендә сатып алынганын ачыклаган. Север.Реалии моның Telegram-ны кулланучыларга нинди куркыныч тудыруы һәм аннан ничек сакланып булу турында сөйли.
ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТНЫҢ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕККӘ ЧЫГУЫ
"Инсайдер" програмы ярдәмендә хакимиятләр Telegram аккаунты хуҗасы турында барлык мәгълүматны таба алачак. Һәр кулланучының үзенчәлекле id-сы, ягъни номеры бар. "Инсайдер" кулланучының id-сын үзендәге телефон базасы белән чагыштыра ала. Моннан соң адрес, исем, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары һәм русиләрнең башка күп мәгълүматлары телефонга бәйләнә.
"Инсайдер" базасы русияләр турында мәгълүматның даими рәвештә җәмәгатьчелеккә чыгуы, ягъни читкә таралуы аркасында тулыландырыла. Бу елның февралендә генә дә русияләр турында 500 миллион мәгълүмат таралды. Иминлек бозуның мондый очраклары "Инсайдер" үсешенә ярдәм генә итә. Хәзер аның базасында 76 миллионнан артык телефон номеры бар, ә 2019 елда якынча 10 миллион гына иде.
БУ ТЕМАГА: "Хакимиятнең Telegram белән көрәше – күсәкле кыргыйның галәм очкычы белән көрәше""Инсайдер" Telegram-ны ватучы төрле ботлар белән бер принципта эшли. Аларның иң танылганы – "Глаз бога" ("Аллаһ күзе"). "Инсайдер" кебек үк мондый хезмәтләрне куллану Русия кануннарын бозу булып тора.
Роскомнадзор озак вакыт "Аллаһ күзе" һәм шуңа охшаган ботларны тыюны таләп итә, чөнки програм русияләрнең шәхси мәгълүмат иминлеге хокукларын боза. Роскомнадзор зарлануыннан соң Telegram бот эшен томалады, ләкин берникадәр вакыттан соң ул көзге буларак торгызылды.
Русия думасына канунсыз алынган шәхси мәгълүматларны таратучы ресурсларны куллану өчен дә, аны булдырган өчен дә җәзаны кырыслату канун өлгесе кертелгән. Шул ук "Инсайдер"ны сатып алучы җирле хакимият һәм төбәкнең эчке эшләр министрлыклары барысы да потенциаль канун бозучылар.
"Ләкин, бу барлык канәгатьсезлек тә формаль гына: моның өчен куәт оешмасы вәкилләренә һәм түрәләргә бернәрсә дә булмаячак. Җитмәсә алар үз эшләрендә әлеге мәгълүматны кулланулары турында элек язганнар иде. Монда икенче бер мәсьәлә бар - хәзер алар бу системны, һич оялмыйча госзакупки аша ала", ди Андрей Захаров.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу мәгълүматны мәхкәмәдә билгеле бер аккаунтның билгеле бер кешегә караганын исбатлау өчен куллана ала. Мондый очраклар инде булды. Декабрь урталарында Андрей Захаров шундый билгеле булган бер эш турында язды, ул вакытта мәхкәмә төбәк Telegram каналындагы бер пост астында аноним комментар өчен гаепләнүчене "армияне кимсетү" маддәсе нигезендә штрафка тартты.
БУ ТЕМАГА: ФСБ Петербур метросындагы террор гамәле Telegram ярдәмендә әзерләнгән дип белдерде
Куәт оешмасы вәкилләре "Инсайдер"га охшаган ботны кулланды, һәм Telegram-ның билгеле бер номерга теркәлгәнен исбатлады.
"Инсайдер" програмы ярдәмендә хакимият протест чараларын оештыручыларны эзләргә, илнең теге яки бу төбәгендә милләтара низагларның куеруын ачыкларга, интернетта "экстремистик эчтәлек"тәге язуларны таратучыларны табарга уйлый.
Алынган мәгълүмат ярдәмендә алар "протест хәрәкәте активистларын, җимергеч, радикаль хәрәкәтләр һәм оешмалар вәкилләрен" ачыклаячак, алар арасындагы бәйләнешне билгелиячәк, шулай ук аларны яше, яшәү урыны һәм эшенә карап аерачаклар.
БӘЛКИ АККАУНТНЫҢ ТЕЛЕФОН НОМЕРЫН ГЫНА АЛЫШТЫРЫРГАДЫР?
Юк, бу ярдәм итмәс. Тагын бер кабатлыйбыз, Telegramдагы id уникаль һәм аккаунтка мәңгегә бәйләнә. Номерны яки кулланучы исемен үзгәрткәч, id үзгәрмәячәк. Номерны мессенджерда яшерү дә булышмас.
Әгәр дә сез Telegram төркемнәрендә һәм чатларда комментар калдырырга телисез икән, сезгә яңа аккаунт булдырырга кирәк. Ул билгесез чит ил яки виртуаль SIM-картага рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Бу номер Русиянеке булмаска тиеш, чөнки илдәгеләр барысы да паспорт ярдәмендә бирелә, бу аларны автоматик рәвештә кешегә бәйләп куя.
Яңа аккаунтта сез телефон китабындагы номерларны синхронизацияләүне рәхсәт итмәскә тиеш, ул вакытта яңа номер Telegram базаларына кермәячәк. Табигый, кулланучы исеме һәм аватарлар да аноним булырга тиеш.
Киләчәктә үзегезне саклау өчен бердәнбер ысул – сезнең белән бәйле булмаган аноним сим-картага теркәлгән яңа аккаунт булдыру.
БУ ТЕМАГА: Telegram "Акыллы тавыш бирү"не томалаган
ЯҢА АККАУНТ ЯСАГАННАН СОҢ ТЫНЫЧЛАНЫП БУЛАМЫ?
Әгәр төрле чатларда һәм төркемнәрдәге постлар астында "куркыныч" комментарлар калдырган булсагыз, барлык күрсәтмәләрне үтәсәгез дә тулаем иминлектә каласыз дигән сүз түгел.
"Инсайдер"га карап, анда кешеләрнең аккаунтларына бәйләнгән 76 миллион телефон номеры гына түгел, алар турында җәмәгатьчелеккә таралган базалардан (адреслар, эш урыннары һ.б.) мәгълүмат бар. Шунда ук чатлардагы комментарлар да урнаштырыла", – дип сөйли Андрей Захаров. – "Инсайдер" кулланучы – күәт оешмасы хезмәткәре яки түрә барлык комментарларны билгеле бер сүзләр белән (мәсәлән, "Слава Украине!" ("Украинага дан!") һәм шул исәптән аерым кулланучының барлык комментарларын да карый ала.
Шуңа, әгәр сез инде комментар калдырган булсагыз, алар базага эләккән дигән сүз, ә сезнең турындагы шәхси мәгълүматны мөгаен инде "Инсайдер"да чагыштырганнардыр. Әгәр дә сез төркемгә кереп язуыгызны бетерсәгез дә бу програм базасыннан юк ителәчәкме, беркем дә белми.
"Әгәр алар системнан юк ителмәсә, бу хокук саклау органнарына сезнең белән кызыксынуга сәбәп булырга мөмкин. Кулланучы куркыныч комментарны бетереп, аннары аккаунтын бетерсә дә, иминлек көчләре аны исәпләп чыгара ала. Аннан соң алар кешене идәнгә йөзе белән егып салып һәрвакыт нәрсәдер табарга тырышулары ихтимал. Шуңа Telegram ул ВКонтакте кебек, сак булыгыз", дип кисәтә Захаров.
БУ ТЕМАГА: Казанда мәхкәмә Telegram-каналда фикер калдырган иргә 30 мең сум штраф салганВКОНТАКТЕ КЕМНЕКЕ?
ВКонтакте социаль челтәренә дә, Telegram-га кебек, Павел Дуров нигез салды һәм ул Русия һәм элеккеге совет илләрендә киң таралды. 2011–2012 елның кышындагы протест вакытында ВКонтакте протест митингларын оештыручы оппозиция төркемнәрен япмады һәм аларга басым ясамады. Ләкин 2013 елны Киевта Евромайдан булгач, Дуровның ФСБ белән низаглары башланды.
Хокук саклау органнары ВКонтактедан Евромайдан төркемнәрен оештыручыларның һәм катнашучыларның мәгълүматларын тапшыруны таләп итте, Дуров кире какты. Аның сүзләренчә, бу "канун бозу гына түгел, ә Украинада яшәгән миллионлаган кешегә хыянәт итү".
Бу хәлдән соң, Русия хакимиятләре социаль челтәрне үз кулына алды, нигез салучы Дуровтан ширкәтнең барлык акцияләрен үзләренә сатарга мәҗбүр итте. 2014 елның язында Дуровны ширкәтнең баш мөдире вазифасыннан азат иттеләр һәм социаль челтәр тулысынча Кремль яклы Mail.ru Group ширкәте контролена күчте.
Шул вакыттан алып, ВКонтакте Русия хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлады. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре таләбе белән социаль челтәр комментар авторлары һәм протест төркемнәре хуҗалары турында барлык мәгълүматны хакимияткә бирә башлады. Бу русияләргә каршы җинаять эшләренең кискен артуына китерде. "Агора" кеше хокукларын яклау төркеме әйтүенчә, 2016 елда хакимият ВКонаткте кулланучыларга каршы 298 эш ачса, 2017 елда 411 эш булды, аннары елдан-ел аларның саны арта гына барды.
Язманың оригиналы: "Север.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!