Accessibility links

Самарда тыгызландырылган төзелешләргә каршылык белдерделәр


Самарда, якшәмбе көнне, жир куллану кануннарын бозган тыгызландырылган төзелешләргә каршылык белдергән урам жыены үтте.

“Ирек” партиясе һәм “Гаделллек өчен” хәрәкәте оештырган ул урам жыены “Самар жире - син кемнеке?” дигән шигарь астында узган.

Киров мәйданындагы урам жыенында меңнән артык кеше катнашкан. Жыелган халык Самар мэриясен шәһәр парклары, балалар мәйданчыкларында тыгызлыклар ясап, йортлар салуын каты тәнкыйтькә тотты.

Самарлар шулай ук, суүткәргечләрне планлаштыргандагы ялгышлыклар турында да сөйләделәр. Проектлар төзелешләр белән тәнгәл килми. диделәр алар. Шулай ук жиргә кагылышлы чаралар булганда халыкка белдерми уздыруларын да тәнкыйтькә тоттылар.

Урам жыенында катнашучылар Самарда жир хосусилаштыруларны, тыгызланган төзелешләрне тикшерүләрен сорап, хәкимиятләргә мөрәжәгать тә кабул иттеләр.
XS
SM
MD
LG