Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский нефть урлау һәм акча юуда гаепле табылды


Бүген Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский һәм аның хезмәттәше Платон Лебедевны икенче җинаять эше нигезендә - миллиард доллар күләмендә нефть урлауда гаепле дип тапты. Ходорковский һәм Лебедевка гаепләү карарын уку көне буе дәвам итте. Ул берничә көнгә сузылырга мөмкин.

Гаепләү карары укылганда Ходорковскийның хатыны һәм кызын, шулай ук күп кенә журналистларны мәхкәмә залыннан чыгарып җибәргәннәр. Әлеге хәлләрне мәхкәмә берничек тә аңлатмаган.
XS
SM
MD
LG