Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе: Русия 190 мең € түләргә тиеш


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Чечняда яшәүчеләр һәм Түбән Новгородның хокук яклау берлеге рәисе шикаятьләренә карар чыгарды.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, аларга карата Русия Европада кеше хокукларын яклау конвенциясенең берничә матдәсен бозган һәм зыян килгәннәргә, гомумән алганда, 190 мең евро түләргә тиеш.

Билгесез кешеләр алып китеп югалган ике ир-атның туганнары һәм өенә атканда яраланучы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Шулай ук Русия полициясе канунсыз рәвештә кулга алган хокук яклаучы Сергей Шимоволосның да шикаяте канәгатьләндерелде.
XS
SM
MD
LG