Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай ярлы төбәкләрен үстерер өчен нефтькә яңа салым кертә


Кытайда нефть һәм башка казылма байлыкларны чыгару өчен яңа салым кертелә. Ул ярлы төбәкләрнең үсешен тәэмин итәр дип көтелә.

Әлеге салым Кытайның нефтьне күпләп табучы Синҗан-Уйгыр төбәгендә инде алынып та килә. Хәзер ул бөтен илгә дә җәелдереләчәк.

Хакимиятләр сүзләренә караганда, әлеге карарны алар ерак төбәкләрдә яшәүчеләр фикерен истә тотып кабул иттеләр. Синҗан, Тибет һәм илнең башка өлкәләрендә яшәүчеләр төбәкләрдәге казылма байлыкларыннан килгән керемне дәүләт гадел рәвештә бүлми дип саный. Моңа каршы җирле халыклар еш кына ризасызлыгын белдерәләр иде.
XS
SM
MD
LG