Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хөкүмәттән тыш 5622 оешма теркәлгән


Татарстан Дәүләт Шурасының гадәттән тыш утырышыннан соң, комиссиядә чыгыш ясаган Русия юстиция министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Голнара Сергеева Татарстанда хөкүмәттән тыш 5622 оешма теркәлгән, дип хәбәр итте. Татарстанда 1 500 дини оешма теркәлгән. Алардан күпчелеген (1,1 мең) ислам дине тарафдарлары ачкан.

Голнара Сергеева сүзләренчә, үткән елда Татарстандагы хөкүмәттән тыш оешмаларга чит илләрдән 63 миллион сумлык финанслар килгән.

Русия юстиция министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы
Думада кабул ителгән “чит ил агентлары” турындагы канун расланган очракта да, сәяси максатлар куймый торган иҗтимагый, дини оешмаларга кагылмаячак.

Ә аларның саны республикада торган саен арта, дип әйтә Сергеева. Ул бу канунга һәр иҗтимагый оешманы бәйләргә тәкъдим итә.

Аның Татарстанда сүзләренчә сайлаулар вакытында 2011-2012 ел аралыгында сул һәм уң радикал оешмалар активлашып киткән. Сергеева теркәлмичә
эшләүче оешмаларны да күз алдында тота.

Белгәнегезчә, Дума өченче укылышта кабул иткән чит илдән финанслар алучы хөкүмәттән тыш оешмаларны “чит ил агентлары” дип атаучы канунны Татарстаннан сайланган депутат Александр Сидякин тәкъдим иткән иде.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Александр Гусев, "Бизнес-онлайн" газетасына биргән әңгәмәдә, депутатның башлангычы республика җитәкчелеге белән килештерелгән булуын раслады.
XS
SM
MD
LG