Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама президентлыкка ант итте


Обама президентлыкка ант итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Обама президентлыкка ант итте

21 гыйнварда АКШ президенты Барак Обама икенче мәртәбә президентлыкка ант итте. Азатлык инаугурация чараларыннан туры трансляция тәкъдим итте.

Дүшәмбе көнне Барак Обама купсанлы халык алдында ант биреп икенче президентлык мөддәтенә кереште. Бу чара дүрт ел элеккеге кебек зур тарихи вакыйга булмаса да, бик зур планлаштыру, оештыру һәм акча җыю эшләренең кульминациясе булды.

Русиядә былтыр президент Владимир Путин инаугурациясе, президент сайлаудагы гаделсезлекләргә протест белдерүче күпмеңле халыкны резин таяклар белән кыйнап таратканнан соң, күпсанлы полиция сагы астында үтүе, халыкка инаугурация юлына чыгу тыелу сәбәпле Мәскәүнең буш урамнары белән тарихка кереп калса, АКШта инаугурация һәрвакыт халык өчен зур бәйрәмгә әверелә. АКШта быелгы инаугурация тантаналарына киңкүләм әзерлек чараларын сурәтләүче кайбер саннарга күз салып үтик.

2 – инаугурация чарасы өчен махсус әзерләнгән смартфон програмнары саны. 14 гыйнварда кулланылышка чыгарылган бу програмнар – беренче рәсми инаугурация програмнары. Президент инаугурациясе комитеты чыгарган програм чараның җәдвәле белән танышу, чараны смартфон аша карау мөмкинлеге бирә, кирәк булган очракта ашыгыч ярдәмнең яки күчмә бәдрәфләрнең кайда булуын күрсәтә. Конгрессның инаугурация тантаналары уртак комитеты әзерләгән икенче програм тантанага килүчеләргә уңайлы юлларны һәм утырып карау өчен буш урыннарны табарга ярдәм итәчәк.

2 – бу юлы Вашингтонда үткәреләчәк рәсми инаугурация баллары саны. 2009 елда мондый бәйрәм баллары унау булса, бу юлы оештыручылар ил икътисадының әле дә авыр хәлдә булуы сәбәпле ике генә бал белән чикләнә. Соңгы мәртәбә мондый азсанлы баллар 1953 елда президент Дуайт Эйзенһауэр беренче вазифасына керешкәндә булган. Балларның берсе АКШ хәрбиләре өчен оештырылса, икенче, төп балда 35 меңнән артык кеше катнашачак. 60 долларлык билетлар бик тиз арада сатылып бетте. Рәсмиләр спекулянтларга каршы төрле чаралар күрергә тырышты.

4 – Обаманың ике мөддәткә президентлыкка керешкәндә биргән антлары саны. 2009 елда Югары мәхкәмә Обаманың президент анты бирүендә хаталар булды дип карар чыгарганнан соң, ул тагын бер мәртәбә, зур тантанасыз гына хаталарны төзәтеп ант иткән иде. Бу юлы исә ул конституция кушканча президент антын 20 гыйнварда бирде. Әмма 20 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, ант бирү кечкенә ябык чара буларак кына оештырылды. Шулай итеп дүшәмбе көнне үтәчәк зур чара Обаманың инде дүртенче мәртәбә президент анты бирүе булачак.

41 – быелгы инаугурация парадында катнашачак бер тәгәрмәчле велосипедлар саны.

57 – быелгысын да исәпләгәндә АКШ тарихында булган президент инаугурацияләре саны.

1195 – Вашингтондагы Мандарин Ориентал отеленең иң арзанлы бүлмәсендә инаугурация көннәрендә бер төн кунып чыгу бәясе. Гадәттә бу бүлмә 295 долларга бирелә.

2800 – инаугурация парадында катнашу өчен гариза биргән төркемнәр саны. Алар арасында йөреп музыка уйнаучы төркемнәр дә, хәрбиләр һәм ветераннар оешмалары да, бию труппалары да, балалар цирклары да бар.

3000 – инаугурация платформасы шул кадәр санда дүрткел метрны били. Обама конгресс баскычлары өстендә төзелгән махсус агач платформада ант бирәчәк. Бу платформада барлыгы 1600-дән артык тамашачы, алар арасында вице-президент, конгрессменнар һәм хөкүмәт әгъзалары булачак.

7500 – рәсми инаугурация медальләре тупланмаларының доллар бәясе. Обама һәм вице-президент Джо Байден сурәтләре төшерелгән, бронз, көмеш һәм алтыннан ясалган өч тарихи медальне үз эченә алучы мондый тупланмалар Президент инаугурациясе комитетының интернет сәхифәсе аша сатыла. Бу тупланмалар – әлеге сәхифә аша сатылучы иң кыйбатлы әйберләр. Анда шулай ук инаугурациягә багышланган каләм, букча, башлык кебек башка бик күп сувенирлар сатыла.

28189 – инаугурация парады юлындагы утырыр урыннар саны.

50000 – инаугурация чараларын оештыруда ярдәм итүче ихтыярыйлар саны. Аларны рәсми вазифада эшләүче 550 кеше җитәкләячәк. Президент инаугурациясе комитеты белдерүенә караганда, ихтыярыйлар ант бирү тантанасыннан алып инаугурация парадына кадәр барлык чараларны оештыруда да катнаша.

600000-800000 – инаугурация тантанасын карарга килер дип көтелгән кешеләр саны. Дүрт ел элек Обама беренче мәртәбә президент вазифасына керешкәндә аның ант бирүен карарга ике миллионлап кеше килгән иде. Гадәттә икенче мөддәткә керешү тантаналары тыйнаграк үткәрелә торган булса да, күзәтүчеләр бу юлы халыкның азрак булуын икътисади проблемнар һәм фиркаара каршылыкларга бәйле сәясәттән канәгатьсезлек белән аңлата.

1 миллион – ширкәтләр "Вашингтон дәрәҗәсендәге" донорлар булу өчен Президент инаугурациясе комитетына шул санда доллар бирергә тиеш. Шундый ук дәрәҗәдә катнашу өчен физик затлар 250 мең доллар бирергә тиеш. Бу акчага аларны VIP чараларга, инаугурация балына, Стив Уондер һәм Кэти Перри катнашындагы концертка чакыралар, парад юлындагы утыргычларга утырталар. Обаманың инаугурация чаралары өчен ширкәтләрдән акча алуы каты тәнкыйтьләнә. Беренче мәртәбә президент вазифасына керешкәндә Обама ширкәтләрдән акча алудан баш тарткан иде. Ул чакта аның ярдәмчеләре моны Обаманың Вашингтонда бизнес эшләрен үзгәртү максатына тугрылыгы белән аңлаткан иде.
XS
SM
MD
LG