Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Узган елның декабрь аенда конгрессның бишенче корылтаеннан соң Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конгресс эшенә канәгатьсезлек белдереп, яңа формалар табу кирәклеген әйткән иде. Конгресс башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, алга таба телне саклауга игътибар биреләчәк, авыл эшмәкәрләре белән элемтәләрне ныгытырга җыеналар.

Азатлык радиосы Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин белән оешманың алдагы эшчәнлеге турында әңгәмә корды.

– Конгрессның бишенче корылтаеннан соң эшчәнлек турында төрле фикерләр белдерелде. Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә конгресс яңача эшләргә тиеш, дип әйтте. Бу сүзләрдән соң конгрессның яңача эшләү концепциясе булдырылдымы? Ничегрәк яңача эшләргә уйлыйсыз?

– Яңача эшчәнлек дигәннән, вазгыятьне тулаем күз алдына китерү кирәк. Эшчәнлек ул бер конгресс белән генә бәйле түгел. Милли яшәештә иң беренче чиратта нәрсәне без алдыбызга куеп эшләргә тиеш булсак, конгрессның да төп максаты шуннан гыйбарәт.

Телебез коточкыч халәттә. Аны югалту дәрәҗәсенә килеп җиттек. Бу хәл шәһәрдә генә түгел авылларда да күзәтелә. Беренче чиратта без телне саклау юлларын уйларга аны үстерү һәм популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Телне сакламасак, милләтне саклый алмаячакбыз. Әмма шул ук вакытта без телләрен югалткан милләттәшләрне дә үзебезнең милли түгәрәктән чыгарырга тиеш түгел.

Башка юнәлешләргә килсәк тә, конгресс тулы бер стратегия белән эшен дәвам итә. Этник берәмлекне саклау өчен корылтайда концепция кабул ителде һәм аның програмын эшләп хөкүмәткә керттек. Әлеге програм нигезендә хөкүмәттән матди ярдәм дә булыр дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта бу програм финанслар министрлыгында тикшерүләр үтә, чөнки һәрбер маддәне без якларга, аны дәлилләргә тиеш. Четерекле һәм көндәлек эшләрбез белән бергә зур эшләребез дә дәвам итә.

– Димәк, аңлавымча, конгресс телне саклау мәсьәләсен алгы планга чыгара?

– Бу һичшиксез шулай. Әлеге мәсьәләгә без кабат-кабат әйләнеп кайтабыз. Җыеннарыбызның барысының да татар телендә үтүе, барлык эш документларының да татар телендә булуы, төбәкләрдәге конгресс бүлекләре җитәкчеләренә безнең белән татарча гына аралашыгыз дигән принципларны куюыбыз – моның бер нәтиҗәсе дә.

– Русиянең мәгариф кануны да, 2025 елга кадәр исәпләнгән милли стратегия дә милләтләр үсешенә, милли телләр файдасына булмады. Шундый җитди документлар кабул ителгән вакытта татар конгрессы бөтен татар халкы исеменнән ризасызлык белдереп үз фикерен Мәскәүгә җибәрәме?

– Без булган кануннарга каршы конфронтациягә бару ягында түгел, ә каршылыкны һәрдаим белдереп торабыз. Корылтайда кабул ителгән резолюциядә шушы кануннарга кагылышлы йөкләмәләребез бар һәм шуның белән бергә конгресс рәисе Ринат Закиров дәүләт шурасы депутаты буларак, анда да бу мәсьәләләрне даими күтәреп тора.

Гомумән, яңа кануннар һәм милләтләргә каршы алып барыла торган сәясәт дигәннән, без аңа әзер булырга тиеш. Бу мәсьәлә алга таба да җиңел булмаячак. Чөнки тарихи яктан караганда татарларга беркайчан да җиңел булмаган. XVI гасырдан ук һәм хәзер дә безгә ниндидер җиңеллек булыр дигән әйбердән читтә булырга тиешбез. Шуңа күрә үз көчебезгә ышану, эчке ресурсларны куллану мөһим.

Эшмәкәрләр шәхси мәктәп төзесә, әлеге мәктәптә татар телендә укытуны үзләре үк тормышка ашыра ала. Шул ук Самардагы, Мәскәүдәге, Сарытаудагы мәктәпләр кебек алар да татар телен кертә алачаклар. Хәзер дәүләт мәктәпләрендә бу шактый гына авырга килә. Без кануннарга һәм канун өлгеләренә һәрдаим үзебезнең фикеребезне белдереп торабыз, әйтергә кирәк ниндидер уңай якка үзгәрешләр дә бар.

Март аенда "Татар авылы эшмәкәрләренең җыены"н уздырдык. Ул икенче тапкыр булды. Узган елгысы белән чагыштырганда эчтәлек, сыйфат һәм сан ягыннан да көчле һәм кирәкле чара булды. Татарстан президенты әлеге чарада катнашып бу ягын үзе дә билгеләп узды.

Авылны саклауның бер механизмы буларак, көчле һәм үзләренең эшләрен булдыра ала торган кешеләрне үзебезгә тарту һәм алар белән эшләү кирәк. Шул очракта гына без эш урыннары да булдыра, халыкны да бергә туплый алабыз.

– Конгресс бу эшнең нәтиҗәсен ничегрәк күрергә тели?

– Нәтиҗә дигәннән, төзүченең нәтиҗәсе ике көннән күренә. Халыкның күңеле, аның милли тормышына килгәндә, шушы рухи як белән эшләгәндә ул нәтиҗәне кайчан күреп булачагы ике яклы. Шуңа күрә без без үзебезнең оеткыбызны салып калырга тиешбез.

Бу чара матбугатта һәм телевидениедә киң яктыртылды. Халык аны ишетте. Без җыелган 300 эшмәкәргә милли рух бирергә тырыштык. Сез авылда яшисез, анда акча эшлисез, әмма акча эшләү белән генә туктап калмагыз, шуның өчен үзегезнең халкыгызга да ярдәм итегез, дигән фикерне җиткердек без аларга.

Хәзер мәчетсез татар авыллары юк дияргә була. Аларның барсын да диярлек халык төзеде, ә матди ягына эшмәкәрләр ярдәм итте. Мәчетләр булды, шул ук мәчет янында җимерек мәктәп тора, түбәсеннән су ага торган балалар бакчасы бар. Шунда ни өчен соң татар байлары кечкенә генә булса да балалар бакчасы салып куймый, йә булмаса үз акчаларына шәхси мәктәп тота алмый?

Нәтиҗә дигәннән, ул нәтиҗә алга таба һичшиксез зур булыр. Бу җыенны һәр елны үткәрергә дип планга керттек. Президент бу эшне һич кенә дә туктатырга ярамый, дәвам итәргә кирәк дигән фикер әйтте.

– Бу бит авылның милли лидеры барлыкка килә дигән сүз. Хакимиятләр белән уртак тел табып эшли алырмы соң алар?

– Дөрес аңлаган очракта ул хакимиятнең үзенә дә файдага гына булачак. Буш торган авылга караганда эшли торганы район бюджетына акча кертә. Хакимият һәм алга баручы авылларга килсәк, Ульян өлкәсенең Кулатка районын алыйк. Сарытау районында уңышлы эшләп килгән эшмәкәр Эдуард Ганиев шушы районнан чыккан кеше. Шушы район өчен борчылып, аны район башлыгы итеп сайлап куйдылар. Хәзер ул ташландык хәлгә килеп җитә язган районны күтәрү өчен эшли. Безгә килде һәм читтәге татарларны да үзләрендәге буш җирләргә кайтарырга теләге барлыгын әйтте. Чөнки җирләрен эшкәртерлек тә кеше калмаган.

Урта Әләзән, Шыгырдан кебек гөрләп торган татар авыллары күбрәк булса, ул республикага да, җирле хакимияткә дә файда. Минемчә, хакимият монда аларга ярдәм генә итәргә тиеш.

– Әгәр бу эшмәкәрләр халык өчен дип бирелеп эшли икән, ул вакытта аларның хакимият җитәкчеләре булуга да мөмкинлекләре бар дигән сүз килеп чыга түгелме?

– Мөмкинлекләре һәм шанслары туа, турыдан-туры шулай җитәкче булып була дигәнгә инде мисаллар да бар.

– Сез монда авыл эшмәкәрләрен бергә туплавыгыз турында әйтеп киттегез. Шул ук вакытта Русиядәге татар авылларының мәктәп мөдирләрен чакырып, аларны бергә туплап, ниндидер оешма булдырып, ниндидер юллар белән шушы мәгариф канунына каршы килми генә, татар телен програмга кертеп, аны укытуны саклап калу юллары турында сөйләшергә җыенмыйсызмы? Татар теле укытучылары алар барсы да милли җанлы, мөмкинлек булса укытабыз дип кенә торалар. Бүген яңа канун нигезендә мәктәп җитәкчелегенә күп мөмкинлекләр бирелә. Канунда програмны мәктәп һәм ата-аналар хәл итә дигән юллар бар. Ата-ана хәл итә дигәннән, күп очракта мәктәп мөдире ничек әйтә, ничек аңлата ата-ана шулай эшли бит.

– Сез әйткән фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Күп очракта кануннар нигезендә мәктәп эчке тормышын үзе хәл итә. Бу күпмедер безгә җиңеллекләр дә тудыра, чөнки бер генә мәктәп мөдире дә балаларның сыйныфлары белән башка мәктәпкә күчүен, ата-аналарның ризасызлык белдереп аның өстеннән язуын теләми. Бу канун ата-аналарның үзләренә дә мәктәп җитәкчелеге белән конструктив эшчәнлек алып барырга мөмкинлекләр тудыра. Мәктәп компонентын саклап калганда телне укытуны дәвам итеп була.

Без татар теле укытучыларын даими рәвештә җыеп торабыз, ул конгрессның эш юнәлешләрендә бар. Мәгариф министрлыгы белән әлеге мәсьәләдә бергә эшлибез. Конгресс каршында эшләгән комиссияләрнең берсе - ул мәгариф комиссиясе. Алар тулаем төбәкләрдәге әлеге проблемнар белән шөгыльләнә. Без үзебез кайсы төбәктә татар мәктәбенең нинди сәбәпләр аркасында кыскаруы турында мониторинг алып барабыз.

Бәлки, татар теле укытучыларын гына түгел, ә татар авылларының мәктәп мөдирләрен җыеп алар белән киңәшләшү һәм мөмкинлекләрен барлау да кирәктер. Ул мөһим һәм шул ук вакытта мөмкин эш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG