Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Русияне үлгән террорчыларны җирләү өчен туганнарына бирергә чакыра


Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы террорчылар мәетләрен туганнарына тапшыруны тыю канунына каршы чыкты. Шура бу тыюны гамәлдән чыгаруны сорап президентка мөрәҗәгать итәчәк.

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе күптән түгел бу тыюның әхлак нормаларына каршы булуы турында карар кабул иткән иде. Русия кануннары нигезендә үтерелгән террорчылар туганнарына тапшырылмый. Шундый ук канун Нидерланд, Израил һәм АКШта бар.
XS
SM
MD
LG