Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милләтара низагларны хәбәр итү өчен үзәкләр булдырылачак


Ел дәвамында Русиянең һәр төбәгендә милләтара низаг мәсьәләләре турында хәбәр итү өчен шалтырату үзәкләре булдырылачак. Бу хакта Русия төбәк үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр дәүләт департаменты җитәкчесе Александр Журавский белдерде.

«Мондый челтәр булдыру карарлар кабул итү вакытын киметәчәк», диде ул.

Журавский хәбәр итүенчә, быел мондый шалтырату үзәкләр өчен методик тәкъдимнәр эшләнәчәк, ә киләсе елдан алар инде бөтен илдә тулы көчкә эшли башлаячак.
XS
SM
MD
LG