Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарча белгәннәр эшли белми, эшли белгәннәр татарча белми”


Ләйсән Төхфәтуллина
Ләйсән Төхфәтуллина

Беренче Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларны быелгы чарага чакырганнар. Яшьләрнең күбесе инде татар яшьләре көннәрендә дә урысча аралаша.

"Идел" яшьләр үзәгендә 25-31 августта Татар яшьләре көннәре узачак. Анда Русиянең 36 төбәгеннән һәм дүрт-биш чит илдән 180-ләп кеше киләчәк. Җиде көн дәвамында төрле мастер-класслар, очрашулар каралган. Рәсми ачылышы 26 авгусатта Халыклар дуслгы йорты бинасында узачак. “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхфәтуллина белән быелгы чарага әзерлек турында сөйләштек.

– Ләйсән, быелгы Татар яшьләре көннәренең үзенчәлеге нинди?

– Без беренче татар яшьләре көннәрендә катнашкан кешеләрне чакырдык, ләкин Универсиадада катнашу сәбәпле, чит җирләрдә яшәүчеләрнең күбесе килә алмауларын әйтте. Аннары алар Татар яшьләре көннәренең 25 еллыгына җыеналар икән. Кайберләре катнашырга ризалык бирде, кайберләреннән әле җавап юк.

– Белүебезчә, беренче Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар араларында шәһәрдә үскән егет-кызлар да булгач, җыелышларда, фикер алышуларда рус сүзләре дә еш яңгырый иде. Моңа каршы көрәшү йөзеннән һәр әйтелгән рус сүзе өчен уртак казнага 10 тиен салу тәртибен кертәләр. Хәзер исә аралашу нигездә урысча бара. Яшьләрне татар телендә аралаштыру өчен нәрсәләр эшләнә?

– Без татар теле дәресләрен програмга кертәбез, ләкин бүгенге көндә ул яшьләр безгә килә дә: "Менә безгә укытучы җибәрмиләр. Безнең каршы алырга мөмкинлек юк", дип зарлана. Мин бер генә мисал китерәм. Владимир өлкәсеннән "Бәхет" татар оешмасы инде берничә ел татар теле укытучысы эзли. Алар инде төрле юлларны кулланып карадылар. Өйрәнеп кайтсын өчен бер кызларын ике айга авылга да җибәреп карадылар – булмады, укытучы сорап мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар конгрессына да мөрәҗәгать итеп караганнар – тагын булмады. Аларның анда укытучыга хезмәт хакы каралган урыннары да бар. Юл хакын да, торак чыгымнарын да үз өстенә алырга ризалар, ләкин анда барырга теләк белдергән укытучы юк.

Быел безгә татар теле факультетын тәмамлаган Булат Ибраһимов эшкә керде. Ул 40 көн буена тәҗрибә туплауга эшенә җибәрелгән иде һәм без аны Владимр шәһәренә юлладык. Ул ике атна дәвамында көн-төн татар теле, әдәбияты, тарихы дәресләрен бирде. Ул шуннан кайткач: "Мин биш ел буе татфакта укып, Татарстанда яшәп Владимирда нәрсә булып ятканын күз алдына да китерә алмаганмын икән. Анда хәл шул шулкадәр авыр. Беренчедән, ул Русиянең үзәге, икенчедән, бөтен яклап тәре белән әйләндереп алган Владимир шәһәрендә үз-үзеңне татар булып саклап калуга шаккаттым", диде ул.

Төбәкләр үзләре генә бу мәсьәләне хәл итә алмаячак. Монда мәгариф министрлыгы, Татар конгрессының ярдәме кирәк. Конгресс югары уку йортларына укырга керергә мөмкинлек тудыра, әмма яшьләр татар теле белгечлегенә укырга керми. Аннары алар Казанда калу ягын карый. Бәлкем яңадан үз якларына кайтаруны истә тоткан килешү төзергә кирәктер.

Менә әле татфактан Әлфәт Закирҗанов белән дә сөйләштек. Әгәр анда укырга керүчеләр булмаса, ул бүлекне ябачаклар. Без очрашулар үткәрәчәкбез, ләкин алар тагын урыс телендә барачак, чөнки безнең бер кеше татарча сөйләшә, ләкин эш эшли белми, эш эшли белгәне татарча сөйләшми. Чит төбәкләрдән килүчеләр белән дә шундый хәл. Аларны моның өчен ачуланып та булмый, чөнки ул аларның гаебе түгел.

– Татар яшьләре көннәрендә катнашканнан соң аларның милли үзаңы күтәреләме?

– Күтәрелә. Беренче тапкыр гына татар оешмаларына йөри башлаган һәм Татар яшьләре көннәренә беренче килүчеләр шулкадәр татарның бер урында җыелуына гаҗәпләнүләрен белдерә. Алар моңа шакката.

– Татар яшьләре көннәренә күбрәк элекке елларда катнашучылар киләме, яисә яңа кешеләрне чакырасызмы?

– Буын-буын килә дип әйтергә була. Быел яңалар күбрәк килә – "буын алмаша". Анкеталардан күренгәнчә, аларның күбесесенең Казан күрәсе килә. Мисал өчен быел Казакъстаннан унлап кеше киләчәк. Аларның төп максаты – Казан карау.

– Элек килгәннәргә Казанны карау кызык түгелдер бит.

– Юк кызык түгел. Шуңа без хәзер програмны башка төрле итеп ясыйбыз. Без бөтен 180 кешене бер лекциягә кертеп утыртмыйбыз. Бер сәгать эчендә берничә дәрес үткәрәбез. Һәр кеше үзенә кызыклысын сайлый.

– Элекке елларда яшьләрнең дәресләргә керү теләге бик чамалы иде, күбесе Иделгә барып су коену, дуслары белән аралашып вакыт уздыру ягын карый иде.

– Хәзер ул яктан бик кырыс. Бездә "Селигер"дагы систем. Кеше инде өч мәртәбә дәрескә бармаса, аны кайтарып җибәрәбез. Бу систем бик яхшы эшли. Ягъни килүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре бар.

– Быел сәяхәтләр каралганмы?


– Әлбәттә. Казанга алып барабыз, аннары бер көнгә Болгарга алып чыгабыз. Быел Универсиада сәбәпле, сменалар бераз кичектерелде һәм шул сәбәпле Республика көне бәйрәменә туры килде. 30 август көнне иртәнге якта Сарытау милли-мәдәни мохтарияте рәисе Камил Аблязов белән очрашу булачак. Ул үзенең “Историческая судьба татар" китабын тәкъдим итәчәк һәм һәрбер кешегә таратачак. Ул көнне авторның туган көне дә. Аннары бөтен яшьләрне автобусларга утыртып бәйрәмгә алып чыгабыз.
XS
SM
MD
LG