Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Кырымтатар Мәҗлесе яңача эшли башлый


Аслан Өмәр Кырымлы (с), Рифат Чубаров, Мостафа Җәмилоглу (у)

Аслан Өмәр Кырымлы (с), Рифат Чубаров, Мостафа Җәмилоглу (у)

Яңа сайланган Мәҗлес рәисе Рифат Чубаровның биш урынбасары булачак. "Фикер аермалыгына карамастан максатларыбыз уртак", ди аларның берсе Аслан Өмәр Кырымлы.

Яңа сайланган Мәҗлеснең икенче утырышында гына яңа рәис Рифат Чубаровның урынбасарлары һәм идарә җитәкчеләре турында килешүгә ирешелде. Чубаров өчен бирелгән тавышларның 50% артмавы, урынбасарлар турында сөйләшүләрнең озакка сузылуы Мәҗлестәге каршылыклар турында төрле имеш-мимешләр тудырды.

5 ноябрь узган утырышта Чубаровның биш урынбасары сайланды: Аҗимамбетов Айдер, Җәләләв Нариман, Аслан Өмәр Кырымлы, Зәүр Смирнов, Әхтәм Чигөз.

Эшмәкәр, Киевтагы кырымтатар җәмгыятенә нигез салган Аслан Өмәр Кырымлы быелгы корылтайда гына яңа әгъза итеп сайланды. Рәис урынбасары булачак Кырымлы Мәҗлеснең икътисади эшләрен дә алып барачак. Әле Мәҗлескә сайланганчы ук ул соңгы елларда Украина Югары радасы депутаты ярдәмчесе буларак Мостафа Җәмилоглуны барлык сәфәрләргә озатып йөрде.

– Аслан әфәнде, Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары кем булыр дип көткәндә урынбасарлар бишәү булачак, дип хәбәр ителде. Мәҗлестә каршылыклар бармы әллә?

– Мин бу хәлне каршылыклар димәс идем. Әйе, Рифат Чубаровны рәис итеп сайлауга каршы чыгучылар да булды. Ләкин Рифат әфәнде демократик гадел сайлау нәтиҗәсендә рәис итеп сайланды, хәзер карарларны ул кабул итәчәк. Без барыбыз да аны канунлы җитәкче дип саныйбыз. Фикер төрлелеге ул демократия барлыгын күрсәтә.

– Шәхсән үзегез Рифат Чубаровның рәис вазифасын яхшы башкара алачагына ышанасызмы? Мостафа Җәмилоглу урынына килергә лаек кешеме?

– Мостафа бәй урыны аерым. Рифат бәй урыны башка. Мостафа бәй гомергә кырымтатар халкының юлбашчысы булып калачак, эшләгән эшен дәвам итәчәк. Ә инде Рифат бәйнең максаты Мәҗлес эшен оештыру, андагы төрле көчләрне милләт файдасына берләштерү. Рәис кабул итәчәк карарлар мөһим, аларны оста итеп тормышка ашыру шулай ук мөһим.

– Мәҗлескә әле генә сайландыгыз, урынбасар урынын көттегезме?

– Мин Кырымга кайтканнан бирле, укып бетергәннән бирле милләт эшендә. Миңа нинди вазифада булу барыбер. Без гаскәр кебек, кая куялар, шунда эшләргә әзер (көлә – А.К.). Кырымга 1991 елда 17 яшемдә кайттым. Без Сәмәркандта туган. Нәселебез Алуштадан. Заманында мәчет, мәдрәсәләр төзегән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән, зыялы нәсел.


Кырымга кайтабыз дигәч әтиебез безне җыйды да, "ватаныбызга кайтабыз, балалар, монда булган барлык әйберне калдырабыз", диде. Өйдә булган китапларны, бөтен әйберне шунда дусларга бүләк итеп калдырырга кушты. Без аптырагач, "ватанга кайткач безгә Ходай тагын да күбрәк бирәчәк", диде. Кайткач күргән авырлыкларны сөйләп торасы юк инде, бала-чага тулы бер йортта өч гаилә яшәдек. Чиратларда торып талон белән ашарга алдык, барысы да булды. Моны һәр кырымтатары үз башыннан кичергән. Әтием тырышлыгы белән кооператив башладык. Агач саттык, бартерга эшләдек, ул чакта беркемдә дә акча юк иде. 1995 елда йөрәгенә операция кичергән әтиебезгә "ял ит инде", дидек. Аның эшен энем, абыйларым белән бергә дәвам итәбез. Хәзер инде бизнесыбыз бик киң, төзелештән алып мобиль телефон ширкәтләре, иминият һәм башкалар. Гаилә белән эшлибез, без шулай өйрәнгән.

– Сезне Америкада, Төркиядә укыган, Мәҗлес рәисе урынбасарлары арасында иң булдыклысы, Мәҗлеснең киләсе рәисе булачак, диләр...

– Бу сүзләрне мин провокация дип атар идем. Милләтебезне берләштерү, барлык тырышлыкны аның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерү урынына, кызганычка каршы, андый көчләр дә бар. Алар үзләренә яклаучылар эзли, шундый сатулашу, төрле имеш-мимешләр тудыру юлы белән. Мин Америкада укымаган. Сәмәркандта мәктәпне бетердем, Киевта Халыкара идарә академиясендә укыдым. Телләрне яхшы белүем гаиләдән килә. Әтиебез сөргендә дә, кайткач та безнең белән кырымтатарча гына сөйләште. Төрек һәм инглиз телләрен соңыннан өйрәндем.

Тагын шуны кабатлыйм, Мәҗлестә хәзер фикер аермалыклары бар, демократик җәмгыятьтә бу шулай булырга тиеш. Әмма безнең максатыбыз бер – кырымтатарларының проблемаларын хәл итү. Мәҗлес идарәләренә үз эшен яхшы белгән профессионаллар сайланды, безнең максатыбыз бер.


Кырымтатарлары, Мәҗлес һәм аның җитәкчелеге Украинаның Европа Берлегенә керүен тели. Кырымтатар халкы һәм Мәҗлес Украинаны бу юлда якларга әзер, ярдәм итәргә әзер. Әлегә Украинада элекке коммунист ысуллы идарә, барысы да кирегә бара. Социаль проектларны тормышка ашыру, кырымтатарларының яшәешен яхшырту да шуңа күргә авырдан бара. Мәҗлес үз проекты белән чыкты. Кырымтатарларына багышланган зур халыкара форум проекты турында сөйләшүләр Киевта инде күптән бара, ил җитәкчелегеннән әле дә аңа рөхсәт алынмаган. Без кырымтатарларының проблемаларын чишү өчен халыкара дәрәҗәдә "юл харитасы" төзергә телибез. Аның Европа кануннары һәм стандартлары нигезендә тормышка ашырылуын телибез. Күрәбез ки Украинаның безнең проблемаларны чишергә нияте дә, мөмкинлеге дә, көче дә юк. Яңа Мәҗлеснең эше күп булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG