Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Гадел Русия” әгъзасы Олег Шеинга чәнчегәннәр


Олег Шеин
Олег Шеин
Мәскәүдә “Гадел Русия” фиркасенең Әстерхан бүлеге башлыгы Олег Шеинны яралаганнар. Шеин хастаханәгә салынган, аңа пычак белән кадаганнар. Тормышына куркыныч янамый дип белдерелә.

Хокук саклау оешмасы белдерүенчә, Шеинга һөҗүм итүдә шикләнелгән Чиләбе өлкәсендә яшәүче 21 яшьлек хатын-кыз тоткарланган.

20 ноябрь көнне Шеин Русия думасында “Гадел Русия” башлыгы Сергей Миронов һәм аннан соң Русия үзәк сайлау комиссия башлыгы Владимир Чуров белән очрашкан була.

2012 елда Әстерхан мэрын сайлаган вакытта Шеин “Бердәм Русия”дән Михаил Столяровны алга үткәреп икенче урын алган иде. Шеин сайлау нәтиҗәләре белән килешмичә ачлык игълан итте. Казанда Шеинга теләктәшлек белдерүчеләр пикетка чыкты.

Әле күптән түгел генә Столяров ришвәттә шикләнелеп кулга алынды. Бу шәһәрдә вакытыннан элек мэр сайлаулары булырга мөмкин дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG