Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа якларыннан чыккан шагыйрьләрнең сафлары сирәгәя


Госман Садә (өстәл янында уңда) Балтач районы Субаш мәктәбендә очрашуда
Госман Садә (өстәл янында уңда) Балтач районы Субаш мәктәбендә очрашуда

14 гыйнварда Казанда Госман Садәнең йөрәге тибүдән туктады. Аңа 64 яшь иде.

Госман Садә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылыннан булса да Татарстанны туган республикасы кебек хис итте, дип белдерде Азатлыкка шагыйрь Роберт Миңнуллин.

"Безнең өчен Башкортстан да, Татарстан да бер үк республика. Госман өчен дә ул нәкъ шулай иде. Минем шаяртып та, чынлап та Татарстанны да, Башкортстанны да үзем өчен бер республика итеп төзеп куйдым дип әйткәнем бар. Бу уртак республиканы миннән беркем дә ала алмаячак", ди Миңнуллин.

Роберт Миңнуллин һәм Госман Садә 1967 елда Башкорт дәүләт университетына керү өчен имтихан биргәндә үзләренең шигырьләрен укып танышалар. Икесе дә мәктәпне бетергәч бер ел район газетында журналист булып эшләгән була. Госман Садә сынауны үтә, ә Роберт Миңнуллин Илешкә район газетына эшләргә дип кайтып китә.

Роберт Миңнуллин
Роберт Миңнуллин
"Безнең элемтәләр бервакытта да өзелмәде. Башкорт педагогия институты үткәргән шигъри бәйрәмнәрдә катнаша идек. Без Казан университетының "Әллүки" берләшмәсеннән Уфага барсак, Госман да бу чараларның берсеннән дә калмады.

Уфада укып бетергәч ул Казанга килде. Башта "Татарстан коммунисты" журналында тәрҗемәче булды, аннары "Яшь Ленинчы"-"Сабантуй" газетында без аның белән бергә бик озак эшләдек. Мин баш мөхәррир идем, ул урынбасар булды. Башка газетларда да, соңгы елларда "Шәһри Казан"да эшләде. Госман Садәнең балалар журналистикасына да керткән өлеше зур. Аның язганнары бик үзенчәлекле, образлы, беркемнекенә дә ошамаган, шигъри һәм фәлсәфи була торган иде.

Ул яшь чакта ук шигъриятебезгә ялтырап килеп керде. Ул да, мин дә мәшһүр Әнгам Атнабайның шәкертләре идек. Аның кебек язарга, аның кебек шигырь укырга тырыштык, хәтта мыекларны да Атнабайга ошатып җибәрә торган идек. Күп булмаса да аның язганнары матур үрнәкләр һәм халык күңеленә яткан шигырьләр иде. Җырлары да бик матур аның. Шигъриятебездә һәм әдәбиятыбызда шактый якты эз калдырган шәхесебез дип исәплим мин аны", ди Миңнуллин.

Миңнуллин сүзләренчә, Уфа якларыннан чыканнарның шактые инде бакый дөньяга күчкән, Казанда Рәдиф Гаташ, Галимҗан Гыйлманов, Марат Кәбировлар гына калып бара. Миңнуллин Казанга тартылмасалар да, соңгы егерме ел эчендә Башкортстанда яңадан татар әдәбиятының тернәкләнеп килүен әйтә.

"Башкортстанда үзләрен татар язучысы, татар шагыйре, татар драматургы дип исәпләүче яшь язучылар барлыкка килә. Шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә бар. Алар үзләрен зур татар әдәбиятының бер өлеше итеп хис итә. Уфада татарча китаплар чыга, газет һәм журналлар басыла. Әмма аларны зур әдәбиятка кертеп җибәрү, берләштерү проблемы бар. Бу әдәбият гыйлеменнән дә, тәнкыйтьтән дә һәм китап чыгару мәсьәләсенннән дә тора. Бу мәсьәлә хәл ителер дип исәплим мин", ди Миңнуллин.

Ул шулай ук Русиянең башка төбәкләрендәге иҗатчылар белән дә эшләү кирәклеген әйтә.

"Төбәкләрдә газетлар чыга, хәтта китаплар да басыла. Минем үземнең Алматыдан татарча китаплар җыеп кайтканым бар. Ижауда, Түбән Новгородта, Сембердә һәм башка җирләрдә дә китаплар чыга. Әмма сыйфат ягы турында уйланасы, сөйләшәсе бар. Безгә сөйләшү, җыелу җитми.

Башкортстаннан язучылар килеп бик матур кичә үткәргән идек. Яшь язучылар да бергә җыелып бик җитди сөйләшү булган иде ул. Менә мондый чаралар җитешми. Чит төбәкләрдәгеләрне Казанга тартырга, иҗади яктан үстерү кирәк", ди Миңнуллин.
XS
SM
MD
LG