Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:32

Казанда бер-бер артлы керәшеннәргә багышланган чаралар узды. Бер төркем керәшеннәр аерым халык булырга теләүләрен әйтсә, икенче төркем аларны якламый.

1 февральдә Русия стратегик тикшеренүләр үзәгенең Идел буе бүлекчәсе Казанда керәшеннәргә багышланган “түгәрәк өстәл” уздырды. Анда керәшен ветераннары хәрәкәте башлыгы, керәшеннәрнең аерым этнонимын булдыру өчен тырышучы Аркадий Фокин чакырылса да, кайбер фикердәшләрен кертмәүләре сәбәпле, ул анда катнашудан баш тарта.

Тагын бер атнадан, ягъни 8 февраль көнне Фокин, аерым алганда Казан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы “Керәшеннәр: милли һәм дини яңарыш юлындагы авырлыклар” дигән матбугат очрашуын уздыра. Бу чара турында Аркадий Фокин белән сөйләштек.

- Аркадий әфәнде, матбугат очрашуында нинди мәсьәләләр күтәрелде?

- Керәшеннәр проблемалары турында сөйләштек. Хәзер Татарстанда чиркәүләрне яндыралар, керәшеннәргә һөҗүм тукталмый.

- Нинди һөҗүмнәрне әйтәсез?

- Һөҗүмме? "Cез динне саткан кешеләр, әйдәгез, акылга килегез һәм ислам динен кабул итегез" диләр. "Керәшен андый, керәшен мондый, динен саткан" дип гел тиргиләр. Керәшен бит динен сатмаган. Ул мөселманнан, православиягә күчкән кешеләр динен саткан. Алар безнең арада юк, чөнки бөтенесе яңадан исламга күчте. Без православиягә мәҗүсилектән килгән.

Керәшен чиркәүләренә керәләр һәм руханига "мөселман диненә күч, ә синең чиркәүне мәчет итәбез" дип йөрүчеләр күбәя. Бу һөҗүм түгел мени? Минем әби-бабайлар берсе дә мөселман булмаган. Кайда кайтыйм мин? Бу бит көчләү була.

Матбугат очрашуында шул хакта сүзләр булды, әмма төп мәсьәлә керәшеннәрне аерым халык дип танытуга багышланган иде. Керәшен этнонимын кайтару турында сүз барды.

Татарстан хакимияте безнең мәсьәләне чишәргә ризалыгын биргәнче эшләячәкбез. Мәскәүгә мөрәҗәгать итсәк безне тиргиләр. "Сез Мәскәүгә эшлисез" диләр. Ә безне Татарстанда ишетмәгәч нишлик соң? Ишетмиләр бит. Без бит президентка, Дәүләт шурасына, галимнәргә, татар хәрәкәтенә барысына да мөрәҗәгать итеп карадык. Берсе дә тыңламый. Безне тәнкыйтьлиләр һәм сүгәләр генә.

- Ә аерым халык исемен алуга бар көрәшеннәр дә ризамы?

- Ә бар керәшеннәрне без белмибез. Җанисәп вакытында безгә керәшен дип язылырга рөхсәт бирмиләр. Шуңа бөтенесеме, юкмы икәнен ничек әйтим инде? 1926 елда без Русиядә 120 мең булганбыз, ә хәзер күпме икәнне белмибез.

- Казан иҗтимагый оешмасына кергән керәшеннәр барысы да ризамы соң? Менә минем кул астында мөрәҗәгать бар һәм анда оешмага кергән кайбер керәшеннәр бу оешмадан чыгу турында гариза яздык, диелгән. Алар һәм Татарстан керәшеннәр оешмасына керүчеләр Фокинның радикаль фикерләре белән килешмибез дип язган.

- Республика оешмасына мин кермим. Алар керәшеннәрне аерым халык итү мәсьәләсен бөтенләй күтәргәннәре дә юк.

- Казан оешмасына керүче кайбер керәшеннәр дә бит сезнең фикерләр белән килешмичә оешмадан чыгу турында гариза яздык ди?

- Аларга ышансагыз... Матбугат очрашуында бу хакта сүз чыкты. Казан керәшен оешмасы рәисе Мария Семенова анда торып басып әйтте: "Мин идарәдән чыгам дип шалтыратып әйтүче бердәнбер Татарстан халык артисты Лидия Әхмәтова булды", диде. Ул башта идарәгә кергәч бик һәвәс кенә тотынган иде. Алар барысы да үз карьераларын кайгырта. Андый кешеләр күп. Менә республика керәшеннәр оешмасында идарәдәге 26 кешедән 18 түрә. Нинди иҗтимагый оешма инде ул? Ә менә Казан керәшеннәр оешмасы идарәсендә бер генә түрә дә юк.

- Ә Казан керәшеннәр оешмасына ничә кеше керә?

- Белмибез, чөнки Устав нигезендә, оешмага керүчеләрне санау каралмаган, ә актив эшләгәннәр бер 20-30 кеше. Бу чаралар уздырган, чиркәүгә йөргән кешеләр инде.

- Февраль башында Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлекчәсе керәшеннәр мәсьәләсенә багышлап “түгәрәк өстәл” уздырган иде. Сезне анда чакырсалар да катнашмагансыз. Cәбәбе нәрсәдә?

- Мин алар шалтыратканда катнашырга ризалык бирдем һәм миңа әзерләнергә тема бирделәр. Шуннан Казан оешмасы рәисе Мария Семеновага шалтыратып "Сине чакырдылармы?" дип сорадым. Ул әйтә "Юк", ди. Мин әйтәм "түгәрәк өстәл" булгач син анда кил һәм идарә әгъзаларыңны да ал, дидем.

Узган ел азагында Керәшен Казысы авылында чиркәү янды

Узган ел азагында Керәшен Казысы авылында чиркәү янды

Барган идек, анда аларны кертмиләр. "Түгәрәк өстәл" булгач бөтен кеше килергә мөмкин бит диюгә карамастан вахтер кертми. РИСИның Идел буе бүлекчәсенең яңа җитәкчесе Фирдүс Дәүбашны чакыртып чыгарырга куштым. Ул чыкмады. Университет модераторы Валерий Королев та хәл итмәде, Татарстан президенты каршындагы дин идарәсеннән рәис урынбасары Владимир Козлов та керәшен булса да мәсьәләне хәл итмичә "Мин кунак кына" дип кереп китте. Халыклар ассамблеясыннан башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров та "мин ни эшли алыйм" диде дә кереп китте.

Миңа әйтәләр "Син бит исемлектә, бар, кер" диләр. Мин хәзер анда керсәм, әллә нинди карарлар кабул итәрләр дә, ә аннары "бу карарлар безгә ярамый" дисәк, "анда бит Фокин булды һәм барысын да тыңлады" дияргә мөмкиннәр. Мин андый фишка булырга теләмим. Сәгать ярым шунда тордык - кертмәделәр. “Яңа Гасыр” хөкүмәт телевидениесе журналистлары да кереп киттеләр, безнең фикерне тыңлап тормадылар. Ә без "Эфирны" чакыртып барысын да сөйләп бирдек.

- Ничә кешене кертмәделәр?

- Бер биш-алты. Анда Казан урыс җәмгыятеннәнә Михаил Щегловны да, РИСИның Идел буе бүлгесен элек җитәкләгән кеше Рәис Сөләймановны да кертмәделәр. Сөләйманов бит хәзер шул институтта фәнни эшче. Хәтта аны да кертмәделәр. Ул секта, чын-чынлап секта. Мин бу хакта "Туганайлар" газетасына язып җибәрдем.

Шулай ук үземнең "Наши разногласия" дигән мөрәҗәгатьне дә газетның баш мөхәррире Людмила Белоусовага җибәрдем. Бу каршылыклар турында “дисскуссия ачыйк”, дидем. Язсыннар, бәхәсләшик, фикерләр алышыйк дидек. Юк, бирмәделәр.

Казанда керәшеннәрнең Тихвин чиркәве

Казанда керәшеннәрнең Тихвин чиркәве

- Ә керәшеннәр арасында каршылык нәрсәдә соң?

- Каршылык шул керәшен исеме мәсьәләсендә. Республика оешмасы беркайчан да "без керәшеннәр аерым халык, безнең аерым тарихыбыз, гореф-гадәтләребез бар дип әйткәннәре юк. Сезгә бәлки ошамас та инде, алар татарлашып килә. Аларның Питрау, бию-җыр, яшьләргә форум үткәрү - бөтен эшләре шул. Ә керәшеннәрнең авыллары бетүе, клуб һәм юллар булмаганын, газ кертелмәгәнен алар күрми. Менә килегез, керәшен һәм татар авыллары яшәешен карап чагыштырып чыгарбыз. Әлбәттә, берничә керәшен авылы бик яхшы яши, әмма алар шул бер, ике, өч, дүрт.

- Татарстанда керәшен авылларында чиркәүләр янгач, Мария Семенова Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга керәшеннәрне яклауны сорап хат язган иде. Шуннан соң нинди дә булса үзгәрешләр булдымы? Татарстанга Всеволод Чаплин килә дигән хәбәр булган иде.

- Без Мәскәүдә берничә җыелышта булдык. Башта Семенова белән бергә барган идек, аннары үзем генә барып кайттым. Бер Татарстан мәсьәләләрен тикшергәндә "түгәрәк өстәл"не Урыс православ чиркәвеннән протоирей Всеволод Чаплин ачкан иде. Ул барысын да белә һәм патриарх Кирилл рөхсәт бирсә Казанга килермен, диде. Шулай да бик киләсе килми бугай. Аңа бит урысча әйткәндә "потемкинская деревня" күрсәтергә телиләр. Татарстанда кунакларны әйбәт кенә кабул итә беләләр һәм барысы да моннан бик канәгатьләнеп кайтып китә. Монда да исәп шул һәм шуңа аны Татарстанга чакыралар да. Әмма белмим - килер микән.

- Ә сез Мәскәүдән нинди ярдәм көтәсез?

- Семенова патриархкка "безне яклагыз" дип туп-туры язды. Менә хәзер аны "Ник яздың" дип сүгәләр. Ул бит Русия ватандашы буларак теләсә кемгә мөрәҗәгать итә ала. Әле бит ул православ кеше һәм шуңа нигә аның Кириллга мөрәҗәгать итәргә хокукы булмасын.

Аның төп фикере - безне монда кагалар, кимсетәләр, менә хәзер инде чиркәүләрне яндыралар.

- Сез әйткән идегез, ислам радикаллары чиркәүләргә кереп руханиларга исламга күчәргә куша дип. Мондый хәл кайда булды?

- Әлки районы Базарлы Матакта рухани янына килгәннәр дә чиркәүгә "ислам диненә күч" дигәннәр. Бу инде бер генә хәл түгел. Күп яздылар бит инде.

Беләсезме сез Татарстанда бары алты керәшеннәр чиркәве бар, ә мөселман мәчетләре 1 мең 524. Сез әйтерсез, "татарлар күп, керәшеннәр аз" дип. Ярар. Мөселманнар белән православлар Татарстанда бертигез. Ә православ халыкларның чиркәве - 225 кенә.

- Мәскәүдән керәшеннәрне нинди яклау була ала?

- Кириллның абруе бик зур. Ул катнашса һәм Татарстан президентына әйтсәме... Менә Халыклар ассамблеясы җитәкчесе, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бер җыелышта "Татарстан татарлашып, мөселманлашып бара, бу бит әйбәт хәл түгел", дидем. Без бит исламга каршы түгел, без ваһһаби исламга каршы. Хәзер бит урманнарда качып йөрүче ваһһабилар бар. Ул бит очраклы гына хәл дигән булалар. Шуннан башлана бит барысы да. Нурлатта бит корал белән көрәштеләр. Чаллыда ничә тапкыр төзелә башлаган чиркәүләрне сүтеп ташладылар.

- Ул чиркәүләр керәшеннәрнеке идеме?

- Юк ул керәшеннәрнеке түгел иде. Керәшеннәргә анда чиркәү салырга рөхсәт бирмиләр. Анда бит татар хәрәкәте бик көчле. Рәфис Кашапов мисал өчен. Белмим инде, әллә куркалар шунда алардан. Бу хәл бит беренче очрак түгел, инде күптән бара.

- Нинди очракны әйтәсез, Аркадий әфәнде.

- Менә шушы Татарстанга килгән ваһһабиларны әйтәм. Ничә мөфти алмашынды бит инде. Берсе ваһһабилар белән эшли иде - төшерделәр, икенчесе ваһһабиларга катырак әйтә башлады да тиз генә алып атып башкасын куйдылар. Анда бит урысча әйткәндә "чехарда".


Хөрмәтле укучылар, Аркадий Фокин канәгатьсезлек белдергән Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчелегенең фикерләрен Азатлык сәхифәсендә якын көннәрдә урнаштырырбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG