Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов янә Кырымда булып китте


Миңнеханов Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән Кебир мәчәтендә. 5 март 2014
Миңнеханов Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән Кебир мәчәтендә. 5 март 2014

6 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымга чираттагы сәфәрен ясады. Ул Кырым мөфтие Хаҗи Әмирали Аблаев, кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров, Кырым хакимиятләре белән очрашулар үткәрде.

Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Темиргалиев Азатлыкка белдергәнчә, 3 майда Әрмәни базар янында Украина-Кырым чигендә булган чуалышлардан соң Кырымдагы иҗтимагый-сәяси вазгыять нык катлауланган. Мәҗлес белән Кырым хакимияте арасында туган киеренкелекне киметү, ике арада уртак тел табып контакт урнаштыру өчен Кырымга Миңнехановны чакырганнар. Бу Кырым хакимияте вице-премьеры Рөстәм Темиргалиев инициативасы иде, диде аның әтисе Илмир.

Акмәчәттә Миңнеханов башта Кырым мөфтие Хаҗи Әмирали Аблаев белән Кебир җәмигъ мәчәтендә очрашып сөйләште. Анда да сүз дини мәсьәләләрдән тыш Кырымдагы соңгы вакыйгалар хакында булган. Аннары президент мөфти белән бергә Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров белән очрашты. Очрашуда Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәлял, Кырым вице-премьерлары Рөстәм Темиргалиев, Ленур Ислямов, Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Темиргалиев катнаштылар.

Татарстан президенты “Мәҗлес һәм Кырым хакимияте үзара диалогга башларга тиеш, бер-берегезне аңлап эшләргә кирәк, без кырымтатарларның язмышына битараф түгел”, дигән сүзләр әйткән.

Очрашуда катнашкан Нариман Җәләл әйтүенчә, Миңнеханов нигездә Кырым делегациясе белән Казанда очрашканда сөйләгәннәрен кабатлаган. Аның вазгыять өчен борчылганы һәм ихлас күңелдән сөйләгәне күренде, диде ул.

“Без аңа Кырымда үзгәрешләр бара, ләкин кырымтатарлар алай тиз үз позицияләрен үзгәртә алмый, моңа вакыт кирәк дидек. Аннары Кырым хакимиятенең безнең белән тупас, басым ясап сөйләшмәкче булуын, Мәҗлес бинасындагы украин байрагын "самооборона" бандитлары килеп төшергәнен, Мәҗлес аны кире кайтарып куйганын, Мостафа Җәмилевнең Кырымга кертелмәвен һәм башка мәсьәләләрне сөйләдек”, диде Нариман Җәләл.

Мәҗлес Татарстан белән алга таба эш итүдән баш тартмавын, ләкин позицияләрне ачыклауга, төрле үзгәрешләргә вакыт кирәкләген белдергән.

Миңнеханов шулай ук Кырымдагы оккупацион хакимият рәсмиләре белән дә очрашып, шул ук мәсьәләләр хакында сөйләшкән. Аларга ул "Сез Русиядә яшәмәдәгез, күп нәрсәне белмисез, милли өлкәгә караган мондый процесслар барганда эш итә белергә кирәк", дигән.

Татарстан президенты Мәҗлес һәм Кырым хакимиятләре арасында диалог башлау өчен ике якны да түгәрәк өстәл тирәсенә утырып сөйләшергә күндерергә тырышкан. Мондый очрашу 8 майда була ала, диде Нариман Җәлял Азатлыкка.

Татарстанның Кырымдагы вәкиле Илмир Темиргалиев хәбәр итүенчә, Миңнеханов Кырым мөселманнары мөфтиятенә “Форд” җинел машинасын бүләк иткән.

Казан һәм Кырым татарлары нинди юлдан барыр?

Кайбер күзәтүчәләр фикеренчә, Казан кырымтатарларны Русия белән хезмәттәшлеккә күндерү мәсьәләсендә уңай нәтиҗәгә ирешә алмаса, аның Мәскәү алдында дәрәҗәсе төшә ала, Кырымда кырымтатарлар һәм хакимият арасында диалог булмаса, кырымтатар мәсьәләләрен хәл итү дә туктап кала ала. Шуннан соң инде Мәскәү кырымтатарларга басым ясау эшенә Чечня республикасын җәлеп итә ала. Ул очракта инде бөтенләй башка ысуллар кулланылып, кырымтатарларга карата эзәрлекләүләр, көч куллану массакүләм рәвештә була ала.

Татарстан һәм кырымтатарлар бу вазгыятьтә уртак тел таба алмаса, ике тугандаш милләт арасындагы тарихи бәйләнәшләргә дә зур зыян киләчәк, Татарстан Кырым мәсьәләсеннән читләштереләчәк. Мәскәү сәясәте ике милләтне бер-берсеннән тагын да ераклаштырачак, бер-берсенә каршы куячак.

Шуны да әйтергә кирәк - вазгыять нинди генә юнәлештән китсә дә, ул барыбер Мәскәү файдасына була дигән сүз. Татарстан кырымтатарларны Русия белән хезмәттәшлеккә җәлеп итсә, бу Русияне танымаган кырымтатарлары арасында Казанга карата әлегә уңай мөнәсәбәтне бозачак, "казаннар - сатлыклар" дигән карашны көчәйтәчәк.

Һәм инде әйтелгәнчә, уртак тел табылмаса, Татарстан тырышлыклары уңмаса, Мәскәү бу эштән Казанны тәмам читләтеп, ике туган халыкны тагын да аерып куячак.

Татарстан һәм кырымтатар Мәҗлесе шушы вазгыятьтә Мәскәүгә түгел, ә беренче чиратта кырымтатарлары һәм казантатарлары мәнфәгатенә туры килгән бер чишелеш табарга тиеш. Бу бер дә җиңел эш түгел. Шул да бар - тарафларның моңа вакыты бетеп бара.
XS
SM
MD
LG