Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар оешмалары Ринат Закировка дәгъва белдерә


Башкортстан татар җәмәгатьчелеге оешмалары берлеге утырышы. 27 май 2014
Башкортстан татар җәмәгатьчелеге оешмалары берлеге утырышы. 27 май 2014

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге оешмалары берлеге җәйге каникуллар алдыннан соңгы утырышын җыйды.

Утырышта республика татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, шул ук вакытта Татар оешмалары берлеге җитәкчесе Римма Үтәшева мохтариятнең структурасын киңәйтү мәсьәләсе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә оешманың нибары дүрт кенә бүлекчәсе бар. Алар: Уфа шәһәре, Кушнаренко, Благовещен һәм Федоровка районнарында. Киләчәктә Авыргазы, Бакалы, Благовар, Балтач, Борай, Бүздәк, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Краснокама, Кушнаренко, Миякә, Стәрлебаш, Тәтешле, Туймазы, Чишмә, Чакмагыш, Шаран, Яңавыл районнарында, Бәләбәй, Туймазы, Стәрлетамак, Октябрьски, Нефтекама һәм Уфаның һәр районында бүлекчә ачу карар ителгән.

Аннан соң һәр оешма рәисе соңгы чорда нинди эшләр башкарылуы, алда торган чаралар турында сөйләде. “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал” оешмалары рәисләре Казанда узган хатын-кызлар форумы турында сөйләде. Баксаң, Казаннан чарага чакыру бу ике хатын-кызлар оешмасына да, Башкортстан татарлары Конгрессына да килмәгән, ә “Берлек” исемле милли-мәдәни оешмага җибәрелгән. “Берлек” исә башта бу ике татар хатын-кызлар оешмасына өчәр генә урын бүлгән. Ләкин алар үз исемлекләрен тапшырганнан соң урыннар арттырылган. Чарада “Сәхибҗамал”дан дистәгә якын, “Ак калфак”тан җиде кеше катнашкан. Барлыгы исә өч дистәгә якын кеше барган. Оешма рәисләре урыннар бүлүгә карата тәнкыйть белдермәделәр. Күпчелек баручыларның лаеклы кешеләр булуын билгеләделәр. Татар җәмәгатьчелеге оешмалары берлеге рәисе Римма Үтәшева исә бу уңайдан ризасызлык белдерде:

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева
“Форумга чакыру “Берлек” оешмасына җибәрелергә тиеш түгел иде. Ул яки Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә, ягъни миңа, яки Башкортстан татар Конгрессына җибәрелергә тиеш иде. Монда ниндидер әшнәлек сизелә. Чакыруларны Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән. Ә бит бездә Бөтендөнья татарлары Конгрессының вәкиле дә бар. Ул – билгеле композитор Алик Локманов. Ул да бу эштән читтә калды.”

Утырышта катнашучылар Ринат Закировның бу гамәлен аңламауларын белдерделәр. Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов сүзләренчә, Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмаларына дип бирелгән автобусның да “Берлек”кә тапшырылуы дөрес адым түгел. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен Ринат Закировка татар оешмалары берлеге исеменнән мөрәҗәгать күндерергә карар ителде.

Алсу Гайсина
Алсу Гайсина
“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Алсу Гайсина “Мин татарча сөйләшәм” чарасын уздыра алмаулары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул чара апрель аенда узарга тиеш булган. Ләкин Уфа хакимияте аңа ризалык бирмәгән:

“Без ул чара кысасында Уфа урамы буйлап авточабыш, телеүзәк каршындагы мәйданда мәдәни чара уздырырга планлаштырган идек. Күрәсең, авточабышны машиналар хәрәкәтен тоткарлау дип бәяләгәннәрдер. Алда торган эшләргә килгәндә, без башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән чәй табыны оештырыга планлаштырабыз”.

“Азатлык”ның бу адымын Римма Үтәшева хуплавын белдереп, чәй табыны оештыруга 3 мең сум акча бүләргә ышандырды. Аның сүзләренчә, халыклар дуслыгына хезмәт итүче мондый чаралар бик кирәк. Аларга башка халыкларны да чакырырга, уртак спорт чаралары уздыру турында да уйларга кирәк.

Утырышта югары уку йортларының татар бүлекләренә абитуриентлар җәлеп итү, татар гимназияләрен төзекләндерү һәм кайбер башка көнүзәк мәсьәләләр каралды.
XS
SM
MD
LG