Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Украинада террорга каршы чара башланганнан бирле 1129 кеше үлде


БМО әләме
БМО әләме

Украина хәрби көчләренең илнең көньягында террорга каршы чара башлавыннан бирле кимендә 1129 кеше һәлак булды, 3500ләп кеше яраланды, дип хәбәр итте БМО кеше хокуклары комиссары Наванетхем Пиллэй. БМО рәсмие бу саннарны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматләренә нигезләнеп бирә.

Бер ай элекке белән чагыштырганда Украинаның көнчыгышында "кеше хокуклары торышы начараюы, көч куллануның артуы һәм аның тискәре йогынтысының илнең башка төбәкләренә дә җәелүе" сизелә, диелгән кеше хокуклары вәкиленең белдерүендә.

XS
SM
MD
LG