Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Индрәй урта мәктәбендә узган җыенда ана телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты, мәктәпләрдә татар теле дәресләренә мөнәсәбәтнең әһәмияте турында сөйләде.

Индрәй урта мәктәбендә Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары үтте. Район методик берләшмәсенең эш планында ел саен дүрт район, бер өлкә семинары үткәрү каралган. Шыкча урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова бу берләшмәне 20 елдан артык җитәкли. Аның ярдәме, киңәш-тәкъдимнәре, үрнәге белән район укытучылары төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап төрле югарылыктагы оешмаларның Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Рузилә Исмәгыйлова үзенең укучылары белән

Рузилә Исмәгыйлова үзенең укучылары белән

Быел беренче семинар Ямбай мәктәбендә үтте, Индрәйдәге икенче тапкыр үткәрелгән семинарда мөгаллимнәргә мәктәпнең туган тел укытучысы Рузилә Исмәгыйлова 5 класста татар теленнән “Җөмлә төрләрен кабатлау”, Галия Кәримова 3 класста “Туган илем – туган телем” темаларына ачык һәм класстан тыш дәресләр күрсәттеләр.

Беренче дәрестә федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә тиешле барлык укыту ысуллары да оста файдаланылды. Дәрес ахырында кунакларга бүләккә Милена Муллашева Булат Сөләймановның “Син кояшым минем” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Ә инде башлангычлар туган телгә кагылышлы бик күп шигырьләр башкардылар, җырлар җырладылар.

Соңыннан фикер алышуларда районның туган тел укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова нәтиҗә ясап китте.

"Бу мәктәпкә шатланып киләбез. Индрәй, Муллаш, Шыкча мәктәпләре ел да өлкә, төбәкара бәйгеләрдә дә уңышларга ирешәләр. Үзен яхшы укытучы итеп күрсәткән Рәүфә Алееваның быел мактаулы һәм катлаулы мөдир вазифасын кабул итүе белән горурланабыз, рәхмәт әйтәбез. Авыл кешеләреннән Рәүфә Гафият кызының беренче көннән үк татар телен укырга теләмәүчеләр белән сөйләшү алып баруын ишеттек. Эшләрегез шулай уң булсын, сезгә көч өстәлсен, ярдәмчеләргез артып торсын.

Галия Сагитуллина бер укучысы белән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтә

Галия Сагитуллина бер укучысы белән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтә

Бүген районның этномәдәни мәктәпләреннән килгән татар теле укытучыларын ветеран-укытучы Галия апа Сагитуллинаның гармун, җыр белән каршы алуны оештыруы, Төмәннән автобус белән килеп алулары да шатлык өстәде.

Семинарда 5 класста ачык дәрестә катнаштык. Мондый актив, тырыш, татарча матур итеп сөйләшә торган укучылар белән рәхәтләнеп эшләргә була. Бу авылда әле милли нур бар, дип әйтәсе килә. Бу тиктән түгел, монда башлангыч класс укытучылары куйган көчнең, авыл мохитенең дә тәэсире бар. Галия Хәмзә кызы да индрәйләр белән күп эшли. Һәр чараны, шатлыкны “Яңарыш” һәм район газетына язып җибәрә, бастырылган язманың күчермәсен мәктәпкә алып килеп элә, геройның үзенә тапшыра.

Быел татар телен укытучы Рузилә Исмәгыйлова да 17нче елын эшли. Аның да уңышлары күп булды, үрнәк укытучы дип әйтәсе килә. Дәресендә дә төрле алымнар кулланды. Балалар актив эшләделәр, укытучы да, бер-берсенә дә сораулар бирделәр, төркемдә татарча сөйләштеләр. Безнең өчен шул бик әһәмиятле. Дәрестә темага шулкадәр төпле анализ булды, эчтәлекне төрле юллар белән өйрәнделәр. Ял да иттеләр, төркемләп тә утырганнар, психологик бәйләнеш тә бик уңышлы башкарылды.

Өченче сыйныфлар чыгышы

Өченче сыйныфлар чыгышы

Галия Кәримованың 3нчеләр белән класстан тыш сәгате дә искитмәле иде. Күпме сәләт, потенциал, көч бар бу укытучыда, җиңел генә югары категориягә чыгарга була.

Аннан соң татар теленең хәзерге көндәге торышына бер татар теле укытучысы гына җавап бирергә тиеш түгел, безнең өлкәдә шундый хәл бар: татар теле укытучысы үзенең фәне турында бер үзе генә кайгырта, әле аны, синең фәнең кирәксез, дип кимсетергә генә торалар. Авыл халкының татар теленә мөнәсәбәте дә мәктәп җитәкчесе белән туган тел мөгаллименең үз бурычларын җиренә җиткереп үтәвенең чагылышы. Мөгаллим укучылар һәм ата-аналар белән бергә актив эшләсә, аңа коллектив ярдәм итеп торса, нәтиҗәсе күзгә күренәчәк.

Олимпиадага җыелган укытучылардан: “Семинарларда программаны да, дәрес планын да үзең төзисең, ачык дәрес үткәргәндә булышучы да юк. Бу мәктәп администрациясенең туган телгә карашына бәйле, директор-завуч татар телен хөрмәт итә, аның укытылуын тели икән, мәктәптә барлык милләт балалары да татар теле дәресләрендә утыралар, төрле чаралар да татар телендә, яисә ике телдә үтә”, - дигәннәрен ишеткәнем бар", дип сөйләде Гүзәлия Муллачанова.

Рузилә Исмәгыйлова, коллективның бердәмлегенә сагынып яраткан хезмәтемә кире кайттым, дип бу көнне булышучыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Динара Мамикова (Ямбай): "Балалар татар телендә яхшы сөйләшәләр. Укытучы балаларга ягымлы эндәшә. Дәрестә тормыш, әхлак белән бәйле темалар да кулланылды. Ә инде сыйныфтан тыш сәгатьтә рус милләте балаларының да туган тел турында русча шигырьләр сөйләүләре, татар телендәге җырларны кушылып башкарулары ямь өстенә ямь булды", - дип әйтеп үтте.

Лилия Яхина (Акъяр) һәм Динара Мамикова эш тәҗрибәләре турында чыгыш ясады.

Мәктәп музеенда Галия Сагитуллина укытучылар династияләре, экспонатлар белән таныштырды. Шулай нәтиҗәле эш көне сизелми дә үтеп китте.

Индрәй мәктәбендәге 242 укучының 84е татар телен укымый, аның 39ы башка милләттән булса, 45е эномәдәни булмаган мәктәпләрдән килгән татар балалары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG